Вьетнамлылар: тарих һәм мәдәният

Вьетнамлылар: тарих һәм мәдәният

Вьетнам: тарих һәм мәдәният

Вьетнамлылар (үзатама - кинь, вьет) Вьетнамның төп халкы. Шулай ук Камбоджада, Таиландта, Лаоста, АКШта, Кытайда һәм башка илләрдә яшиләр. Халыкның гомуми саны: 62 миллионнан артык. Көньяк азиат расасына карыйлар.

Безнең эрага кадәр I мең еллар элек Сицзян һәм Хонгха елгалары бассейнында яшәгәннәр. Алар арасында иң зур үсеш алганнары һәм күп өлеше лаквьет төркеменә караган.

Төньяк Вьетнам җирләрендә Аулак дәүләте барлыкка килә. Аның халкы – тэйаулар лаквьетлар тарафыннан ассимиляцияләнә. Ву вакытта вьетлар формашала башлый. Шулай итеп халык төрле кабиләләр кушылуыннан барлыкка килә.

Телләре - вьетнам вьеты – австроазиат гаиләсенең мыонг төркеменә карый. Латин графикасы нигезендә язалар.

Вьетнамда яңа ел

Яңа елны ай календаре буенча каршылыйлар. Ул Тет (Тэт) дип атала һәм аны ай календаренең беренче ае – беренче көнендә билгеләп үтәләр. Башта төрле ритуаллар нигезендә иске ел озатыла, яңасы каршы алына.

Тетның йолалары да кызыклы. Беренчедән, яңа ел төнен яше җитмештән арткан өлкән кеше белән каршы алырга кирәк. Иртән чыклы чәчәк эзләп китү, балаларга бүләк өләшү каралган. Вьетнамлылар, бөтен йолаларны үтәгәндә йортка кайгы килми, дип ышаналар.

Тетның икенче көнендә Индокытайдагы иң борынгы Ван-Миеу храмында әтәч сугышлары башлана. Шул ук көнне су өстендә курчак театры тамашалары оештырыла. Бу – гаилә һәм чәчәкләр бәйрәме дә булып санала.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты