Кавказ ашы | РЕЦЕПТ

Яшь җырчы Азат АБИТОВ бу рецептны Кавказ егетләреннән өйрәнгән икән.
Азат – Чуашстанның Шыгырдан авылы егете. Әти-әнисе музыкантлар. «Үземне белә-белгәннән бирле җырлыйм», – ди ул. «Урмай моңы», «Ягымлы яз-2012», «Татар моңы-2012», 2015 елда Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль... Азатның иҗат биографиясе әнә шулай башлана. Бүген ул Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 2 нче курсында, Венера Ганиева классында укый. Бу җәйдә әти-әнисе янына да сирәгрәк кайткан, җәй буе яңа җырлар яздыру белән мәшгуль булган. Мәктәпне тәмамлаганнан бирле үзбаш яшәгән егет сәхнәдә генә түгел, аш-су тирәсендә дә шактый тәҗрибәле. Бүген безгә тәкъдим иткән ашны ул Кавказ егетләреннән өйрәнгән икән. Нәкъ менә көзге муллыкта әзерли торган аш ул. Сез дә пешереп карагыз әле аны.
Кирәк булачак:
- 1 кг чамасы сөякле ит;
- 1 кишер;
- 2 баш суган;
- 2 кызыл помидор;
- 2 бадымҗан (баклажан);
- 2 баллы борыч;
- 2 чәй кашыгы аджика;
- үсемлек мае;
- тәменчә тоз-борыч.
Эш барышы:
- итне яхшылап юып, сөягеннән юнып алабыз. Шушы сөяктән 2-2,5 л чамасы шулпа кайнатабыз.
Ә юнып алган итне вак шакмаклап турап, үсемлек мае салынган табада кыздырырга куябыз. Шунда ук 1 чәй кашыгы аджиканы да кушабыз. Ит бераз кызгач, утны киметеп, 1 сәгать томалап пешерәбез. Ит янына шакмаклап туралган кишер салабыз.
- Помидорларның өске элпәсен телеп җибәреп, кайнар суга батырабыз. 3 минуттан аларны судан алып (калын элпәле помидорларны бераз озаграк тотарга да мөмкин), элпәсен салдырабыз да, шакмаклап турап, аны да табага «озатабыз». Аның соңында туралган суганны салабыз.
- Бадымҗаннарны юып, шулай ук шакмаклап турыйбыз. Яшь бадымҗаннарның орлыгын аласы юк, әгәр дә орлыгы өлгергән булса, алардан арындырсаң яхшы. Табага бер-бер артлы башта туралган бадымҗан, аннары туралган борыч салабыз да, 10 минут чамасы кабат томалап торабыз.
- Кәстрүлдәге шулпаны сөзеп, аңа эрерәк итеп туралган бәрәңге һәм бер бал кашыгы аджика салабыз. Бәрәңге пешкәч, табадагы яшелчәләрне өстибез, тәменчә тоз сибәбез.
- Ашны тәлинкәләргә бүлеп, туралган петрушка белән бизәп, табынга бирәбез.
Ашларыгыз тәмле булсын!
Чыганак: "Сөембикә" журналы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз