Әйдә, иптәш, безгә – колхозга…

Әйдә, иптәш, безгә – колхозга…

Күн авылында ныклы хуҗалык алып баручы урта хәлле крестьян Мифтах Бикмөхәммәтов ике бәла-казадан гына курка – янгыннан һәм корылыктан. Көн‑төн эшли, хәер, яшәвен дә начар яшәми. Ике аты, сыеры, тавыклары бар, өендә күкеле сәгате эленеп тора... Кешенеке кирәкми, үземнекен дә бирмим, дип көн күрә ул. Өченче бәла – күмәкләшү дигән зәхмәтнең килеп чыгасын кем белгән бит?

Рәхмәт яугыры, күршеләре кичтән кисәтеп өлгерә:

– Мифтах абый, иртәгә сиңа киләчәкләр. Яшерә алганыңны яшер…

Ә кая яшерергә соң? Соңгы чиккә кадәр менә шулай тик торганнан, бер  сәбәпсез, кулак дип  язып, бөтенесен талап чыгасыларына да ышанмый ул. Алай да ике тавыгын суя – башка беркайчан мондый тәмле шулпа ашарга насыйп булмый инде аларга…

Уполномоченныйлар иртәнге якта килеп керә. Хуҗага кәгазь төртеп, терлекләрне алып чыгып китәләр. Аннан соң  өйдәге әйберләрне ташый башлыйлар. Бернәрсәне дә  онытмыйлар. Мендәрләр, хуҗалык кирәк-яраклары, сәгать, он, өйдәге азык‑төлек – барысын да алып чыгып китәләр. Хәтта ашка салырга дип әзерләп куйган умачны да...Йорт бушап калгач, хуҗаларның үзләрен урамга куып чыгаралар. Биш бала белән. Иң өлкәне – Разыяга – унике яшь, кечесе Зәкәриягә бер яшь кенә тулып киткән була…

– Хәзер безгә кая барырга инде, ачтан үләргәме?

– Теләсәгез кая китегез. Дүрт ягыгыз – кыйбла, үлә дә аласыз…

Бу хәлләр 1932 елның җәендә була. Гәҗитләрдә, авыл советы диварларында – җете кызыл төстәге плакатлар... Аларның кайберләрендә алсу битле комсомолкалар: «Әйдә, иптәш, безгә колхозга!» – дип елмаялар. Икенчеләрендә өрлектәй егетләр теш арасыннан гына: «Батраклар, фәкыйрьләр һәм урта хәллеләрнең көчен бергә туплап, кулакны изик», – дип чакыралар.

Яңа тормышта бөтен кешегә дә урын табылмый.

КУЛАК, УРТА ХӘЛЛЕ – АЕРМА ЮКМЫ?

Харап, фаҗига икән – кулак урынына күп балалы урта хәлле крестьянны сөргәннәр... Үлүләре хак түгел, бәлки, әле исән дә калырлар. Бөтен җирдә күмәк хуҗалыкларга берләшү барганда аерым бер кешеләр турында уйлап торырга вакыт юк. Татреспубликада ВКП(б) Үзәк комитеты каршында кызарып торырга күнекмәгәннәр: аерым хуҗалыкларны колхозларга җәлеп итү бурычын партия кушканча ашкынып башкаралар.

Урыннарда әлеге ашкыну тәмам ярсу, шашуга әйләнә. Ятларны куркыту өчен үзләренекенә дә эләгә. Хәтта Мәскәүдән килгән Френкель һәм Грушкин иптәшләр дә ВКП(б) Үзәк комитетының оештыру бюросына аңлатма язуы әзерләгәндә теш сызлагандай чырайларын сыталар: «Яңа Чишмә районының Ямаш авылында урта хәлле саналган Бухохаров Андрейга (1918 елдан 1921 елга кадәр Кызыл Армиядә хезмәт иткән, ике мәртәбә яраланган, гаиләсендә 4  кеше) партячейка секретаре һәм аның белән бергә тагын 2 коммунист кереп, 9 пот икмәген, арбасын алып чыгып киткәннәр... Ямаш авылы буенча 30% хуҗалыкны кулакларга керткәннәр. Волчья слободада 19 урта хәлле крестьянга хаксыз рәвештә каты задание бирелгән, аларның мал-мөлкәтләре тартып алынган, кешеләрнең үзләрен өйләреннән куып чыгарганнар. Тымытык районының Сукаеш авылында барлык аерым хуҗалыкның 50%на, кулаклар белән беррәттән, каты задание бирелгән...»

Татреспубликага җибәрелгән ҮК инструкторлары, сыйнфый юнәлешне бозган кайбер фактларны тарих өчен теркәп куйсалар да, гомумән алганда, вазгыятькә җитди йогынты ясый алмыйлар. Урыннардагы түрәләрнең кайберәүләренә, арттырып җибәрүләр өчен, күп дигәндә, партия линиясе буенча шелтә чәпиләр. Яисә кул астында эшләүчеләрнең муен тамырына берне тондыралар –– шуның белән шул. Мондый шелтәләр булды ни, булмады ни.

Ә менә икенче бер  нәрсәләр өчен җәзалыйлар яисә мактыйлар. Әйтик, колхоз төзелешендәге уңышлар яки уңышсызлыклар өчен. Икмәк әзерләү өчен. Илдә индустриальләшү башлана, шәһәрләргә икмәк күбрәк кирәк була башлый. Бу яктан Татария большевикларына тел‑теш тидерерлек түгел. Френкель һәм Грушкин, хәлләрне җентекләп өйрәнеп, «икмәк әзерләүнең шактый артуын» билгеләп үтәләр: 1929 елда 7 миллион пот икмәк тапшырыла, 1930 елда – 17 миллион пот, 1931 елда исә инде – 34 миллион пот! Нәкъ менә френчларга орденнар өчен тишек тишәр вакыт…

Дөрес, һәр  миллион потны җыю торган саен авыррак була бара. Бай «келәтләрдән» икмәкне башлыча 1930 елда ук кырып-себереп алып бетерәләр, ул вакытта Татариядә 15 меңгә якын хуҗалыкны кулаклар исемлегенә язып, кешеләрне туган нигезләреннән сөрәләр. Ә калган биш мең сыйнфый дошман «оясын» бер елдан соң тузгытып бетерәләр.

Шунысы билгеле: 1927 елда Татариядә 518 027 крестьян хуҗалыгы була, шуларның дүрт проценты кулак исәпләнә. Сыйнфый дошманны авыл җирендә 1932 ел башына юкка чыгаралар булып чыга. Бу очракта аннан соң кем белән көрәшкәннәр икән? Кемнең игенен, терлеген төяп алып киткәннәр, җирен, малмөлкәтен тартып алып, кемне хәерче иткәннәр?

КОНЦЛАГЕРЬ, МАХСУС ПОСЕЛЕНИЕ ЯИСӘ ИҢ  ЮГАРЫ ҖӘЗАМЫ?

Җиде айга мәҗбүри эшләргә җибәрергә  – Казан район суды 1932 елда Каймар авылы гражданкасы Шмелёвага каты хезмәт заданиесен үтәмәгән өчен шундый кырыс карар чыгара. Колхозга кермәгән, урта хәлле, хәер, тырышырга кирәк иде! Ә инде җәза чыгарылган кешенең сукыр карчык булуын гадел суд, баштанаяк революцион эшләргә чумуы сәбәпле, гафу итегез, күреп өлгермәгән.

Гражданка Шмелёва, мөгаен, соңгы көченә мәҗбүри эшләргә дә йөрер иде, ләкин әлеге очрак, бәхеткә, аның кадәр үк өметсез булып чыкмый. Юк, карчыкның сукыр яисә хәлсез булуы аркасында түгел. Кинәт кенә карчыкның өч улы да Гражданнар сугышында үзләре теләп Кызыл Армия сафларына язылганнары ачыклана, ике улы якты киләчәк өчен башын салган, «революция каршындагы зур хезмәте өчен» үлгәннәрнең берсенең исеме хәтта пассажир пароходына бирелгән…

Революцион законнарны бозуның әлеге очрагы турындагы хәбәр, башка бик күп фактлардан аермалы буларак, иң югарыга кадәр барып җитә. Сукыр карчыкта кызылармиячеләрнең әнкәсен күрә алмаганнарга, мөгаен, күрсәтмә җәза бирелгәндер, бәлки, хәтта җаваплы вазыйфаларыннан да колак какканнардыр алар. Сәяси сукырлыкларында ачыктан-ачык үкенгән якты киләчәкне төзүчеләр, әлбәттә, әле ике еллап элек кенә дә партия сәясәтен ничек җиңел һәм артык көч түкмичә тормышка ашырганнарын сагынып искә алганнардыр.

Ул чакта ВКП(б) ҮКның 1930 елның 30 гыйнварындагы «Тоташ күмәкләшү районнарында кулак хуҗалыкларын юкка чыгару буенча чаралар турында»гы Карары яңа тормыш төзү өчен көрәшүчеләрнең иң рәхимсезләренә юл ача. Партия барлык кулакларны өч категориягә бүләргә әмер бирә. Беренчесенә контрреволюцион актив кертелә, икенчесенә – контрреволюцион активның калган өлеше, иң байлардан, өченчесенә – калган кулаклар… Ә алга таба – барысы да бик гади, инструкция буенча һәм артык хисләргә бирелмичә. Беренче категориягә кергәннәрне кулга алу көтә, аларның язмышын ОГПУ, ВКП  (б) өлкә (край) комитеты һәм прокуратура вәкилләре кергән махсус өчлек хәл итә. Сайлау вариантлары зур түгел: концлагерь, иң югары хөкем… Гаиләләрне Төньякка, Себергә, Уралга, Төркестанга, махсус поселениеләргә сөрү көтә. «Калганнар» категориясенә кергән кулакларга язмыш елмая дияргә дә буладыр – бар мал-мөлкәтен тартып алып, власть аларга хәтта туган республикада да калырга рөхсәт итәләр.

Ят сыйныфка кертелеп, лагерьларга һәм махсус поселениеләргә озатылган татарстанлыларның төгәл санын атау кыен. Бары тик шунысы гына билгеле: ил күләмендә партия тарафыннан «беренче категория»ле 60 мең кулакны «аерып алу» буенча планны ОГПУ инде 1930 елның октябренә ике мәртәбәдән артыграк итеп үти.

БАЙЛЫК КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕ БУЛАРАК КӘҖӘ, АРБА ҺӘМ УТЫН ЧАНАСЫ

Татариядә арттан сөйрәлергә күнекмәгәннәр. Кулакларны сөрү буенча план шулай ук арттырып үтәлә – шөкер, тиешле активлык күрсәткәндә урыннарда кулак дип теләсә кемне «язарга» мөмкинлек була.

Татар Томбарлысы авылында да активистлар табыла. 1930 елның 2 июлендә Баулы волосте башкарма комитеты президиумы утырышында әлеге авыл кешесе И. Газизуллинны кулак дип сөрү турында беркетмә раслана. «Байгура»ның документка теркәлгән мал-мөлкәте исемлегендә иң кыйммәтлеләре атала: «1.Ызба 2.Амбар 3.Ат 4.Кәҗә 5.Арба 6.Утын чанасы». Шунысы да язылган: ат, кәҗә, арба һәм утын чанасы колхоз өчен конфискацияләнә.

Аның каравы хакимиятнең күмәк хезмәткә кушылырга теләмәүчеләргә йогынты ясарлык күпме ысулы була! Нәтиҗә – күзгә күренерлек. 1930 елның мартына Татариядәге крестьян хуҗалыкларының 83 проценттан артыгы колхозларга кергән санала. Күмәкләшү темплары буенча республика ил буенча өченче урынга чыга.

Ә аннан соң бер урында кирегә тәгәрәү. «Правда» газетасында Сталинның «Уңышлардан баш әйләнү» мәкаләсе һәм ҮКның «Колхоз хәрәкәтендә партия линиясен бозулар белән көрәш турында»гы карары басылып чыгуга, крестьяннар колхоздан бер‑бер артлы алныартны карамый кача башлый. 1930 елның 1 октябренә Татариядә күмәк хуҗалыкларның өлеше ун проценттан да кимрәккә кала. Крестьян хәзер инде колхозга язылуның ирекле булуына чынлап торып ышанган, күрәсең.

Большевиклар чыннан да  сүз белән ышандыруга һәм икътисадый методларга басым ясый башлыйлар. Соңгылары хәтта репрессияләргә (сүз уңаеннан, аларны шулай ук беркем дә тыймый) караганда, нәтиҗәлерәк булып чыга. Бигрәк тә  Тымытык районында тырышалар, монда аерым хуҗалыкларга авыл хуҗалыгы салымын 5–10 мәртәбәгә арттыралар. Аерым хуҗалыкларның күпчелеге салымны түли алмый, һәм аларның мал-мөлкәтен бурычны каплау хисабына саталар. Көзен аерым хуҗалыкларга уңышны җыярга ирек бирмиләр – иген белән нишләргә кирәклеген колхоз хәл итә. Ә аннан соң аерым хуҗалыкларның бөтенләе белән җирләрен, атларын тартып алалар. Фәкыйрьлекнең чигенә җиткәннәргә кая барырга? Менә шул юл белән район җиңел һәм җайлы гына 100 процентлы күмәкләшүгә ирешә дә.

Сүз белән үгетләү көченә килгәндә исә, һәр район диярлек үзенең ныклы аргументын кулланырга тырыша. Әлмәт башкарма комитеты уполномоченные Шәриф Булгаков, мәсәлән, тал чыбыгы һәм дилбегәнең теләсә кайсы сүздән дә көчлерәк булуына ышана. Аның күрсәтмәсе буенча Сөләйдә крестьяннарның яртысын диярлек шул ысул белән кыйнап ташлыйлар.

1931 елның көзенә индивидуаль хуҗалыкларның 62  проценты күмәкләшә. Колхоз төзелешендә яңа ыргылыш кулакларны сөрүнең чираттагы этабы белән туры килүен күрү кыен түгел.

КРЕСТЬЯН ӨЧЕН АВЫЛ ҮГИ  АНАДАН ДА КАТЫРАККА ӘЙЛӘНӘ

1932 елның феврале. Кызыл командир – укчы полк взводы командиры ярдәмчесе Иван Дмитриев туган ягы  – Бөгелмә районына ашыга. Дмитриев өч елга беренче мәртәбә ял ала, туганнарының хәлен белергә, шул ук вакытта авылда колхоз төзелешенең ничек барганын үз күзләре белән күрергә тели. Авылның киләчәге күмәкләшү булуына ул Совет властена ышанган кебек чын күңелдән ышана. Ләкин авылында күргәннәр сугышчыны шаккатыра. Дмитриевның «Правда»га Сталин исеменә юлланган хатында – ачыктан-ачык югалып калу күренә: «Минем гаилә Татреспубликада, Бөгелмә районындагы «Кызыл доброволец» колхозында яши. Өемнән хат алганда, мин аларның иписез, ач утыруларына ышана алмадым һәм беркайчан да ышанмадым… Ләкин 1932 елның 27 февраленнән 7 апреленә кадәр мин ял алдым һәм Бөгелмә шәһәренә кайттым, анда орлыклар артыннан килгән әтине очраттым. Мин аны көчкә таныдым... Өйгә кайттым, әни миңа нәрсә ашатыр дип  күзлим. Табынга ниндидер калдык-постыктан әзерләнгән боламык чыгарылды. «Сез нәрсә ашап торасыз соң?» – дип сорадым мин. «Менә шуны ашыйбыз инде, монысы да һәрвакыт булмый әле», – диделәр миңа... Район оешмалары үткәргән эш хәтта хәрби коммунизм шартларын да арттырып җибәрә. Сандыкларны актаралар, чүлмәк, мичләрдә эзләнәләр, крестьянның соңгы киемен, самоварын, мендәрләрен талап алалар, утын сарайларын ваталар, үзләрен өйләреннән куып чыгаралар... Бөгелмә районында һәм, гомумән, Татреспубликаның күп районнарында авыл үги анадан да катыракка әйләнгән. Кешеләр, үз өйләрен ташлап, кайсы кая кача…». 

Халыкны җирдән аерып, булдыклы, эшчән хуҗаларны репрессияләп, калганнарны көчләп колхозга берләштереп, хакимият нәрсәгә ирешергә тиеш иде, шуңа ирешә. «Беркемнеке дә булмаган» җирдә эшләргә атлыгып тормаган, усалланган, ярымач халык массалары пәйда була. Икмәк әзерләү планын үтәүдән баш тартучылар, барыбер тартып алыначак икмәкне үстерергә теләмәүчеләр массасы оеша. Шуңа реакция дә шундый: шәһәргә качу, массакүләм протестлар.

АЧЛЫК ҺӘМ КҮРСӘТМӘ ПРОЦЕССЛАР

1932 елның февралендә Әлмәт районы прокуроры ТАССР Юстиция наркоматына яшерен сводка җибәрә. Фактларның берсе: Кодаш авылында аерым хуҗалык алып баручылар «70–80 кешедән торган халык төркеменең башында колхоз амбарларын таларга һәм орлыкларны бүлергә килә. Төркем, ишекләрне җимереп, бөтен орлыкны алып китәргә тели һәм авыл советы рәисен кыйнарга омтыла. Әлеге эш буенча барлыгы 6 кеше хөкем ителә, шуларның 4есе – хатын-кыз. Ике урта хәллегә карата 74нче маддә буенча 1 ел һәм 8 айлык социаль яклау чарасы кулланыла, хатын-кызларга – мәҗбүри эшләр».

Репрессия чаралары турында хәбәр итүче прокурор сүзләрендә аның әлеге вазгыять каршында көчсезлеге дә күренә: «Орлык җыю, алда хәбәр итүемчә, көтелгән нәтиҗәләрне бирмәде. Район буенча барлыгы 35% җыелды. Мин шәхсән үзем 12 авылдагы җыенда катнаштым һәм көн тәртибенә орлыклар турындагы сорауны куйдым. Гражданнар орлык тапшыру түгел, үзләре дәүләт ярдәм итмәсә, икмәксез калулары турында ачыктан-ачык белдерәләр. Кодаш авылында фәкыйрьләр һәм урта хәллеләр атларын суя башлаганнар, бу гамәлләрен ачлык белән аңлаталар».

Һәм алга таба нәрсә? Алга таба – һәрвакыттагыча. Колхоз төзелешендәге уңышсызлыкларда контрреволюцияне һәм кулакларны гаепләү кулайрак. Районда ашыгыч рәвештә суд-тикшерү бригадасы төзелә, ул «усал ният белән терлекләрне суючы һәм орлык тапшырудан баш тартучы кулакларны ачыклый һәм күрсәтмә процесслар оештыра».

Хәер, хәтта коммунистик идея күзләрен томалаган активистлар да авылдагы коточкыч вазгыятьне күрми кала алмый. Революцион җәза бирүләрне гаять зур тиз белән башкаручы прокурор да, Сөләй, Кодаш, Урсалы авылларында кешеләрнең ачтан интегүләрен, ә терлекләрнең азык булмау сәбәпле кырылуларын югарыга хәбәр итеп, болай дип яза: «Минем тәкъдим буенча Сөләйгә салам, печән җибәрелде. Хәзер район башкарма комитеты терлек азыгын көйләү буенча эшли. Ихтыяҗ кискен торган колхозларга әзрәк хәллеләрдән азык җибәрү буенча чаралар күрелә».

Ә «әзрәк хәллеләр» күпме соң  алар? Әмма большевиклар чигенергә ияләшмәгән. Колхозларга кертелгәннәрне ничектер эшләргә мәҗбүр итәргә, кызыксындырырга кирәк. Алай итмәгәндә – һәлакәт, җиңелү.

УДАР ХЕЗМӘТ ПАТЕФОНЫ

1935 ел, көз, Ютазы районы. Колхозчы Захар Егорович Тимошин бәхетеннән нишләргә белми. Чәчүгә тырышып әзерләнгәне һәм «дирбияне яхшы ремонтлаган өчен», аңа 60 сумлык сәгать тапшыралар. Комбайнчы Шитов та  хәзер хәлле кеше. 270 гектар бодай урганы өчен, ул күрелмәгән затлы әйбер – патефонга ия була. Колхозчы Шәмсия Хәсәнова язгы чәчүгә яхшы әзерләнгәне өчен, тагын да кыйммәтлерәк бүләк – тегү машинасына лаек дип табыла.

Массакүләм репрессияләрдән, крестьян чыгышларыннан һәм  авылның хәерчелеккә төшүеннән әле күп вакыт үтми, шулай да колхозлардагы үзгәрешләр инде күзгә күренә. Эш итү тактикасын үзгәртеп, большевиклар барыбер күмәк хуҗалыкларны дәүләт өчен гарантияле азык‑төлек тәэминатчылары итүгә ирешәләр. Вазгыятьне нәрсә барәбәренә үзгәртергә мөмкин була соң? Мөгаен, егермебишмеңчеләр хәрәкәте дә  (ул вакытта Татариягә колхозлардагы эшне оештыру өчен 400 эшче җибәрелә), партияле колхозчы-агитаторларның тырышлыгы да үз ролен уйнамый калмагандыр. Шулай ук колхоз строеның өстенлекләре турында армый-талмый сөйләп килгән газеталарның да. Әмма менә нәрсә мөһимрәк: тоташ мәҗбүриләүгә алмашка уйланыбрак эшләнгән чыбыркы һәм прәннек сәясәте килә.

Крестьянга тыйнак кына сайлау хокукы бирелә. Илдә тоташ дефицит һәм карточка системасы, ә яхшы эш өчен хәзер инде күлмәклек, сәгать яисә савыт‑саба алырга була, хезмәт көне өчен – берничә килограмм ашлык. Начар эшләгән, ашлык югалткан өчен – корткыч һәм күмәк хуҗалык милкен талаучы келәймәсе сугыла, шулай ук 10 елга сөргенгә сөрергә дә мөмкиннәр...

Тагын бер стимул – социалистик ярыш (дөрес, ул нәтиҗәлелеге буенча капиталистик көндәшлеккә җитә алмый әле). Ләкин иң мөһиме: хәзер авылдан алып кына калмыйлар. Машина-трактор станцияләре оештырыла, трактор һәм комбайннар саны арта. Татария белән Мәскәү өлкәсе арасында килешү төзелә, аның буенча колхозларга һәм совхозларга эре предприятиеләр шефлык итә. Техника, акча, кадрлар белән булышалар. Бушлай түгел, әлбәттә, – бөтен авыл хуҗалыгы продукциясе (үз ихтыяҗларына һәм  экспортка киткән өлештән кала) Мәскәү өлкәсенә озатыла.

1934 елның гыйнварында Татарияне Ленин ордены белән бүләклиләр. СССР ҮБК Президиумы карарында хәбәр ителгәнчә: «Төп авыл хуҗалыгы эшләрен (чәчү, урыпҗыю, орлыкка салу) башкарудагы, колхозларны һәм  совхозларны ныгытудагы һәм дәүләт каршындагы бурычларны үтәүдәге гаять зур уңышлары өчен».

Икенче бишьеллык ахырына республикада 3,8 меңнән артык күмәк хуҗалык исәпләнә инде.

СҮЗ АХЫРЫНДА

Урта хәлле исәпләнгән бабам Мифтах Бикмөхәммәтов 1932 елда кулак буларак сөрелсә дә, бәхетле билет тартып чыгара. Казанга килеп җитеп, милициягә эшкә урнаша һәм тартып алынган – дөресрәге, таратып бетерелмәгән мал-мөлкәтен кире кайтаруга ирешә... Бу турыдагы документ бүгенгә кадәр гаилә архивында саклана. Авылга бабай башка әйләнеп кайтмады, гәрчә гомере буена җирне, крестьян тормышын сагынып яшәсә дә. Мөгаен, үз туган нигезләреннән куылган дистә меңләп башка булдыклы кешеләр кебек үк. ГУЛАГ лагерьларында харап булган, махсус поселениеләрдә исән кала алган, Магнитканы төзегәннәр кебек үк. Күпләгән язмышларны пыран‑заран китергән бөек социаль экспериментның нәтиҗәсе аянычлы: колхозлар утызынчы елларда ничек тиз төзелсә, туксанынчы елларда шулкадәр үк тизлек белән юкка да чыкты…

Җиргә чын хуҗа әле бүген дә фаҗигале рәвештә җитми.

Автор Әскәр Сабиров