Фатих Кәрими музее җитәкчесе: "Чигелгән сөлгеләрне балаларга күрсәтәсе килә"

Бизәкләр аша кешеләргә халкыбызның гореф-гадәтләрен исләренә төшерәләр.

Бу көннәрдә Әлмәт районының Миңлебай авылында яшәүчеләр чиккән сөлгеләр күргәзмәсен күреп хозурлана ала. Күргәзмә сентябрь ае беткәнче дәвам итә.

–  Күптәннән сөлгеләр чиккән кеше юк бит инде. Кул эшләре онытылып бара. Шуңа күрә аларны аеруча балаларга күрсәтеп,  сабыйларны чигүгә тартырга иде , – ди Әлмәт туган якны өйрәнү музее филиалы Фатих Кәрими исемендәге музей мөдире Алсу Гиздатуллина. –  Элек Сабантуй бәйрәме җитсә, киленнәр-кызлар сөлге чигәр иде. Хәзер бу йола бетеп бара. Безнең якларда 1995 еллардан бирле сөлге чигүче юк инде. 

Соңгы мәртәбә Миңлебай авылында 1995 елда  Алсу ханымның абыйсы өйләнгәч, киленнәреннән сабантуе бүләге итеп сөлге дә сорап алган булганнар. Шуннан соң бәйрәмгә башка сөлге бирүчеләр булмаган.

– Без сөлгеләр хакында балаларга сөйләп кенә калмыйбыз, алар өчен музейда чигү буенча мастер-класслар уздырабыз. Сөлге үк чигәргә өйрәтмәсәк тә, кулларына энә белән җеп тоттыра алдык. Бездә “Кульяулыгым” дигән бәйрәм узды. Без бизәкләр аша килгән кешеләргә халкыбызның гореф-гадәтләрен оныттырмыйбыз, исләренә төшерәбез, – дип сөйли ул.

Миңлебай авылында татар, рус, чуаш халкы дус-тату яши икән. Бөтен бәйрәмнәр бергә уза, ди Алсу ханым.

–  Һәр милләт вәкиле бер-берсен хөрмәт итеп яши. Күрше авылдагы чуашлар белән аеруча дус яшибез. Күп кенә катнаш гаиләләребез башкаларга үрнәк булып гомер итә. Алар ике якның да бәйрәмнәрен үткәреп, гореф-гадәтләрен югалтмыйча яшиләр. Музейга да бик яратып йөриләр. Без исә, төрледән-төрле чаралар уздырып, халыкны бергә туплап торабыз, – ди ул. – Безгә экспонатларны авыл кешеләре китерә. Бер бүлегебез авыл тормышына багышланган. Сөлгеләр нәкъ шунда урын алган. Авылдашларга безнең музейны баеткан өчен чиксез рәхмәт!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
497
2
31
Комментарийлар (2)
Cимвол калды:
  • 13 сентябрь 2021 - 20:09
    Без имени
    БИК эйбэт язма ????
  • 13 сентябрь 2021 - 13:50
    Без имени
    Бик матур күренеш