13-14 ноябрьдә Мөслим районында  беренче бөтенроссия "Каз өмәсе" фестивале  узачак

Мөслимне сайлаулары юкка түгел икән. Җирлектә 750 дән 7 меңгә кадәр каз асраучылар бар.

Әлеге чараны  Бөтендөнья татар конгрессы үткәрә. Бәйрәмнең үзенчәлеге нәрсәдә?

– Мөслимдә бүген 750 дән 7 меңгә кадәр  каз асраучы шәхси оешмалар  бар. Аерым хуҗалыкларда да андыйлар күп. Мөслим җирлеге кош–корт асрауны югары дәрәҗәгә  күтәрде. Каз  районның брендына әйләнде. Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре бу хакта фикерләшеп, Мөслимгә тукталдык, – ди «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.

Кадрия Идрисова әйтүенчә,  төбәкләргә 7 номинациядән торган нигезләмә юллаганнар. Хәзерге вакытта бәйгеләр  бара. Кызыксынучылар  бик күп икән.  Курганнан кадәр эшләр кабул иткәннәр. “Миннән  каз исе килә башлады бугай”, – ди ул,  шаяртып. Һәр номинациядә 1–3 урыннар билгеләнгән.  Җиңүчеләр Мөслимгә  чакырылачак.

– Минем әби, ун каз бер атка тиң, дия иде. Дөрестән дә,  казның бөтен әйбере дә кулланырга яраклы бит. Каз гомер–гомергә иң затлы кош саналган. Әби–бабайлар элек –электән үк тән асраган. “Каз өмәләре” уздыруны ныклап кертеп җибәрдек, – дип сөйләде  Кадрия Идрисова. –  Каз каурыеннан нәрсә эшләп була, мендәрне  ничек тутырасы, әлеге кошка карата нинди шигырьләр, җырлар иҗат ителгән... казны рекламалау, аны тәкъдим итүнең яңа  дизайнын булдыру,  ризык әзерләү ысуллары, хәтта тере казларны киендерүгә кадәр  керттек

Беренче көнне авыл өендә булган “Каз өмәсе”нең йолаларга туры китерелүен карап, урыннар билгеләячәкләр.  “Җиде утрау арасында” дигән кино да күрсәтеләчәк. Икенче көнне исә  Россия  Ык буйлары Сабантуе узган урында, Кукмара районы алып килгән ихатада  фестивальнең  дәвамы булачак. Казларга багышланган төрле бәйге, уеннар уздырыла,  ярминкәләр оештырылачак.  Сатуда  казы да, эчке  әгъзалары да  булачак. 
Фестиваль декабрьнең беренче яртысында Чаллыда дәвам итәчәк. Россия күләмендә каз асраучылар җыелып, “Яңа  ел базары”нда сату белән шөгыльләнәчәк.


Сәрия МИФТАХОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
397
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: