Коелы кишер Аксуы
Аксу авылының даны еракларга таралган. Биредә күпләп кишер, суган, чөгендер үстереп саталар. Сезон алар өчен июльнең беренче яртысында башлана. Ягъни нәкъ менә шушы чорда беренче уңышны җыеп, сатуга чыгаралар. Җирле халык әйтүенчә, тирә‑як авыллар кишер үстерергә нәкъ менә Аксудан өйрәнгән. Шушы үзенчәлекле, тырыш авылны күрергә теләп, Буа районына юл алдык.
СУ КИРӘКМЕ, ЮКМЫ?
Җирле халык телендә авылның атамасы «Кишер Аксуы» дип йөртелә. Дөрес, бүген аның исеме җисеменә бик үк туры килеп бетми. Биредә, элеккеге кебек, өчәр бакча кишер утырту беткән. Моның сәбәбен алга таба язармын.
Аксуда ун ел элек булган идем. Ул вакытта анда яшәүче тырыш кешеләргә һәм саланың юлсыз урамнарына гаҗәпләндем. Бу килүемдә исә авыл эчендә машина белән рәхәтләнеп йөрдек. Чокыр-чакырлы урамнарга таш түшәлгән, асфальт салынган урыннары да бар.
– Ниһаять, авыл эчендә дә туфли белән йөрергә була икән, – дидем Аксу авыл җирлеге башлыгы Марат Хәйретдиновка.
– Әйе, юлларны карадык, – диде тыйнак кына җитәкче. – Үзсалым акчасына да, республика программасы кысаларында да юлларга вак таш, асфальт түшәлде. Хәзер менә «Чиста су» федераль программасы белән су линияләре үткәрергә йөрибез.
– Яңа су торбалары сузасызмы? – дим.
– Беренче линия. Безнең авылга әлегә кадәр су кермәгән иде.
–?! – гаҗәпләнүемнең чиге юк.
Бактың исә, аксулылар шушы көнгә кадәр суны коедан алган. Һәр кешенең ихатасында бар ул. Аерма бары шунда гына: берәүләрнең коесы 8 метр тирәнлектә, икенчеләр 20 метрга кадәр казыган. Авылга су кермәгәнен ишетеп бер гаҗәпләнсәм, аны кертергә дә теләмәүчеләр барын ишетеп, икенче гаҗәпләндем.
Аксулылар шушы көнгә кадәр суны коедан алган. Һәр кешенең ихатасында бар ул.
Бу бит өч кенә йортлы, кечкенә авыл түгел. Аксуда 302 хуҗалык бар, 620 кеше яши. Һәм – сусыз! Хәер, аңа карап, алар заманнан артта калмаганнар. Автомат кер юу машиналары да бар, бәдрәфләре дә өйдә. Суны коедан махсус зур савытларга суыртып куялар икән. Шуның өчен «Чиста су» программасы ярдәмендә су торбалары сузуга бик исләре китми. Моның сәбәбен үзләренчә аңлаттылар:
– Су керткән өчен акча түлисе, тагын әле квартал саен түләп торырга кирәк икән, – диделәр.
– Коедан су суыртып азапланасыгыз булмый. Су өчен түләү дә бер кварталга кеше башыннан 150 сумнан артмый инде. Дәүләт программасы бит, өйгә су кертү зур суммага чыкмас, – дим, тынычландырырга тырышып.
Гомер буе Аксу урта мәктәбендә химия, биология укыткан мөгаллимә Мөнзилә апа Минһаҗева да өенә су кертү яклы түгел икән. «Агарту» эшләре алып баргач:
– Уйлап карармын, – диде.
Мөнзилә апа туган нигезендә яши, тормышка чыкмаган. Бөтен гомерен яраткан эшенә – балалар укытуга багышлаган.
– Аксу мәктәбендә 1965 елда эшли башладым, – диде ул. – Бер төркем яшь укытучылар идек. Ул вакытта мәктәбебез җидееллык булса да, 360 бала укыды. 1984 елда унъеллык мәктәп булып ачылды. Ул вакытта әле Аксу гөрләп тора иде. Авылның бүгенге халәтен мәктәптә укучы балалар саны күрсәтә: унбер класска 67 укучы бар.
Мөнзилә апа, лаеклы ялга чыккач та, шактый еллар эшләгән. Бүген дин юлына баскан. Яшьләр, олылар өчен дә киңәшче, остаз ул.
– Бергә эшләгән коллегалар белән аралашып яшибез. Мәктәпкә дә еш чакыралар, – диде Аксуның ихтирамга лаек өлкән мөгаллимәсе.
– Элеккеге кебек дүртәр бакча кишер утыртмыйбыз шул хәзер, – диде Люция апа Зиннәтуллина.
ШӘРӘФЛӘР БҮЛӘГЕ
Аксу халкы кишерне 1900 нче еллардан бирле үстерә. Мәгърифәтче, сәясәтче, бертуган Шәрәфләр (биш кыз, биш ир туган) – тумышлары белән Аксу авылыннан. Алар туган авылларына күп яңалык алып килгән. Шуның иң зурысы: кишер үстерергә өйрәткәннәр.
– Эх, аларны совет хакимияте юк итмәгән булса, безнең авыл «Аксуград» буласы иде, – диде бер авыл агае.
Менә шушы атаклы нәселнең бер улы туган ягына Әстерханнан кишер орлыгы алып кайта. Кызыл‑сары төстәге, озынча формадагы бу татлы яшелчә җирле халыкта зур кызыксыну уята. Орлыгын күз карасыдай саклап, җиренә җиткереп утырталар. Санаулы вакыт эчендә Аксудагы һәр йортта диярлек кишер үстерә башлыйлар. Тирә‑як авыллардан да бу яшелчәне сорап киләләр. «Кишер Аксуы» дигән атама нәкъ менә шул елларда барлыкка килә дә.
Аксуның атаклы кишер үстерүчесе Люция апа Зиннәтуллина белән дә танышып чыктык. Күп еллар фермада сыер сауган ул, бүген лаеклы ялда.
– И, наным, элеккеге кебек дүртәр бакча утыртмыйбыз шул хәзер, – диде Люция апа.
– Ә ник алай? – дим.
– Беренчедән, эшләргә кеше юк, балалар читкә китеп бетте. Икенчедән, аның файдасы да юк. Июль аенда да кишернең килосын 12–15 сумнан җыялар иде. Көзгә ул 5–7 сумга төшеп бетә. Азапланып йөргән бае да юк. Хәзер ике бакчага печән чәчтек, берсен кешегә бирдек. Аның кадәр җир белән нәрсә эшлим…
Аксу бакчалары бүтән авылларныкыннан аерыла. Биредә күрше бакчасы каян башлана да, хуҗаныкы каян, аңламассың. Барысы да тоташкан, ике арада рәшәткә дә, киртә дә юк. Тагын бер үзенчәлек – һәр яшелчә буйдан-буйга, түтәл итеп утыртылган. Мисал өчен, өч озын түтәл кызыл чөгендер, биш түтәл кишер, ике түтәл суган, аннан бәрәңге.
– Уңыш өлгерде инде, – дип, Люция апа түтәлдән өч кишер йолкып алды. – Бу атнада җыялар, дип әйттеләр, берничә капчык әзерлисе булыр инде.
– Ә кемнәр җыя? – дим.
– Үзебезнең авыл егетләре. Аларның йөк машиналары бар, шулай халыктан җыеп, Казанга илтәләр.
Әлегә (без июль башында бардык) кишернең килосы 25 сум. Августка таба бәя төшә икән.
– Алайса кишерне хәзер урнаштырып бетерү отышлырактыр, – дим.
– Алай дип әйтеп булмый, – ди Люция апа. – Июль башына бары тик түтәл кырыенда үскән кишерләр генә өлгерә. Шулай бер кат йолкып чыкканнан соң, кайбер елны сабаклары саргая, бүтән үсми дә. Һәм тагын: әле бит кишерләр зур түгел. Бер кило булсын өчен, биш-алтыны йолкырга кирәк, ә көзгә аның өчесе бер кило була.
Люция апа орлыкны үзе әзерли. Яз көне зур кишерне җиргә күмә дә, көзгә орлыкларны җыеп ала, аннары киптерә. Шуннан кул белән уып, сабакларын җилдә очыра.
Кишерне биредә кар бетүгә чәчәләр. Мисал өчен, быел апрельнең 15е булган ул. Тагын бер үзенчәлек: аксулылар орлыкны авыз белән чәчә. Башта түтәлләрне ясап, сызып куялар да, хатын-кызлар орлыкны кашык белән авызларына алып, җиргә өрә.
