Каз каурыйларын юлга сибәләр

"Каз канаты сындыру" йоласын Зәй районының Имәнлебаш мәдәният йорты сәхнәләштергән.

Зәй районының Имәнлебаш мәдәният йорты  "Әйлән - бәйлән" түгәрәк уен фестивалендә катнашкан. 

"Әйлән-бәйлән” халкыбызның  онытылып барган гореф-гадәтләрен, йолаларын, җыр-биюләрен, такмакларын түгәрәк уеннары аша заманчалаштырып  яшь буынга җиткерүне күздә тота.

- Авылда казлар күп асрыйлар.Без үзебез генә быел 150 бәбкә үстердек.  "Каз өмәсе" бәйрәмен район халкына дүрт мәртәбә  күрсәткән бар иде инде. Бу юлы "Каз канаты сыдыру" йоласын сәхнәләштерергә  булдык. Бу йола безнең авылда борынгыча сакланган. Бәйрәм өмә җырлары, табышмаклар, җырлы-биюле уеннар, тизәйткечләр белән үрелеп барды. Авылыбызның яшьләре чын артистларча чыгыш ясады. Коймак пешереп, тәмләп чәй эчтек, - ди Имәнлебаш авылы мәдәният йорты Энҗе Әхмәтҗанова.

Сыдырылган канатларны соңыннан казлар йөри торган урыннарга сибәләр икән. Монысы - башка елларда казлар күп булсын өчен.Каурыйлардан май канаты ясыйлар,мендәрләр тутыралар.

Сәрия МИФТАХОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
400
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: