Альбина Фазлыева: "Без күлмәкләребез белән татарларның нинди затлы икәнен дә күрсәтәбез"

"Хатын-кызны затлы итәсем килә", - ди Балтач килене.

Балтач районының Бөрбаш авылында яшәүче блогер Альбина Фазлыева үз коллекциясен булдырып, бер ел эчендә ике кибет ачты. Күңелендә күптәннән йөрткән теләге – хатын-кызларны матур итеп киендерү була аның. Баштарак кешеләргә киемнәрне өендә тегеп бирсә, заказ бирүчеләр артып киткәч, ул кибет ачарга була. Без бу хакта Альбинаның үзе белән сөйләштек.

– Дәү әнием гомер буе тегү текте. Минем балачагым аның белән узды. Андагы иң матур сыйфатларны үземә алганмын. Хәер, безнең дәү әнинең килмәгән җире юк иде. Язмышы да аяныч булган үзенең.  Ире бик иртә вафат булгач, биш баланы ялгызы аякка бастыра ул. Бар юанычы тегү машинасы була. Ул кешеләргә заказга гына тегеп калмый, киемнәрне күпләп әзерләп, башка авылларга да барып сата. Гомере буе кешегә хезмәт итеп, алардан рәхмәт сүзләре ишетеп яшәде, – дип искә ала Альбина.

Оныгы да әбисе һөнәрен дәвам итә. Баштарак үз гаиләсенә, туганнарына, якыннарына тексә, соңрак социаль челтәрләрдә үз эшен халыкка күрсәтә башлагач, башка районнардан да киләләр. Милли киемнәр сораучылар артып китә. Башта ул үзенең коллекциясен тегә. Бу киемнәрне халык шулкадәр ошата, күлмәкләр ике көндә сатылып бетә. Татар хатын-кызларының менә шушы киемнәрне көткәнен аңлап ала. Шуннан соң ире Алмаз, әти-әниләре белән киңәшеп, кибет ачу теләге барын әйтә.

– Гаиләм минем бу адымымны хуплады гына. Әти-әнинең хәер-фатыйхасын алдык. Үземнекеләрнең әле кибетне күргәннәре булмаса да, алар миңа бездән хәер-фатыйха, Аллаһы Тәгаләгә догалар укып тапшырдык, эшләрең уң булсын, диләр. Ике як әти-әнием дә ризалык биреп, догалар укып торгач, күңелем тыныч, эшләр дә уңышлы бара, – ди ул. – Әмма иң зур терәгем – ирем. Алмаз кебек кеше башка юктыр да. Хыялый хатын-кызлар күп ул. Аларның теләген тормышка ашыручы ирләр сирәк. Алмаз миңа һәрвакыт ярдәм итә. Дөрес, «Инстаграм»да аның бар эшен төшереп куя алмыйм. Ул теләми. Бөтен кеше дә блогер булып бетә алмый бит инде. Без бар эшне дә бергә эшлибез. Хәтта күлмәкләргә чигәсе милли бизәкләрне дә ирем белән киңәшеп сайлыйбыз. Иремнең куллары алтын аның. Остаханәсендә әллә ниләр ясый. Тик моны кешегә күрсәтүне яратмый, кирәк санамый. Мин исә аның бу адымын хөрмәт итәм. Шуңа да аны бик төшермәскә тырышам.

 Альбина беренче кибетен Балтачта ачты. Биредә милли киемнәр генә түгел, мөселман хатын-кызларына яулыклар, хәтта сумкаларга кадәр бар. Альбинаның теләге дә шундый: килгән кешегә матур образ тудыру. Әлеге кибеткә Чүпрәледән, Ульян якларыннан да килгәләгәннәр. Шуннан соң күңелләрендә тагын бер теләк туа. Уйлашалар да Казанда кибет ачарга булалар. Монда инде Уфадан да килүчеләр бар.

–  Бездә элек матур итеп киеним дисәң, ачык төсләрдәге күлмәкләр табып булмый иде. Аеруча мөселман кызларына кием сайлау мөмкинлеге булмады. Чит илләрдән кайткан капчык шикелле, кара төстәге күлмәкләр безгә туры килеп бетми. Шуңа да үзебезгә хас миллилекне саклап, башкачарак киемнәр тегәсе килде. Шөкер, күлмәкләрне яраталар. Сатып алучылар белән интернетта аралашам. Әлегә кадәр ямьсез сүзләр әйтүче юк. Күңелемне үсендереп рәхмәт кенә укыйлар, – ди ул.

Альбина, кешене кием генә бизәми, аның күңеле чиста булырга, ул кеше әдәп-әхлакны белергә тиеш, дигән фикердә.

– Киемнәрне сатуымның максаты акча өчен түгел. Безнең халык сыйфатка игътибар итә. Шуңа да иң яхшы тукымалар алам, иң оста тегүчеләрне табам. Иң мөһиме – ышанычны акларга кирәк, – ди ул. – Мин кешеләргә рәхәтлек бирүдән тәм табам. Үземне милләтемә хезмәт итәм дип саныйм. «Инстаграм»да татарча блог алып баруым, хатын-кызларны матур итеп киендерә алуыма сөенәм. Күпләрнең ирләре безнең күлмәкләрне кигән хатыннарына, син шундый матурайдың, дип әйтә икән. Менә бит! Безнең хезмәт бушка китмәгән. Дөньядагы иң зур бәхет – кешеләргә хезмәт итү. Уйлап карагыз әле, кояш та хезмәттә. Ул да җирне яктырта.

Альбина кешеләр белән ихлас, гади булырга кирәк, ди. Хәтта сатучыларына да, сез кием генә сатмыйсыз, кешегә матурлык өләшәсез, киңәшләрегез, елмаюыгыз өчен Аллаһы Тәгаләдән савап аласыз дип әйтеп куйган.

– Бер эшеңне җайга салгач, бар нәрсәгә дә өлгереп була. Иң мөһиме – теләк кирәк. Мин үз эшемне бик яратам. Күңелемә рәхәт, эштән ямь табам. Тормышка шөкер итеп туймаслык. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт, – ди ул. – Хатын-кызның матур итеп киенеп йөрүе күзне иркәли. Без үз күлмәкләребез белән татарларның нинди затлы икәнен дә күрсәтәбез. Киләчәктә дә милләткә хезмәт итеп яшәргә язсын!

Гөлгенә ШИҺАПОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1194
0
15
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: