Танылган шәхесләребез (ФИЛЬМНАР ЦИКЛЫ)

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап ГТРК әзерләгән видеоязмаларны тәкъдим итәбез.

Танылган шәхесләребез, ватандашларыбыз турында кызыклы һәм мәгълүматлы фильмнар циклы.

 

Әлеге видеоязмада танылган Иж-Бубый мәдрәсәсе, Бубыйлар мирасы турында кызыклы мәгълүмат белән танышырга мөмкин.

Танылган галим, мәгърифәтче, дин белгече Риза Фәхретдин турында без әле ниләр белмибез? "Кем ул?" дигән сорауга җиңел генә җавап бирә алабызмы? Милләтнең данлыклы улы турында - шушы видеоязмада. 

Шиһабетдин Мәрҗани җәмгыять үсешенә гаять зур өлеш керткән шәхес. Мөселман диненә юл күрсәткән, татарны татар итеп таныткан, үрнәк милләт улы.

Татар китабын бастыруга гомерен багышлаган Иван Харитоновны тиешенчә кадерлибезме икән? Аның турында ни беләбез?

Каюм Насыйри исеме күпләргә мәгълүм. Аның эшчәнлеге - Баруди, Фәхретдинов, Мәрҗани исемнәре белән бер рәттә тора. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
520
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: