Балтай бәйрәменең төп каһарманы кем? (Бәйрәм турында кызыклы ФАКТлар)

Бу көнне мордва халкы Мордва Кармалкасы авылына күченеп утырган бабаларын, урманнар иясе «виряваны» һәм урман хуҗасы — аюны искә төшерә.

27 июньдә Лениногорск районы Мордва Кармалкасы авылында Балтай мордва халкы бәйрәме була. Бу көнне мордва халкы Мордва Кармалкасы авылына күченеп утырган бабаларын, урманнар иясе «виряваны» һәм урман хуҗасы — аюны искә төшерә.

Җирле халык арасында Балтайның барлыкка килү тарихы турында шундый риваять таралган. Якынча 1902 елда авылга терәлеп торган урмандагы чишмә буенда Балтай исемле дәрвиш яшәгән. Шул дәрвиш балаларның күңелен ачу өчен үзен өрәңге яфраклары белән бизәп, аю рәвешендә бөтен авыл буйлап йөреп чыга. Белүебезчә, аю мордва халкында — урман хуҗасы.

Бүген дә бәйрәмдә катнашучылар, кунаклар» аю гаиләсен өрәңге ботаклары белән бизәячәкләр. Аннан аюлар уртага басып, җыелган халык «Кий чиресе репст видезь» җырына әйлән-бәйлән оештырачак. Аюлар, һәр йортка яхшылык теләп, өйдән-өйгә йөриячәкләр, ә хуҗалар исә кунакларны баш иеп каршы алачак, квас, пироглар һәм мордва халкының милли ризыклары белән сыйлаячаклар.

Шул ук вакытта урман иясенә һәм урман хуҗасына йола бүләкләре бирелә. Авыл урамнарын йөреп чыккач, аюлар тирәсендә кабат әйлән-бәйлән оештырыла. Соңрак, аюларны бизәп торган өрәңге ботакларын алып, бер-берсенә өрәңге яфрагы тиеп-кагылып, сәламәтлек һәм бәхет телиләр. Ә балалар бер-берсен су белән коендыра, ә халык Аллаһы Тәгаләдән яхшы уңыш булуны теләп, яңгыр сорый. 

Чыганак: Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
495
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: