Үзбәкләр: тарих һәм мәдәният

Үзбәкләр: тарих һәм мәдәният

Үзбәкләр (үзб. бер. Ўзбек, күп. Ўзбеклар; O‘zbek, O‘zbeklar) — күбесенчә Үзбәкстанда яшәүче төрки халык.

Үзбәкстанда этник үзбәкләр саны 80 процентны тәшкил итә. Үзбәкләрнең шактые Төньяк Әфганстанда, Төньяк-көнбатыш, Төньяк, Көнбатыш Таҗикстанда, Көньяк Казахстанда, Көньяк Кыргызстанда, Төньяк һәм Көнчыгыш Төрекмәнстанда яши.  Алар Урта Азиядә яшәүче этносларның халык саны буенча иң зурысы. 

Үзбәкстан халкының 49 проценттан артыгы авыл җирендә яши һәм күбесенчә игенчелек белән шөгыльләнә. Үзбәкләр гадәттәгечә һөнәрчелек һәм сәүдә белән шөгыльләнәләр. 

Тел 
Үзбәк теле Төрки телләр төркеменә карый. Уйгыр теле белән бергә ул карлук телләре составына да керә. 

Үзбәклар берничә әлифба кулланган: иң борынгысы — төрки рун язуы, X йөздән 1927 елга кадәр — гарәп язуында, 1928-1939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица.

Дөньяда үзбәк телендә сөйләшүчеләр саны 21 миллионнан башлап 25 миллионга кадәр булуы билгеле. Әлеге тел күбесенчә Үзбәкстанда, шулай ук Кыргызстан, Әфганстан, Казакъстан, Таҗикстан, Русия, Төрекмәнстан кебек илләрдә киң таралган. Грамматик һәм лексик яктан үзбәк теленә иң якын телләр дип уйгыр телен атап була.

Дин
Үзбәкләрнең күбесе - мөселманнар. Алар элек-электән этник һәм дини толерантлык белән аерылып торган. Үзбәкләрнең дини остазлары Үзәк Азиянең яшәүче таҗик, казах, төркмән кебек этник төркемнәре һәм кавемнәре арасында тыныч мөнәсәбәтләр урнаштыруга ярдәм иткән.


Әдәбият
Үзбәк кабиләсе Урта Азия җирлегенә XV-XVI гасырларда килеп керә һәм андагы халыкларга үзенең исемен бирә. Урта гасырлар чорында үзбәкләр әдәбияты ваграк формалардан торган. Латифа (анекдотлар) циклы, Хуҗа Насретдин турындагы әкиятләр иң танылган формалар саналган. Алар эчтәлек ягыннан төрле булсалар да, характерлары һәм жанр ягыннан байлардан, руханилардан ачы көлүне (сатира) чагылдырганнар. Ләкин үзбәк әдәбиятының җитдирәк тә булуын дастан формасы раслаган. Мәсәлән, «Алпамыш» эпосы (аның 80 меңләп сюжеты язма формада сакланган), «Күр углы» (40 лап сюжет), «Йосыф һәм Әхмәт» исемендәге (фантастик эчтәлекле) повестьлар шундыйлар рәтеннән. Беренче үзбәк әдәбияты үрнәкләре, кагыйдә буларак, гарәп, иран һәм таҗик чыганакларына ияреп язылганнар. Төрки телләрдә язылган текстлар шулай ук ишәя бара.

Урта гасырларда үзбәк әдәбияты төрки халыклар арасында әйдәп баручыга әверелә. XIV-XV гасырларда төрки әдәбиятлардан үзбәк әдәбияты зур үсеш кичерә. Аларда Дурбәк һәм Алишер Нәваи кебек зур шагыйрьләр мәйданга чыга. Үзбәк шигърияте күп төрле яңа формаларга (лирик һәм эпик поэзия, элегик шигырьләр, дастаннар, мемуарлар жанры һ. б.) байый. Үзбәк әдәбиятында дөньяви тормыш тематикасына язылган әсәрләр, кайнар мәхәббәт темасы (Дурбәкнең «Йосыф һәм Зөләйха» әсәре) күтәрелә һәм ул Лотфи тарафыннан дәвам иттерелә («Гөлһәм Нәүрүз» поэмасы).
XIV гасыр азагында үзбәкләрдә ике зур шагыйрьнең исеме киң таныла. Шуларның берсе — Җами (1414—1492), икенчесе — атаклы Алишер Нәваи (1441—1501). Нәваи бик зур иҗади мирас калдыра. Башта ук ул үзен 4 шигъри җыентык (диван) («Балалык могҗизалары», «Яшьлек хисләре», «Урта яшьтәгеләрнең кызыклы вакыйгалары», «Картлык нәсихәтләре») белән таныта. Андагы шигырьләр төрле жанрларны (касыйдә, газәл, рубаи һ. б.) файдаланып язылган. Нәваи, Низами белән бәхәскә кереп, аның «Хәмсә» исемендәге әсәренә «җавап язу» максаты белән зур поэма иҗат итә. Әсәр беренче мәртәбә дип әйтергә була төрки телдә иҗат ителә. Алишер Нәваи әдәби әсәрләр язып кына калмый, ул үзбәкләрдә тәнкыйди әдәбият тудыручы, шулай ук теоретик булып та таныла. Үзенең «Нәзакәтлеләр җыелмасы» һәм «Шигырь үлчәме» дигән хезмәтләрендә нәфасәт һәм әдәбият теорияләре проблемаларын күтәрә, шигырь төзелеше хакында тирән фикерләр белдерә. Гомумән, Алишер Нәваи үзбәк әдәбиятының иң олуг шәхесләреннән санала. Нәваидан соңгы чорлар (XVI һәм ары гасырлар) тематик һәм эчтәлек белән форма ягыннан шактый чуар була. Анда лирика да, шул ук вакытта суфыйчылык идеяләре, дәүләт башында торучы хакимнәргә юнәлтелгән мәдхияләр дә, маҗаралы әкиятләр дә күбәеп китә. Шушы чорда гарәпләрдән кергән «Мең дә бер кичә» исемендәге маҗаралы әкият тә төрки телгә яраклаштырылып тәрҗемә ителгән була һ.б.