Иштиак Әхмәд Гилкар: "Һиндлар кычкырырга яратмый"

Иштиак Әхмәд Гилькардан һинд халкының тормышы, тәрбия, мәгариф һәм башкалар турында сораштык.

Татарстанда даими яшәүче һиндлар – 4–5 кеше. Алар – студентлар. Вуз тәмамлагач, кабат туган якларына кайтып китәләр. Татарстан белән Һиндстан арасындагы мәдәни элемтәне үстерү үзәге җитәкчесе Иштиак Әхмәд Гилькардан һинд халкының тормышы, гаилә тәрбиясе, мәгариф һәм башкалар турында сораштык.

Тәрбия турында

– Бездә бала тәрбияләүгә әти-әни генә түгел, әби-бабайлар да үз көчен күп куя. Әйтик, минем әти улым Фаисальне хәтта Һиндстаннан торып контрольдә тота. Кая барган, нишләгән – барысын да сорап кына тора. Ул Һиндстан хөкүмәтендә дәүләт хезмәткәре, дипломат булды. Улыбыз юристлык буенча белем алды. София 11 нче сыйныфта укый. Журналист яки чит телләр укытучысы булырга хыяллана. Кичке аш вакытында гаилә башлыгы барысының да хәлен белешә. Айга бер тапкыр түгел, көн саен! Бәйрәмнәрдә туганнар да бер-берсе турында бик кызыксына. Тәрбия беренче урынга куелганга күрә, аерылышу очраклары да бик сирәк. Ир белән хатын җәмгыять алдында бурычларын яхшы белә, бу исә хата ясарга ирек бирми, – ди Иштиак Гилкар.

Уку турында

Иштиак әйтүенчә, мәктәп системасы бик нык аерыла. Анда мәктәпләрдә 12 ел укыйлар. БДИ кертелгәнгә – 100 елдан артык. Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортларына керәләр. Вузларга керү җиңел түгел. Көндәшлек зур, уку кыйммәткә төшә, шуңа күрә яшьләр укуга бик җитди карый. Балалар әти-әниләрен тыңлый. Интернетта көннәр буе утыру дигән нәрсә юк.

Туган тел һәм Татарстан турында

– Татарстанда туган телне өйрәнү өчен мөмкинлекләр һәрвакыт бар, иң мөһиме теләк кирәк. Балалар рус мәктәпләрендә укыгач, туган телне аңлый, әмма сөйләшми. Бездә туган тел – кашмир теле, – ди гаилә башлыгы.

Иштиак Әхмәд Казанда 25 ел яши. Аны Татарстан җитәкчелегенең күптөрле мәдәниятләрне, диннәрне, телләрне саклый алуы гаҗәпләндерә. Ул, сокланып, болай диде:

– Туган тел – иң мөһиме. Акчаны, фатирны, машинаны югалтып була, әмма туган телне югалтсаң, син бергәлекне, идентификацияне югалттың дигән сүз. Татарстан хөкүмәте милли сәясәтне дөрес алып бара, монда дуслык иң югары дәрәҗәдә дип саныйм. Бу – бөтен дөнья өчен өлге. Татарстанда Халыклар дуслыгы йортлары төзелә, туган телләрне, гореф-гадәтләрне саклау һәм аны үстерү буенча эш алып барыла. Бер сүз белән генә әйткәндә, могҗиза бу. Татарстан – минем икенче йортым. Казанда спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр зур. Гольф уйнарга, йөзәргә яратам. Туган җиремә ел саен кайтырга тырышам.

Татар телен өйрәнү теләге дә зур икән. Ике сүз – русча, бер сүз татарча кыстырып түгел, саф татарча сөйләшергә өйрәнәсе килә. Моның өчен миңа татар авылына кайтып өйрәнергә кирәк, ди. Мөслим, Тәтеш, Түбән Кама районнарында яшәргә тели. «Ватаным Татарстан» газетасы аша татарча өйрәнергә тырышуын да әйтте.

Холык турында

Һинд халкы тыныч, сабыр, беркайчан да ашыгырга, кычкырырга яратмый. Кунакларны ачык йөз белән каршы алалар. Һинд киноларыннан ук аларның шат күңелле булуы күренеп тора. Кинолары һәрвакыт күңелле, кайчак еларга да мәҗбүр итә. Баймы, фәкыйрьме – барысы да елмая. Күбесе йога белән шөгыльләнә. Һиндстанда халыкара йога көне дә билгеләп үтелә.

Бәйрәмнәр турында

Бәйрәмнәре аерыла. Яңа елны алар ноябрьдә каршылый, девали үткәрә. Шул ук вакытта бәйрәмнәрдә охшашлык та бар. Сабантуйны һиндлар язгы кыр эшләре башланганчы һәм тәмамлагач уздыра. Монда Европада популяр булган Холли бәйрәмен дә бик яраталар. Олысы да, кечесе дә бер-берсенә буяу атышып уйный.

Учак янына җыелу йоласы бар. Анда күңелне чистарту буенча ритуаллар үтә. Ут изге санала. Туй уздырганда, кияү белән кәләш аның тирәли 7 мәртәбә әйләнергә тиеш. Бу вакытта дин әһеле аларга дога укый. Бу гаиләләр нык булсын өчен шулай эшләнә.

Милли ризыклар турында

Татар кухнясы белән һиндларныкында охшашлык бар. Татарның өчпочмагы иттән әзерләнсә, аларныкы – яшелчәдән. Бәлеше дә шулай. Әмма бу һиндлар бәрәңге ашамый дигән сүз түгел. Төньяк Һиндстанның Кашмир штатында гөбәдиягә охшаган ризык пешерәләр.

– Кухнябыз төрле. Көньяк Һиндстанда – бер, Үзәк Һиндстанда – икенче. Төньягында бөтенләй башка. Әгәр безнең ризыкларның барысын да татып карыйсыгыз килсә, сезгә ике көн буе ашарга, милли ашлар белән танышу өчен һәр штатта атна буе йөрергә кирәк, – диде Иштиак Гилкар.

Сәрия МИФТАХОВ 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
401
0
3
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: