Йола һәм бәйрәмнәр: гореф-гадәтләр һәм заманчалык

Йола һәм бәйрәмнәр: гореф-гадәтләр һәм заманчалык

Татарларның традицион бәйрәм мәдәнияте дини (мөселман) һәм дөньяви (дини булмаган) бәйрәмнәрне колачлый. Исламның күчеп йөрүче ай кален-даре авыл хуҗалыгы циклының аерым бер вакытына бәйле җирле бәйрәмнәрне дини кысаларга кертүгә комачаулый. Шуңа күрә татар халык бәйрәмнәре, аерым алганда, Сабантуй, Җыен, дөньяви формада яши.

 Изге Болгар җыены. 1999 ел
  Бу бүленеш аларның атамаларында да чагылыш таба. Иң билгеле дини бәйрәмнәр гарәп сүзе белән гает дип атала. Мөселман дөньясындагы кебек, алар икәү: Ураза гаете – Ураза тәмамлану бәйрәме һәм Корбан гаете – корбан чалу көннәре. Халыкның күңел ачуы мәгънәсе «язгы матурлык», «язгы тантана»  үзләренә барып тота-ша торган бәйрәм сүзе белән атап йөртелә. Гаеткә мөнәсәбәт аеруча ихтирамлы булып, ул Аллаһы биргән изге бер вакыйга кебек кабул ителә.

 

Корбан бәйрәме (Баручылар). Рәс. Ә. Р. Ильясова (Саргин). 1993 ел

Ир-атлар күмәкләшеп мәчеткә Гает намазын укырга бара
  Татар-мөселманнарда дини бәйрәмнәрне уздыру йоласы һәр төбәктә дә бертөрле. Ул барлык ирләр, шул исәптән, ир балалар укый торган – гает намазы белән башлана. Мәчеткә баручылар төркемнәргә җыйнала, кычкырып һәм көйләп тәкбир – Алланы зурлау сүзләрен әйтә. Намаз ачык һавада, зират янында уздырыла яки мәчеттә укыла. Аннары зиратка кереп, һәркем үзенең якыннарының каберләре янында дога кыла. Бу вакытта хатын-кызлар йортларда бәйрәм ризыгы әзерли. Ирләр кайткач, табын янына җыйналалар. Бу көннәрдә (һәр бәйрәм өч көн дәвам итә) туганнарның, күршеләрнең йортларына кереп, котлашып йөриләр. Корбан гаете ва-кытында, ислам дине кагыйдәләренә туры китереп, корбан чалу башкарыла. Корбан ите белән мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне сыйларга тырышалар.

Туганнар каберләре янында дога кылу
  Дөньяви бәйрәмнәрнең, дини бәйрәмнәр кебек үк, катгый уздыру датасы юк. Аларны үткәрү һәр елның та-бигать-климат шартларына буйсына, төгәл көнен мәхәлләнең аксакаллары билгели. Бер үк вакытта бәйрәмнәрнең хуҗалыкта эшләр төгәлләнүгә йөз тотып оештырылуын күрсәтергә кирәк.
  Язгы-җәйге цикл бәйрәмнәре дигәндә, иң беренче булып боз китү күз алдына килә. Бәйрәм боз карау, боз багу, боз озатма, зин китү кебек исемнәр белән атала. Боз киткәнне карарга бөтен кеше җыйнала. Яшьләр матур киемнәрен кия, гармун уйнатып, биюләр башкарыла. Кагыйдә буларак, агып барган бозлар өстендә салам яндыралар.

Бәйрәм өстәле
  Яз көне балаларны җыеп, ботка белән сыйлау – дәрә боткасы, зәрә боткасы, карга боткасы, пачкар ботка-сы, бермәнчек боткасы – бәйрәме уздырыла. Иртә язның бер көнендә, кардан арчылган җирләр күренә башла-гач – ала карда (төгәл көнен өлкәннәр күрсәтә), балалар ботка пешерү өчен ярма, сөт, май һәм йомырка җыяр-га чыга. Бу вакытта төрле такмаклар, такмазалар әйтелә, җырлар җырлана, аларның мәгънәсе яхшы теләкләр теләүгә, сый сорауга, сыйлаган өчен рәхмәт әйтүгә кайтып кала. Бер-ике өлкән яшьтәге хатын-кыз табигатьтә, кайчак өйдә, җыелган азык-төлектән зур казанда ботка пешерә, аның белән сыйлангач, балалар өчен уеннар оештырыла.