– Бездә балалар да кишер утырта белә. Аксудан киткән яшь киленнәр хәзер үзләре әлеге шушы юл белән кишер утырта, – ди Люция апа.
Аксуда дистәгә якын фермер бар. Аларның барысы да диярлек үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Шул исәптән кишер, кызыл чөгендер үстерәләр. Аксу авыл җирлеге башлыгы Марат Хәйретдинов белән кырларны урап чыктык. Әкәмәт: кая карасаң да, кишер басулары җәелеп ята. Ләкин алардагы кишер әле шәхси хуҗалыкларныкы кебек сатуга чыгарырлык зур үсмәгән.
– Фермерлар кишерне соң чәчә, шуңа күрә татлы тамыр азыклары көзгә генә өлгерә, – диде Марат Хәйретдинов.
Аксуда дистәгә якын фермер бар. Аларның барысы да диярлек үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Шул исәптән кишер, кызыл чөгендер үстерәләр.
«КӨРӘШЕП ЯШӘРГӘ ЯЗГАН…»
Аксуда яшәүче Хәмзә Зиннәтуллинны тирә‑як районнарда да беләләр. Имәннән җиһазлар ясау остасы ул.
– Мәрхүм әтием Сәлах гомере буе балта остасы булды, – дип, үзе белән таныштырды Хәмзә абый. –Авылыбызда аның кулы тимәгән өйләр юктыр да. Бу сәләт миңа да күчкән дип уйлыйм. Кечкенәдән аның кул арасына кереп, агачтан җиһаз ясау серләренә өйрәндем. Ун яшемдә урындыклар ясап, шуларны сата идем. Аннан тәрәзә рамнары, йорт өчен кирәк-ярак ясый башладым. Яраткан һөнәрем буенча үсәргә теләп, Казан төзелеш техникумына укырга кердем.
Кулына диплом алгач, Хәмзә абый туган ягына әйләнеп кайткан. Колхозда прораб вазыйфасын башкарган. Гаилә корган. Бер‑бер артлы өч баласы туган. Эштән бушаган арада тәрәзә рамнары ясап, гаилә бюджетына аз булса да өстәмә акча кертә. СССР таркалгач, тормышы бөтенләй икенче юлдан китә.
– Колхоз таралгач, эшсез калдым, – ди әңгәмәдәшем. – Нишләргә? Озак уйламадым, агач эшенә ныклап тотынырга булдым. Тик 1990 нчы елларның нинди авыр икәнен күпләр хәтерлидер. Әле үз эшеңне ачу дигән әйбер ят нәрсә. Хәтта утка рөхсәт бирмичә, гел өзеп аптыраттылар. «ИП» ачтырмый интектерделәр. Тик шулай да кул селтәмәдем. Буа районында беренчеләрдән булып шәхси эшмәкәр булып теркәлгән кеше мин.
Башта Хәмзә абый остаханәсендә бөтен эшне үзе генә башкара. Клиентлар арта, заказлар күбәябашлагач, өлгерә алмам, дип, бер ярдәмче ала. Аннары тагын икене, дүртне. Шул рәвешле тулы бер команда белән тирә‑як авылларны гына түгел, районнарны да имәннән ясаган урындык, өстәл, караватлар белән тәэмин итә башлыйлар. 2007 елда яңа йорт җиткерә. Балалар да үсеп җитә. Кыскасы, тормышы түгәрәкләнә. Тик… озакка түгел.
– Миңа Аллаһы Тәгалә гел кыенлыклар белән көрәшергә язгандыр, – ди Хәмзә абый. – Гомер иткән хатыным авырып, урын өстенә ятты. Аны карап, соңгы юлга озаттык. Безгә ярдәм итәргә дип, улыбыз да, өйләнеп, төп йортта калган иде. Ике яшьлек чәчәк кебек оныгыбыз яман шештән үлеп китте. И, кайгырганнар…
Шулай да Хәмзә абый төшенкелеккә бирелми. Ир уртасы бит әле, ялгыз яшәп булмас, дип, берәр хатын‑кыз белән танышу җаен карый. Танышу игъланыннан Сәрия исемле ханымның телефонын язып ала. Аралаша башлыйлар.
– Өйдә генә эшли торган, намаз укый торган хатын булсын дип теләдем, – ди Хәмзә абый. – Теләкләрем кабул булды. Сәрия нәкъ шундый. Җайлы, сабыр һәм бик тырыш. Казандагы бар тормышын, эшен ташлап минем янга кайтырга булды. Башта ышанмаган да идем.
– Ник алай дисең, хатын‑кыз кызыгырлык ир бит син, – дип сүзгә кушылды Сәрия апа. – Тормыш иптәшем вафат иде. Балаларның үз тормышы. Ике дә уйламыйча кайттым.
Никахлашып бер ай узганнан соң ихаталарында янгын чыгып, бер кат күлмәк белән урамда басып калалар. 2014 елның ноябрь ае була ул.
– Иртәнге дүрттә янгын чыкты, – диде хуҗа кеше. – Цехтан башланды. Ялкын тиз арада йортка, каралты-курага да үрмәләде. Әле үзебез исән калдык. Сәрия китәр инде дип уйлаган идем:
– Сиңа бер тәлинкә аш булганда, миңа да табылыр, – диде.
Ике ай дигәндә, Хәмзә абый цехын торгыза.
– Нинди акчага? – дим.
– Ике миллион сум кредит алдым, авыл кешеләре дә бик булышты, Алланың рәхмәте яусын! Цехны монда эшләүче егетләр белән төзедек. Андый очракларда район җитәкчеләренә караганда, гади кешеләр күбрәк хәлеңә керә икән, шуңа инандым.
Йортны исә майда эшли башлап, июль уртасына өлгертәләр дә. Иминиятләштерү фонды 1 миллион 500 мең сум күчерә. Нигездә, шул акча җитә дә. Зиннәтуллиннарның бүгенге тормышын язып тормыйм, күз тиюдән куркам. Шуны гына әйтәм: бөтен җирләре – чәчәктә, тормыш кайный биредә. Икесенә – биш бала, сигез онык, кода-кодагыйлар…
– Бу безнең йорт кына түгел, ул кибет вазыйфасын да үти, – дип, Хәмзә абый үзләре эшләгән җиһазларны күрсәтеп йөрде.
– Килгән кешеләрне дә шулай өйгә чакырам. Татар тотып карамый ышанмый бит.
– Иң күп заказлар нәрсәгә? – дим.
– Баскычларга. Унлап заказ әзер инде. Әле егетләр тагын эшли.
– Бәяләре күпме? – дип кызыксынам.
– Имән баскыч – 150 мең сум, каенныкы – 100 мең. Халык күбрәк имәннән эшләтә. Мәңгелек бит, затлы да.
– Җиһаз ясау өчен агачны кайдан аласыз?
– Нигездә, Чувашиядән. Үзем дә барып алам, китереп тә бирәләр.
…Менә шундый язмыш. Нинди ачы хәсрәтләр күреп тә, егылмаган, сыгылмаган ул. Соклангыч.
– Ике миллион сум кредит алдым, авыл кешеләре дә бик булышты, Алланың рәхмәте яусын! Цехны монда эшләүче егетләр белән төзедек, – ди Хәмзә Зиннәтуллин.
ТАРИХ БИТЛӘРЕННӘН
«Аксу авылы моннан 300 еллар элек оешкан дип фаразлана. Болында, Бола елгасыннан 1 чакрым ераклыкка, Аксу исемле кеше килеп утырган, диләр. Тора‑бара аның янына 6–7 гаилә дә килеп урнаша. Аксу бабай хөрмәтенә авылга шундый атама бирәләр.
Чит кешеләрдән сакланыр өчен, авылның тирә‑юнен койма белән әйләндереп алалар. Анда бер капка да була. Ләкин болай яшәү тора‑бара халыкта ризасызлык тудыра, чөнки койма белән әйләндереп алынган кечкенә авылда кешеләр бер һөнәр белән дә шөгыльләнә алмый. Шуннан соң бу койма сүтеп алына, тулы урамнар хасил була. Халык игенчелек белән шөгыльләнә башлый. Аның даны күрше салаларга да тарала. Кешеләр белемгә, дингә омтыла».
Фәридә Нургалиева, Аксу авылы китапханәчесе.
Автор: Руфия Фазылова
Фото: Лилиана Вәлитова
"Татарстан" журналы, 2019.