Язучы Мирсәй Әмир: «Хәтта үлем үзе буй җитмәслек котылу чарасы булып тоела иде»

Язучы Мирсәй Әмир: «Хәтта үлем үзе буй җитмәслек котылу чарасы булып тоела иде»

Күренекле татар язучысы һәм драматургы, исән чагында ук татар әдәбиятының классигы итеп танылган Мирсәй Әмир тормышында яшәү белән үлем арасында торган бик кыен ике чор була. Беренчесе – Башкортостандагы 1921 елгы ачлык, ә икенчесе – 1937-1939 еллардагы канлы мәхшәр. Ә ни өчен Бөек Ватан сугышында катнашкан, фронт газетасында эшләгән, бомбалар, атышлар астында калган язучы тормышының бу этабын түгел, ә алдагыларын мәхшәр дип атый?

Ачлык еллары... Мирсәй Әмирнең туган авылын да бу афәт читләтеп үтми. Кешеләр ачлыктан алабута, агач кайрысы ашый. Тирә-юньдә этләр, мәчеләр юкка чыгып бетә. Каргалар кешеләрдән куркып кача башлый. Мародерлык, талау. Бер сынык икмәк өчен түгел, хәтта алабута орлыгы яисә исләнгән ат ите кисәге өчен үтерешләр булып тора. Җирләүчеләр кешеләрне күмеп өлгерә алмыйлар. Шул елда Әмировларның да бөтен гаиләсе диярлек – әти-әнисе, дүрт бертуганы, ерак һәм якын туганнары үлеп бетә. Мирсәй Әмир үзе дә могҗиза белән генә исән кала. Тире белән сөяккә калып ябыккан, кипкән, ачлыктан юләрләнер хәлгә җиткән малайны балалар йортына урнаштыралар...

Ә икенчесе - нахакка рәнҗетелү. Ачлык вакытында Мирсәй Әмир бер нәрсә турында гына уйлый – ничек кенә исән калырга һәм ач корсакны нәрсә белән тутырырга. Ә 1937 елда, киресенчә, ничек үләргә дә, бу мәхшәрдән ничек котылырга, дигән уйлар били аның күңелен. Хәтта үлем үзе буй җитмәслек котылу чарасы булып тоела аңа. Мәгълүм булганча, ул чорда җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең күбесен бер сәбәпсез, нахак бәла тагып, кулга алулар булып тора. Язучылар берлеге рәисләре Кави Нәҗми, Ләбиб Гыйльми дә шул хәлгә тарый. Ул вакытта беркемнең дә җитәкче буласы килми. Утыз яшендәге язучы, унлап китап, шул исәптән һәркемгә мәгълүм «Агыйдел» повестеның авторы Мирсәй Әмир дә бу эшкә теше-тырнагы белән каршы тора. Әмма аны сайлап куялар. Озак та үтми, язучыны, «оборона әдәбияты өлкәсендә алып барган корткычлык» эше буенча гаепләп, кулга алалар. Булмаган гаебен таныту өчен, Мирсәй Әмирне каты җәзага тарталар: башына тимер кыршау кидереп, шөрепләрен бора-бора тыгызлыйлар. «Ул чакта баш мием күзләремнән чәчрәп чыгар төсле тоела иде», - дип искә ала язучы соңыннан ул көннәрне.

1938 елның 26 апрелендә тикшерүче аңа яңа гаепләү ташлый – янәсе, ул «Локаф» контрреволюцион хәрби оешмасында торган. Язучы каты

җәзалауларга карамастан, ялган гаепне танымый, башкаларны да сатмый. Бәхет дими, ни дисең? Ежов төшерелеп, Татарстан НКВДсының җитәкче катлавы кулга алынганнан соң, күп тоткыннарның эшләрен яңадан карарга керешәләр. Әмма Мирсәй Әмиргә яңа яла ягалар: янәсе, ул Галимҗан Ибраһимов җитәкчелегендәге «контрреволюцион милләтче оешма»да әгъза булып торган. Язучы мең төрле әмәлен табып, хатынына хат җибәрә һәм яхшы адвокат табуын сорый. Яклаучы адвокатның профессиональ осталыгы, үзенә яла яккан (мәҗбүр ителгәннәр) язучылар – Н.Баян, Д.Әминов, К.Нәҗми, И.Гази һ.б. лар элек биргән күрсәтмәләреннән баш тартулары нәтиҗәсендә, суд Мирсәй Әмирне тулысынча аклый. Шул сүзләрне укыганда язучы, аңын югалтып, идәнгә авып төшә. Ашыгыч рәвештә чакырылган табиб йөрәк өянәге кузгалганлыгын ачыклый. Ә бит аңа ул вакытта утыз гына яшь була. Еллар узгач, Мирсәй Әмирне бакыйлыкка да шушы йөрәк авыруы алып китә.

Белешмә

Мирсәй Әмир (тулы исеме - Мирсәяф Мәсәлим улы Әмиров) 1907 елның 6 гыйнварында Башкортостанның Мәләвез районы Җиргән авылында туа. Яшьли ятим калып, башта туганнарында, аннан балалар йортында тәрбияләнә. Авыл комсомол оешмасы секретаре була. 1926 елда Казандагы сәнгать техникумына укырга керә. Ике ел укыганнан соң, «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Авыл яшьләре» журналы редакциясенә җаваплы сәркатип булып күчә. 1929 – 1931 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә. Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият бүлегендә мөхәррир булып эшли. Сугыш чорында Татарстан радиокомитетында редактор була. 1943 елда фронка китә, «Ватан өчен» исемле татарча фронт газетасы редакциясендә эшли. 1937, 1961 – 1968 елларда Татарстан язучылар берлеге рәисе вазыйфасын башкара. Аның «Агыйдел», «Саф күңел», «Миңлекамал», «Тормыш җыры» кебек әсәрләре әдәбиятыбызның алтын фондына керә. Олуг хезмәтләре өчен, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә. Г.Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясенә лаек була. 1963 – 1973 елларда – РСФСР Югары Советы Президумы рәисе урынбасары вазыйфасын башкара.

Мирсәй Әмир 1980 елның 1 июнендә вафат була.

Источник фото: madanizhomga.ru