  Язның көтеп алынган бәйрәмнәреннән берсе – буялган йомырка җыю көне. Ул барлык төркем татарларда булган, дөрес, уздыру көне ягыннан аерылган. Казан татарларында ул Сабантуй алдыннан яки аңа берничә көн кала башкарыла торган була. Бу йоланың аерым атамасы юк. Көне алдан ук хәбәр ителеп, кичтән  хуҗабикәләр йомыркаларны буяп әзерләп куя. Гадәттә, буяу урынына суган кабыгын файдаланалар, куе-лыгына карап, төс алтын-сарыдан – караңгы-көрәнгә кадәр тирбәлә. Каен яфраклары суы яшел төс бирә. Моннан тыш, балалар өчен аерым сый – төш, бавырсак яки вак шишара пешерәләр, конфетлар сатып алалар. Керәшен, мишәрләрдә бу йола Пасханың беренче көненә туры китерелә. Мишәрләрнең күпчелек өлешендә аны кызыл йомырка, йомырка бәйрәме дип атап йөртәләр.

Иделдә яз. Рәс. Х. Г. Якупов. 1960 ел
  Бу көнне өйгә беренче булып «аягы җиңел» кеше килсә, малларның саны артыр, өйдә тынычлык-муллык булыр дигән ышану яши. Йорт бусагасын беренче атлаган кеше йомычка ала керә, «ишегалды буш булмасын», ягъни мал-туар күп булсын дип, аны идәнгә сибә. Керә-керешкә матур теләкләр телиләр.

Сабантуйга бүләк җыю. Кукмара районы
  Чәчү башланганда уздырыла торган йола-гадәтләр шулай ук барлык татарлар өчен хас була. Керәшеннәр арасында җыйналып дога кылу, орлыкларны имләү башкарыла. Ул бергәләп сыйлану – шыйлык белән төгәлләнә. Калганнарда мондый йола сакланмаган. Ләкин чәчүгә төшәр алдыннан, басуга тазарынып чыгар өчен, кичтән мунча ягу гадәте бар. Чәчүгә төшәсе кеше чиста киемнәр кия. Бу көнне каршыга очраган кешегә, чәчү уңышлы булсын дип, пешкән йомырка бирәләр. Чәчүче, мул уңыш теләп, орлык белән бергә җиргә йомырка ыргыта. Аннары күршекүлән бергә җыелып ашап ала, аны мондый теләк белән төгәллиләр: «Хәерле яңгырлар булсын, еллар тыныч булсын, җыярга көннәре булсын, орлыклар йомырка кебек түгәрәк бул-сын». Ипи өлгергән, орлыклар баш кыскан вакытта, җиргә муллык, хайваннарга артым, тынычлык, иминлек теләп, бергәләп корбан чалу йоласы яшәп килә (корбан, корбанлык, күк корман, шөкрана – Себер, теләк – Әстерхан татарларында).

Өмет. Рәс. К. А. Нәфыйков. 1988 ел

«Питрау» керәшен мәдәнияте республика фестивале
 Татарларның төрле төркемнәрендә корбанга төрле хайваннарны багышлыйлар. Мишәрләрдә, кагыйдә буларак, сарык чалалар. Аларның саны халыктан җыелган акчага карап билгеләнә. Кайбер төбәкләрдә бозау, үгез, сыер, кайчак сарык сайлана. Бөтен урыннарда да йола бертөрле төгәлләнә. Ирләр малны чала һәм зур казаннарда куе аш пешерә: шулпага кеше саен йөреп җыелган ярма (тары, борай, карабодай), бәрәңге салына. Хатын-кызлар бары тик эч-маен эшкәртергә генә катнаштырыла.
  Билгеләнгән вакытка корбан чалган урынга бөтен халык җыела. Һәркем үзе белән тәлинкә-кашык ала килә. Башта дога кылына, аны өлкән яшьтәге ир-атлар башкара. Татар-мөселманнар арасында ул намаз уку кебек була. Керәшеннәрдә ботканы пешереп, савытларга бүләләр, уртага чокыр ясап, шунда шулпа коялар һәм берәр кисәк пешкән корбан итен салалар. Һәркемнең савыты бер рәт итеп тезелә. Аннары һәр йорт хуҗасы үз табагын кулына тота һәм, көньякка карап, Алладан икмәкләрнең яхшы үсүен сорый. Дога кылгач, савытларны җиргә куялар, аннары берничә кешегә бер савыт итеп өләшеп чыгалар. Хатын-кызлар ирләрдән аерым ашый. XIX гасыр ахыры – ХХ йөз башында корбан чалу йоласын авыл бәйрәменә – туганнар, дусларның очрашу бәйрәменә әйләндерү омтылышы күзәтелә.

Кунаклар килде. (Иске Татар бистәсендә.) Рәс. Р. Г. Заһидуллин. 2003 ел
  Яңгыр чакыру йолалары да уңышны кайгыртып башкарыла. Алар барлык татарлар өчен хас, әмма төрле формаларда уздырыла. Оештыручы һәм төп катнашучылар – я өлкәннәр, я балалар. Зур казанда йортлар буйлап җыйналган азык-төлектән – төрле ярмалар, сөт, йомырка, майдан – ботка пешерелә. Моны болында яки кырда, кайбер очракларда зират янында яки иске зират урынында, кагыйдә буларак, су буенда эшлиләр. Кайчак билгеләнгән урынга әзер сый белән җыйналалар. Әгәр төп катнашучылар өлкәннәр булса, мөселманнарда ашау-эчүгә кадәр намаз укыла; керәшеннәрдә – «ботка алдыннан» дога кылына. Йоланың 30 лап атамасы теркәлгән: яңгыр боткасы, теләк боткасы, киләмәт боткасы, шиллык уздыру, чүлмәнчек, чүлмән-чекәй, чүк, сайраннык һ. б.
  Казан татарларының үзенчәлекле традицион бәйрәме – Җыен. Ул җәй көне, язгы эшләр төгәлләнеп, печән чабу һәм урып-җыюга керешкәнче уздырыла. Аны җыен түгәрәге дип аталган авыллар төркеме билгеләнгән вакытта башлап җибәрә. Һәр атнаны түгәрәктәге бер авыл җыен уздыра. Уздыру чиратын саклап, җыен түгәрәкләре – җыен конфедерациясе хасил итә. Җыен түгәрәге күпчелек очракта үзенә караган бер авыл, гадәттә, иң борынгысы, исеме белән атала. Җыеннарның бер өлеше уздырылу урынына карап йөртелә. Әйтик, Калатау җыены, Биектау җыены, Яссы болын, Куш Капка, Казы, Базы җыены.
  Җыен – башка авыллардан кунаклар кабул итү вакыты. Нигездә, туган-тумача бергә җыйнала, аларны кабул итү һәм сыйлау төгәл этикет кагыйдәләренә буйсына. Кунакларны алдан ук, шәхсән барып чакыралар. Чакыручы килү вакытын, килүчеләрнең санын ачыклый. Чөнки күп кешеләрне кунак итү әзерлек сорый: йокларга урын, азык-төлек кирәк.

«Түгәрәк уен» фестивале. Казан
  Җыенга барырга да алдан хәстәрләнәләр. Кунакта матур булып күренергә кирәк, шуңа яңа киемнәр тегелә. Моннан тыш, һәр хуҗабикә үзе белән күчтәнәч алып бара. Күпереп пешкән пар күмәч, җиләк-җимеш эчлеге салып пешерелгән берничә зур түгәрәк бәлеш, бер-ике каклаган каз әзерләргә кирәк була.  Бәлешләрне зур эс-кәтергә төрәләр. Болар бөтенесе подноска салына яки махсус сандыкка тутырыла. Сый белән килгән куна-кларны – күчтәнәчле кунак, өндәүле кунак дип, аларга аерым хөрмәт күрсәтелә.
  Кунаклар, гадәттә, пәнҗешәмбе көнне җыйнала башлый. Бизәлгән арбаларда (кыңгыраулар тагып, ат ялына тасмалар, дугага – бизәкле сөлгеләр бәйләп) авылга җырлап керәләр. Кыр капкасын ачкан балаларга конфетлар, чикләвекләр, вак акчалар эләгә. Һәр кунакны, килеп төшүгә, өстәл янына утырталар, чәй яңартыла. Кичкә таба бергәләп ашыйлар.

Татар милли музыка уен кораллары
  Җомга иртә белән мунча ягалар. Анда чиратлашып гаиләле парлар юынып чыга. Кунак вакытында мунча һәр көнне әзер булырга тиеш: кунакның хөрмәте – мунча, ди татарлар. Мунчадан соң чәй эчү зарур. Чәйгә кой-мак әзерләнә. Көндезгә аш пешә, аңа үз авылында яшәүче туганнар, дуслар чакырыла.
  Бәйрәмнең бер өлеше яшьләрнең күңел ачуы, уеннары кебек оештырыла. Алар җомга көнне башланып, кич һәм иртәгәсе бәйрәм көннәрендә уза. Гадәттә, болында, сирәгрәк – авылда. Җомга көнне бәйрәм – иң зуры-сы. Бу көнне мәйданда тәм-том, галантерея товарлары – яулыклар, бизәнү әйберләре саталар. Егетләр кызларны сыйларга, аларга бүләк алып бирергә тырыша.
  Биредә түгәрәк уеннар, ярышлар – таклы уйнау, көтүле уйнау, тәкәле уйнау була. Егетләргә охшаткан кызлары белән күрешү, аралашу, бергәләп йөреп килү рөхсәт ителә. Бу – озын уен, куышка бару дип атала. Күптөрле җырлы-биюле уеннар, хәтта бергәләп – 4 – 5 гармунда, 2 – 3 скрипкада, 2 – 3 көпшә курайда,
тарак гармунда уйнау башкарыла. Уенны карарга өлкәннәр дә килә.
  Яшьләр уеннарында арбаларга төялеп, зур түгәрәк буйлап гармун, җыр белән йөриләр. Салкыннар башлану-га, ит әзерләү вакыты керә. Һәр гаилә бозау, үгез, тана яки ат симертә. Хайван сую көне гаилә бәйрәменә әйләнә: якын туганнарны ашка дәшәләр. Соңрак ераграк яшәгән барлык туганнарны чакырып аш уздыру гадәте була.

Каз өмәсе
  Көзге-кышкы йола һәм бәйрәмнәр арасында авыр эшләрне бергәләп башкару – өмә уздыру аерым урын тота. Ешрак яшьләр өмәләре оештырыла, ул уен, күңел ачу белән төгәлләнә.
  Татар яшьләре көтеп ала торган каз өмәсе көз көне, көннәр ныгытып суыткач, кызлар чакырып һәр йортта диярлек уздырыла. Бу эш җитезлекне, уңганлыкны күрсәтергә мөмкинлек бирә, тәҗрибә уртаклашу, аралашу мәйданы да була. Кайчак кызлар үзләрен өмәгә чакыруны алдан ук хуҗабикә белән килештереп куялар.
  Кызлар иртүк җыйнала. Сөйләшеп, көлешеп, җырлап казларны чистарткач, көянтәләргә элеп чишмәгә алып төшәләр. Кызларны, гармун тартып, егетләр озата бара. Кызлар казларны юып кайтуга, хуҗабикәнең каз маенда йөздереп пешергән коймаклары әзер. Чәй эчкәч, кызлар өйләренә тарала. Кич белән аларны тагын шушы йортка сыйланырга чакыралар. Араларында авылга утырмага килгән кунак кызлары да була. «Биш ка-зына да ун-унбиш кыз җыела иде», диләр.
  Киез басу белән бәйле – тула өмәсе, киндер эшкәртү вакытында киндер тукмаклау өмәсе киң таралган булып, җырлы-уенлы бәйрәм төсен ала.
  Кышкы кояш торгынлыгы көннәрендә керәшеннәр Нардуган бәйрәме уздыра. Бу вакытта йорттан йортка төрле киемнәргә киенеп йөрү, багу – йөзек салулар, язмышны, язган ярны ачыкларга омтылып фал ачулар оештырыла. Гадәттә, аю, кәҗә булып, мех ягы белән әйләндерелгән тун, бүрек киеп йөриләр; «хәерче», «карт», «карчык», «чегән» булып, егетләр – кызлар киеменә, картлар «кәләш кебек» киенәләр.
  Совет чорында татарларның традицион бәйрәм мәдәниятенең күп күренешләре, дини дип, кире кагыла. Кайбер бәйрәмнәр гомуммилли төс ала. Постсовет чорында традицион бәйрәм мәдәниятенең яңарышы күзәтелә.