Геннадий Әхмәтов: "Белгәнне балаларга тапшырасы иде"

Баксаң, удмуртлар исемне үзләре генә куша икән. Сабый тууга...

Кукмара районының Каенсар авылында гомер итүче Геннадий Әхмәтов күп еллар буе “Инвожо” удмурт халык фольклор ансамблен җитәкли. Ансамбльне 1981 елда оештыралар. Алар дөньяның кайсы гына җиренә барып җитми. Төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яулыйлар. Кая гына барсалар да, удмурт ансамбленә бары тик уңыш кына елмая.

– Җырларыбызны ошаталар. Безнең ансамбльгә 20 кеше йөри. Иң олысына - 78 яшь, кечесенә 5 тә тулмаган әле. Үзебезнең оныкларны да шушы ансамбльгә йөртәбез. Максатыбыз –  гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калу. Җыр аша, моң, миллилекне балаларның күңелләренә саласы килә, – ди ул.

Геннадий Әхмәтов әлеге ансамбльдә җырлап йөргәндә булачак хатыны Валентина белән таныша. Озак та үтми, гаилә коралар.

– Бер улыбыз булды. Ул өйләнеп, безнең белән яши. Киленебез белән өч бала үстерәләр. Гаиләбез белән укытучылар без. Хатыным да, улым, киленем дә мәктәптә эшли, – ди ул. – Мәктәптә балалар дүрт телгә өйрәнә. Удмурт, рус, инглиз, татар телләрен өйрәтәләр. Шунысы сөендерә – бездә сабыйлар туып тора. 

Каенсар авылында удмуртлар гына яши икән. 
–  Бәйрәмнәребезне зурлап үткәрәбез. “Семык” бәйрәмен, “Акашка”ны бик яратып уздырабыз. “Акашка” бәйрәме Пасхага охшаган. Әмма без, керәшеннәрдән аермалы буларак, йомырка кызартмыйбыз, – ди әңгәмәдәшебез.

Без аннан удмурт хатын-кызларының киемнәре һәм милли ризыклары хакында да сораштык.

– Элекке заманда һәр кыз кияүгә чыкканчы үзенә милли кием әзерләгән. Хәзер ул нәселдән-нәселгә күчеп йөри. Күбесенчә сандыкта саклана һәм бәйрәмнәрдә генә киелә.  Хәзер инде киемнәрне күбрәк тектереп алалар, – ди ул. –Бездә милли ризык булып пилмән санала. Перепеч дип аталган ризыгыбыз  да бар. Аның эчлегенә бәрәңге урынына ит яки гөмбә дә салына.

Геннадий Әхмәтовтан балага ничек итеп исем кушулары турында кызыксындык. Баксаң, удмуртлар исемне үзләре генә куша икән. Сабый тууга аны бер исем белән атыйлар, шул рәвешле исем кушыла.  

– Районыбызда яшәүче бар милләт халкы белән дус-тату яшибез.  Кешедән көнләшмибез, ачу сакламыйбыз. Бар нәрсәгә риза булып яшибез – ди ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
380
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: