Казанда Евразия халыклары сәнгатенә багышланган күргәзмә ачылды

Күргәзмә Казанда 17 ноябрьгә кадәр генә эшли. Шуннан соң ул Башкортстанга юл тотачак.

Татарстан Милли музеенда, Халыклар бердәмлеге көне алдыннан, Россия этнографик музее коллекциясеннән «Тукыма кисәкләреннән бизәк ясау: Евразия халыклары традицияләре һәм сәнгате» дигән күргәзмә ачылган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Анда Үзәк Россиядән алып Ерак Көнчыгышка кадәр, Төньяктан алып Урта Азия һәм Кавказга кадәр төрле халыкларның тукыма кисәкләреннән кул эшләре белән таныштыручы 120дән артыграк экспонат тәкъдим ителгән.

«Эшләнмәләр төрледән-төрле булса да, осталар нибары ике техникадан – аппликация һәм җөйләрне чигеп тоташтыру техникасыннан гына файдаланган. Игътибарлы кеше моны берничек тә күрми кала алмый», – ди музей директорының музей хәзинәләрен исәпкә алу, саклау һәм реставрацияләү буенча урынбасары Наталья Прокопьева.

Аның әйтүенчә, тукыма кисәкләреннән мозаика ясап тегү – кисәкләрне бер-берсенә тоташтыру юлы белән теләсә нинди формадагы яңа тукыма булдыру ысулы ул. Ә тукыма кисәге белән аппликация ясау – бер бөтен тукыманы кисәкләр белән бизәү.

Экспозициядә төрле халыкларның тукыма кисәкләреннән эшләнгән киемнәре, өйне бизәү әйберләре урын алган. Татарларның баш киемнәре, удмурт яулыклары, русларда бала биләүсәсе өстеннән бәйләп куела торган тасмалар (свивальник), белорусларның тәмәке янчыклары, фин япмалары – күп гасырлык тарихны һәм традицияләрне үз эченә алган халык иҗаты төрләреннән берничәсе генә.

«Тукыма кисәкләреннән тегү русларның традициясе буенча санала. Әмма дөрес түгел бу. Биредә без күп кенә халыкларның шушы ысулны куллануларын күрәбез. Тукыма кисәкләреннән тегелгән әйберләр мәдәни кодка кертелмәсә дә, ягъни бик зур мәдәни хәзинә булып саналмаса да, мин аларны рухи кодка кертер идем. Ник дигәндә, осталар әлеге ысул белән тегелгән әйберләрдә үзләренең кул җылысын һәм рухи җылысын калдыра», – дигән фикердә Татарстан Милли музее директоры Алиса Вяткина.

Әйтергә кирәк, күргәзмәнең мастер-классларында үзеңә дә тукыма кисәкләреннән берәр әйбер тегеп карарга мөмкин. Профессионаллар исә махсус оештырылган воркшопларда үзләренең осталыгын чарлый ала.

Күргәзмә, Президент Владимир Путинның указы нигезендә тормышка ашырылып килүче «Мәдәният» илкүләм проекты кысасында, Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

Күргәзмә Казанда 17 ноябрьгә кадәр генә эшли. Шуннан соң ул Башкортстанга юл тотачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
341
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: