Яһүдләр: тарих һәм мәдәният
Яһүдләр (ивритта үзатамалары – йегудим, идиштә – идн) төрле этник төркемнәрдән торган халык. Барлыгы 13 миллион кеше исәпләнә. АКШта 6 млн., Израильдә – 4 млн. (1990 нчы елгы мәгълүматлар) кеше яши. Яһүдләр Германиядә, Франциядә, Бөекбританиядә, Россиядә, Канадада, Аргентинада да бар.
Борынгы яһүд этносы безнең эрага кадәр икенче меңъеллыкта Палестина җирләрендә барлыкка килгән дип санала. Диаспорага ашкеназлар, сефардлар керә. Башка төркемнәр дә бар.
Күпчелек, нинди илдә яши, шул илдәге телдә сөйләшә. Яһүдләрнең күп өлеше идиш, иврит телләрен дә белә.
Иврит – борынгы яһүд теле, афразия семьялыгының семит тармагы төньяк-көнбатыш төркеменә карый. Яһүд квадрат язу алымы безнең эрага кадәр икенче менъеллык азагында барлыкка килә.
Иудаизм динен тоталар.
Яһүдләр Россиядәге күп санлы этносларның берсе. Россия мәдәниятенә һәм тарихына зур өлеш керткән халык.
Яһүдләрнең беренче килеп урнашкан җирләре Кавказ һәм Урта Азия. Киев Русендә аларның җәмәгатьчелеге зур һәм көчле була.
Израиль дәүләте барлыкка килгәч, Советлар Союзы җирләреннән яһүдиләр үз ватаннарына кайта башлый.
Россиядә көн күрүчеләрнең 98,5 проценты шәһәрдә яши. Өчтән бер өлеше катнаш никахлар корганнар. Югары белемгә омтылучаннар. 2/3 өлеше югары яки тәмамланмаган югары белемгә ия.