Дуслык йортында төрек теле буенча Бөтенроссия олимпиадасына йомгак ясалды

Халыклар дуслыгы йортында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм концерт үткәрелгән.

Татарстан Халыклар дуслыгы йортында Россия югары уку йортларының төрек телен чит тел буларак өйрәнүче студентлары арасында төрек теле һәм мәдәнияте буенча XVII (V) Бөтенроссия бәйгесе (Олимпиада) узган. Бу хакта Халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгене Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты  оештырган. Ике көнлек бәйге 15 октябрьдә башланган. Халыклар дуслыгы йортында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм концерт үткәрелгән.

Бәйге тугыз номинация буенча уздырылган. Анда катнашучыларның телне ни дәрәҗәдә камил белүләренә бәйле рәвештә ике өлештән торучы телдән бәйгедән тыш, шундый ук ике өлешле язмача бәйге – инша язу, язмача тәрҗемә бәйгесе, Төркия тарихы һәм мәдәнияте буенча бәйге, иҗади бәйгеләр – төрекчә җыр-шигырьләр, госманлы-төрек теленнән тәрҗемә бәйгеләре булган.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
474
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: