"Исемем "тулган ай" дигәнне аңлата"

Лена апаның картаерга вакыты да юк! Актив ул.

Сарман районының Нөркәй авылында гомер итүче Лена Карамова 75 яшендә дә скрипкада уйный. Бик күп еллар мәдәният йортында эшли ул. Лаеклы ялга киткәненә 21 ел булса да, әле дә клубтан кайтып кергәне юк.

 

– Мин – Биектау районының Дөбьяз авылы кызы. Әтием төрле җирләрдә эшләде. Аңа ияреп, без дә Сарманга килеп эләктек. Шушында кияүгә чыгып, балалар үстердем, – ди Лена апа. – Мин – чеп-чи татар гаиләсендә туып үскән бала. Исемемә карамагыз сез. Лена исеме төрки телдә «тулы ай» дигәнне аңлата. Ул исемне миңа әти кушкан.


Лена апа үзенең язмышы хакында сөйләп үтте. Баксаң, ире белән озак яшәмәгәннәр. Әтисе вафатыннан соң, ул, ике баласын алып, әнисе янына кайта. Тик кызганыч, аңа бала хәсрәтен дә күрергә туры килә. 31 яшендә улын югалта ул. Чечняда хезмәт иткән улы озак яши алмый. Шөкер, кызы шушы авылда гомер итә икән.

 

–  Мин әле дә скрипкада уйныйм. Аны өйрәнгәндә бернинди белемем дә юк иде. Менә ничек килеп чыкты ул. Әти уен коралларында оста уйный иде. Бервакыт мәктәптә «Скрипкачы кыз» дигән спектакль куйдылар. Әмма шушы рольне башкарырга скрипкада уйнаучы кеше таба алмадылар. Мин балалыгым белән: «Безнең әти уйный белә», – дип ычкындырдым. Моның өчен эләкте инде миңа. Аның каравы, әти мәктәп балаларына скрипка, мандолина дәресләре бирә башлады. Абыемны өйдә гел өйрәтә иде. Кырыйдан гына карап торып, мин дә уйный башладым, – ди ул. – Әти абыйга, скрипкаңа кеше кагылмасын, дип әйтә иде. Әнә шул сүз җитә калды. Алар өйдән чыгып китүгә, барам да ябышам. Әкренләп уйный белә башладым. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәният институтына укырга кереп, күп кенә уен коралларында уйнарга өйрәндем.


Лена апа әйтүенчә, авылларында яшәүче өлкәннәр бик актив икән. Картаерга да вакытыбыз калмый, дип шаярта. Алар «Зөбәрҗәт» фольклор ансамбленә йөри. 

– Нинди чара булса да, ул бездән башка узмый. Авылда өлкәннәрне хөрмәт итеп торалар. Үсендергәч, безнең дә күңел үсә. Мәдәният йортында җыр-моң тынмасын, димен. Хәзер бар да бар. Уен кораллары да җитәрлек. Максатыбыз – телне, мәдәниятне, милләтебезне саклау, – ди Лена апа. – Гореф-гадәтләребезне, җырыбызны-моңыбызны сабыйлар күңеленә саласы иде. Татар халкы җырласа гына яши ул.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
402
2
13
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 16 ноябрь 2021 - 10:19
    Без имени
    ???
  • 16 ноябрь 2021 - 10:08
    Без имени
    Молодец апа