"Буран әбиләре" ансамбле җитәкчесе Казанда иҗат проектын тәкъдим итте

Экскурсия барышында делегатлар Татарстандагы удмурт халкының тормышы, удмуртларның милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге һәм аның хакимият органнары эшчәнлеге белән кызыксынды.

Татарстан халыклары дуслыгы йортында "Буран әбиләре" ансамбле җитәкчесе Ольга Туктарева "Кузьыликар" балалар театр труппасы белән берлектә кунакта булып китте. Очрашуны Татарстан удмуртларының төбәк автономиясе рәисе Андрей Герасимов оештырды, дип хәбәр итә Татарстан халыклар дуслыгы йорты матбугат хезмәте. 

Аларга Халыклар дуслыгы йорты буенча экскурсия оештырылды, анда Татарстан халыклары асссамблеясенең милли-мәдәни автономияләре, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, Татарстан халыкларының Яшьләр ассамблеясе, мәгълүмат үзәге эшчәнлеге тәкъдим ителде.

Экскурсия барышында делегатлар Татарстандагы удмурт халкының тормышы, удмуртларның милли-мәдәни автономиясе эшчәнлеге һәм аның хакимият органнары эшчәнлеге белән кызыксындылар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
341
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: