Элеккеге математика укытучысы Гөлинә Галимбекова: "Татар телен урамда гына түгел, интернетта да саклап була"

Иптәшләре телне вата-җимерә сөйләшкәндә яки русча аралашканда, туган телдә сөйләшегез дип, кисәтү ясый торган була ул.

Теләче районының Иске Җөри авылында яшәүче Гөлинә Галимбекова Инстаграм сәхифәсен саф татар телендә генә алып бара. Ул  язылучыларына татар дөньясында, әдәбиятта булган яңалыкларны житкерә, төрле бәйге, уеннар оештыра.

Белгечлеге буенча математика укытучысы ул. Мәктәптә дүрт ел белем биргән. Укытучылык эшеннән китеп, үз крестьян-хуҗалыкларын булдырганнар. Бүген мал асрау белән шөгыльләнәләр.  Декрет ялындагы Гөлинә ике ул тәрбияли.

– Мәктәптә укыганда җурналистика түгәрәгенә йөрдем. “Алтын каләм” бәйгесендә җиңеп, теплоходларда йөреп кайткан идем. Тик вузга математика юнәлеше буенча укырга кердем. Хәзер дә шигырьләр, хикәяләр язгалыйм, – дип сөйли Гөлинә Галимбекова.

Гөлинә әйтүенчә, университетта укыганда, иптәшләре телне вата-җимерә сөйләшкәндә яки русча аралашканда, туган телдә сөйләшегез дип, кисәтү ясый торган булган. “Гөлинә ачулана бит”, – дип, сабакташлары  шундук татарчага күчкәннәр. Русча җырлар урынына татар халык җырларны тыңларга кушкан.

– Үзең үрнәк күрсәтеп кенә нәрсәдер үзгәртеп була дип уйлыйм. Инстаграм сәхифәсенә озак теркәлмичә йөрдем. Теркәлгәч, нинди юнәлештә эшләргә, дип баш вата башладым. Татар теле, әдипләр турында язам. Узган ел “Татар сүзе” бәйгесенә  Мөхәммәт Мәһдиевның "Без – кырык беренче ел балалары" әсәрен төшердек.  Аны Инстаграмда  да бик җылы кабул иттеләр. Кешегә әдәби мәйдан һәм видеоформат  кирәк икән. Үземнең шигырьләр укыганымны төшерәм, хикәядән өзекләр укыйм. Күптән түгел балалар өчен "Нәни марафон" башладым. Ул ун биремнән тора. Әйтик, беренче биремдә Тукайның “Туган авыл” шигыреннән өзекләр китерергә кирәк. Бармак уеннары, тизәйткечләр әйтү кебек төрле биремнәр бар, – ди ул.

Гөлинә татар телен урамда гына түгел, Интернетта да саклап була дип саный. “Яшьләрнең күпчелегенең тормышы Инстаграмга бәйле.Татар блогерларының сәхифәләрен кызыксынып карыйлар. Блогерларның туган телне саклап калуда адым ясауда  мөмкинлеге зуррак.  Язмаларыма төрле фикерләр калдыралар. Яшьләр газета–журналларны сирәк яздырта, әмма   электрон басмаларны  укыган дусларым бик күп. Без күп очракта  проблемаларны җитәкчеләр хәл итәргә тиеш дип уйлыйбыз. Телне саклап калу  мәсьәләсендә җитәкчеләрдән нәрсәдер көтеп ятканчы, үзеңнән, гаиләдән башларга нәрсә комачаулый?Татарча аралашыйк, туган телне бергәләп саклыйк!” – ди  оптимист Гөлинә.

Сәрия МИФТАХОВА 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
372
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: