Язучы, очучы, диңгезче, сәясәтче Миргазиян Юныс: «Бу китапларны мин иллюминатор аша диңгезгә ташладым»

Язучы, очучы, диңгезче, сәясәтче Миргазиян Юныс: «Бу китапларны мин иллюминатор аша диңгезгә ташладым»

Кара диңгез пароходчылыгында эшләгәндә Миргазиян Юныс Алжирдан Н.Бердяев, С.Франк, С.Булгаков, В.Набоков, И.Бунин, П. Флоренский, Г. Федотов һәм башка язучыларның ул чакта тыелган китапларын сатып алып кайта. Күтәрә алган кадәр төяп, корабльгә алып кайткан да, каютага бикләнеп, рәхәтләнеп укыган. Бу китаплар Алжирга каян килгән соң? 1960 нчы елларда Алжирда милли-азатлык көрәше башлана. Франция Президенты генерал де Голль сугышны туктатыр өчен, Алжирдан ике миллионнан артык французны илләренә кайтарта. Французлардан йорт җиһазлары, иске-москы, шул исәптән китаплар да кала. Гарәпләр шул әйберләрне, базарга чыгарып, арзан гына хакка сата башлыйлар. Базар причалга янәшә генә була. Миргазиян Юныс корабка бер кочак китап күтәреп кайта, гәрчә ул вакытта чит илдән китап алырга ярамаса да. Бу китапларны укыгач, аның дөньяга карашы үзгәрә. «Моңа кадәр без укыган тарихның, безгә көчләп тагылган идеологиянең, сәясәтнең ясалма һәм ялган булуын мин чынбарлык белән чагыштырып карау ярдәмендә тоемлый идем. Алжир базарыннан алган китапларны укып чыккач, мин коммунистлар партиясенең сәясәтен, без алган белемнең баштанаяк ялганга, дәүләт тарафыннан оештырылган әшәкелекләрне аклауга көйләнүен ачыктан-ачык аңладым». Кораб Одессага якынлаша башлагач, бу китапларны язучы-диңгезче иллюминатор аша диңгезгә ташларга мәҗбүр була. Һәм тиздән, ул китаплардан котылып, дөрес эшләгәнлегенә сөенә. Кемнәрдер КГБ вәкиленә җиткергән икән. Каютадагы барлык китапларны карап, тентеп чыгалар.

1985 елда, үзгәртеп кору чоры башлангач, без, төрле якларга сибелгән татарлар, - үзебезне борчыган бар нәрсә хакында да иркенләп сөйләшә, каләм ияләре әсәрләр яза башлады. Ә аңарчы... Миргазиян Юныс элек тә язган. 1964 елда ул «Шәрык белән

очрашу» әсәрендә менә нәрсә ди: «Без, Советлар Союзында яшәүчеләр, даими богауланып яшибез. Безнең богаулар эчке якта, фикерләребезгә, иркебезгә, омтылышларыбызга салынган. Бәлки эчке богау аякка салынган чылбырдан газаплырактыр да...» Бөтен кеше колхоз системасына мәдхия җырлаган бер вакытта, язучы, Йәмән гарәпләренең ничек эшләгәнен күргәннән соң, болай дигән: «Йәмән гарәпләре тау битендәге террасаларга җирне астан, елга үзәннәреннән ташый. Без инде андый эшне оныттык. Колхоз тормышының эше дә юк, ашы да юк. Әле без колхоз чынбарлыгына мәдхия җырлыйбыз. Бервакыт айнырбыз, махмырлыктан арынырбыз, дип уйлыйм мин. Менә шул чакта эшнең тәмен югалту безгә бик авыр, бик тә үкенечле булачак». Бу фикерне дә автор 1964 елда ук язган.

Миргазиян Юныс дин-әхлак өлкәсендәге наданлык безне «кыргыйлыкка кире кайтарырга мөмкин» ди һәм Достоевскийның: «Аллага инану бетү белән, кеше, кыргый җанварга әверелеп, таптый, җимерә башлый», - дигән сүзләрен китерә. Язучы «көчсезлек минутларында мин атеист булып үсүемә үкенәм», ди. «Дингә инанучыларның картлык көннәре күпкә куанычлырак. Аларның күңелләрендә эчке бер тоташлык, рухи комфорт яши. аларның инанулары мәңгелеккә тоташкан», дигән нәтиҗәгә килә. Миргазиян Юныс атеизм чәчәк аткан чорда гарәп илләрендәге тәртипне күреп таң кала. «Биш еллык практика вакытында мин бу илдә (Йәмәндә) нервысы бозык, психиатриягә бәйләнешле авыру очратканым булмады. Алар бит бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында, безнең тәкъдиребезне шул хәл итә, шуңа күрә җан атып, кыбырсынып йөрүдән ни файда, дип тыныч кына, гамьсез генә яши бирәләр»,- ди.

Белешмә:

Миргазиян Мөхәммәтзакир улы Юнысов 1927 елда Баулы районы Исергәп авылында туа. 1944 елда армиягә алына, хәрби авиация мәктәбендә укый. 1950 елда Харьков хәрби-авиация училищесын тәмамлый. Хәрби Һава Көчләре гаскәрендә хезмәт итә. 1955 елда,

сәламәтлеге какшау сәбәпле, армиядән китәргә мәҗбүр була. Читтән торып Мәскәү университетының филология факультетына укырга керә. Кара диңгез пароходчылыгында эшли, капитан ярдәмчесе вазыйфасында сәүдә кораблендә чит илләргә йөри. 1968 -1977 елларда диңгез Транспорты институтында, СССР диңгез флоты министрлыгында фәнни хезмәткәр, «Наука и религия» журналында бүлек мөдире була. 1977 елда кабат диңгезгә кайта. Азов диңгезе пароходчылыгында эшли. Аны татар әдәбиятындагы беренче марианист дип атаганнар. 2004 елда язучы республикабызның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.

Миргазиян Юныс 2014 елның 2 июнендә Мәскәүдә вафат була. Васыяте буенча аны туган авылы зиратына алып кайтып җирлиләр.