4 һәм 6 ноябрьдә Казанның телевидение манарасы бәйрәмчә төсләргә күмеләчәк

Манара Россия һәм Татарстанның дәүләт флаглары төсендә янып торачак.

Ноябрь аенда һәр ел саен ике мөһим дәүләт бәйрәме – Халыклар бердәмлеге көне (4 ноябрьдә) һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне (6 ноябрьдә) билгеләп үтелә.

Халыклар бердәмлеге көне 1612 елда халык ополчениесенең Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итүе, фетнәләр чорының төгәлләнүе һәм илнең яңаруы хөрмәтенә билгеләп үтелә.

1992 елда Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү бүгенге хокук системасын булдыруда мөһим роль уйнады һәм республиканың иҗтимагый-сәяси үсешенә уңай йогынты ясады.

Бәйрәм көннәре – 4 һәм 6 ноябрьдә 17.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькәчә Казанның телевидение манарасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының дәүләт флаглары төсендә янып торачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
364
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: