"Чуклеме" бәйрәмендә дүрт милләт халкы катнаша

Бүген Тәтеш районының  Кошки–Новотимбаево авылында чуаш халкы "Чуклеме" бәйрәме уздыра.

Әлеге бәйрәм ел саен сентябрь  аенда үткәрелә. Район халкы гына түгел, башка җирләрдән дә бирегә күңел ачарга киләләр.

–  “Чуклеме” бәйрәменә быел Нурлат, Буа районында яшәүчеләр генә түгел, күрше Чуаш республикасыннан да бик күп кунаклар килде. Төрле фольклор ансамбльләре чыгыш ясый. Чарада районда яшәүче һәр милләт кешесе катнаша. Татарлар, руслар, мордвалар да чуашлар бәйрәмендә рәхәтләнеп күңел ача, – ди Тәтеш районының  мәдәният бүлегенең бәйрәмнәр һәм йолалар буенча методисты Ирина Волкова. – “Чуклеме” дуслык бәйрәменә әйләнде. Биредә нинди генә кул эшләре юк. Авыл хезмәтчәнләре үз уңышы белән мактана.

Ул безгә “Чуклеме” бәйрәме хакында да сөйләп үтте. Баксаң, чуашлар яңа уңыш алгач бу бәйрәм узмыйча аны ашамыйча торалар икән. “Чуклеме”да догалар укып, тиешле йолалар үткәргәннән соң гына аларны ашарга була. Бәйрәмдә сыра фестивале дә үтә.  Бу көнне  искергән сырага яңасын кушалар. Янәсе, шулай эшләгәч, ул яңарып китә. Шулай ук бу көнне яңа ашлыктан ипи пешерәләр.

Ул безгә бәйрәмгә чуашларның ничек итеп әзерләнгәннәрен дә сөйләде.

– Кичтән һәр хуҗабикә камыр куя. Иртән торгач аны тагын бер кат болгатып, күтәрелгәнен көтә Күп тә үтми, бар дөньяга тәмле ипи исе тарала. Кунакларга ипи белән сыра бирәләр. Бәйрәмдә “Алран кайми аки-сухи” (“Неизбывный наш хлеборобский труд”) дигән гимн да башкаралар. Аннан соң өлкән яшьтәгеләр дога кыла, – ди ул. – Йолаларны үтәп бетергәч, бәйрәм тагын да җанлана. Җыр-бию, күңел ачу башлана. Чуашлар һәр милләт белән дус -тату яши. Татар телен дә өйрәнәләр. Матур итеп, катнаш гаиләләрдә яшәүчеләр дә бар. Дус яшәүгә ни җитә соң?

Гөлгенә Шиһапова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
727
0
4
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: