Казанда «Дөнья энҗесе – 2021» бәйгесе җиңүчесен сайладылар

Казанда «Дөнья энҗесе – 2021» IX Халыкара матурлык һәм талант бәйгесенең финалы узды.

Nатарстан Республикасы әрмән милли-мәдәни автономиясе активисты, Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының «Нур» ансамбле җитәкчесе Анаит Хачатурян конкурста җиңү яулады.

Финалга 12 кыз — Кытай, Үзбәкстан, Кыргызстан, Шри-Ланка, Танзания, Казахстан, Россия, Колумбия, Әрмәнстан, Һиндстан, Таҗикстан, Төркмәнстан вәкилләре чыкты.

Анаит кечкенәдән бию белән шөгыльләнә һәм ТР әрмән милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегендә актив катнаша. Ул шулай ук «Татарстанның нәни гүзәле – 2011» балалар матурлык конкурсының «Мисс Грация» номинациясендә, «PrincessART & FASHION 2012» конкурсының «Prince&PrincessUniverse 2012» номинациясендә, «LitlleMiss 2012» конкурсының «Галәмнең Мини-миссы» номинациясендә һәм «Мисс фото» номинациясендә Гран-при иясе.

Анаит Хачатурян «Иҗат миссы» номинациясендә җиңүче булды һәм Мисс «Дөнья энҗесе – 2021» титулына ия булды. «Мин бу конкурста күптәннән катнашырга, мәдәниятебезне күрсәтергә теләдем. Конкурста катнашу — ул үзеңне, үз илеңне күрсәтү, шулай ук үземдә ниндидер яңа сыйфатлар ачу мөмкинлеге. Ике ай дәвамында без кызлар белән дуслаштык, аларның кайберләре белән, минемчә, озак аралашырбыз әле. Конкурстан соң рәхәт арыганлык, эйфория хисе сизелә. Катнашу һәм әрмән мәдәниятен тәкъдим итү мөмкинлеге өчен оештыручыларга рәхмәт», —  дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Анаит.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
316
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: