«Духов день в Суконной слободе»: Казанда православие фестивале ачыла

Казанда традицион православие фестивале ачылачак.

20-нче һәм 21-нче июнь көннәрендә Казанда «Духов день в Суконной слободе» V Православие шәһәр фестивале узачак.

Бәйрәм берничә мәйданчыкта оештырылачак: Изге Рух иңү чиркәве  территориясендә, «Әкият» курчак театры каршындагы «Чәчәкләр фестивале» мәйданында, Изге Иоасаф (Удалов) йортында, Татар дәүләт филармониясендә.

Фестиваль программасына күпсанлы чаралар – гыйбадәт кылу, шәһәр халык һәм мәхәллә коллективлары концерты, чиркәү классик гыйбадәт музыкасы концерты, ярминкәләр, һөнәрчелек мастер-класслары, экология буенча лекцияләр, хәйриячелек, ташландык храмнарны торгызу турында дискуссия клублары кертелгән, дип хәбәр итә оештыручылар.

Аерым программа балалар өчен каралган. Әйтик, 20-нче июнь көнне чарага килгән нәниләрне төрле активлыклар көтә: «Балалар патшалыгы» иҗади-уен киңлегендә квест, гамәли мастер-класслар, агач аттракционнар һәм ярминкә тәм-томнары. Шул ук көнне Волков урамы, 14 адресы буенча Пельцам Йортында «Борынгы йортның уйлап чыгарылмаган тарихлары» дип аталган камера экскурсиясе дә оештырылачак.

Ә гала-концерт вакытында 21-нче июньдә фестиваль кунакларын сюрприз – кызыклы цирк программасы көтә. Кунакларның күңелләрен клоунесса Мона Лиза һәм клоун Руслан Риманас ачачак. Шулай ук мотошоу һәм «Духов день» ансамбле, Казанның «Медвежий угол» төркеме, Павел Фәхртдинов һәм Алексей Вдовинның «ХБ проекты», LARGO арт-төркеме чыгышы булачак. Концертның хедлайнеры – автор-башкаручы Сергей Трофимов. 

Чыганак: Казан мэриясе сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
372
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: