Казанда "Альпари" хәйрия фонды "Кыш Бабайга хат" акциясен башлап җибәрде

Шәһәрлеләр авыр тормыш хәлендә калган балаларның яңа ел теләкләрен тормышка ашыра ала.

«Альпари» хәйрия фонды «Кыш Бабайга хат» традицион хәйрия акциясен эшләтеп җибәрде. Казанда яшәүчеләр аңа кушыла һәм сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, опекадагы балаларның, шулай ук күп балалы гаиләләрдән һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларның яңа ел теләкләрен тормышка ашыра алачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты.

Нәниләр кышкы тылсымчыга яңа елга нинди бүләк алырга теләүләрен әйтеп хатлар яздылар. Акциядә катнашучылар бүләкне үзләре сатып алып, «Альпари» хәйрия фондына (Калинин урамы, 48, 107 офис) китерә яки илтеп бирүне рәсмиләштерә ала.

Моннан тыш, шәһәрлеләр фондка уенчыклар, китаплар, конструкторлар китерә ала, алар Татарстан районнарында яшәүче аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга тапшырылачак.

Акциягә 20-нче декабрьгә кадәр кушылырга мөмкин, дип хәбәр итә «Альпари» хәйрия фонды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
305
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: