Башкортстанда мифик канатлы ат — Акбүзатка һәйкәл ачылды

VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында башкорт халык эпослары һәм легендаларының төп персонажларыннан берсе булган Акбүзатка һәйкәл ачылды.

Кичә Башкортстанның Бөрҗән районында VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында башкорт халык эпослары һәм легендаларының төп персонажларыннан берсе булган Акбүзатка һәйкәл ачылды.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Йылкысыккан күле янында узган ачылыш тантанасында CIOFF президенты Филипп Боссан, Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Бөрҗән районы башлыгы Газиз Маннапов, шулай ук Фольклориадада катнашучы илләрнең вәкилләре катнашты.

«Акбүзат» монументаль-скульптур композициясенең авторы Өлфәт Кубагушев аңа бөтен гомерен багышлаган. Автор әйтүенчә, һәйкәл булдыру теләге анда 1977 елда ук, Мәскәүнең «Наука» нәшриятында «Башкирский народный эпос» дигән китап чыкканнан соң туган. Шул вакытта, студент елларында ул эпосларга һәйкәл кую идеясе белән янып йөри башлаган. «Акбүзатка юл бик озын булган. Иң мөһиме — нәтиҗә. Автор аннан канәгать», диелә хәбәрдә.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
409
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: