Ул кабызган утлар сүнмәс алар...
Татар драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер Кәрим Тинчуринга да, ни дәрәҗәдә бөек һәм популяр шәхес булуына да карамастан, 37 елның шомлы җилләре кагылмыйча калмаган һәм аны юк иткән.
Кәрим Тинчуринны илле яше тулган бәйрәменең икенче көнендә, ягъни 1937 елның 16 сентябрендә кулга алалар. Аны милләтчелектә, «япон шпионы» булуда гаеплиләр. Ул төрмәдә бик каты кыйнауларга дучар була. Кылмаган гаебен танырга мәҗбүр итәргә теләгән тикшерүче Гатин сержанттан кече лейтенант дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Тинчуринга тагылган иң зур гаепләүләрнең берсе, имеш, ул чит илгә китәргә мәҗбүр булган дусты Гаяз Исхакый белән элемтәдә тора. Җиде пунктан торган гаепләүләрнең дүртесе Исхакый белән бәйле була. Әйе, алар революциягә кадәр бергә эшлиләр, дус булалар. Әмма соңыннан юллары аерыла. Тик барыбер Тинчуриннан заманында аның пьесасы өстендә эшләгәне, Берлиннан хат һәм «Милли юл» журналын алып, аңар хат язганы өчен гаепләү белдерәләр, бу эшләрне җинаять дип табалар.
Танылган галим Галимҗан Нигъмәти дә Тинчурин язмышын тискәре якка үзгәртүдә үзеннән «лаеклы өлеш» кертә. Ул язучыны милләтчелектә гаепләргә, аның әсәрләрендә революциягә кадәр дини фанатизм өстенлек итсә, аннан соң советка каршы эш җәелдерүе, татар театрының режиссеры буларак, идеология ягыннан зыянлы пьесалар куюы турында язарга мәҗбүр ителә. Соңыннан Нигъмәти үзенең бу күрсәтмәләреннән баш тарта. Әмма бу вакытта Тинчурин инде исән булмый. 1941 елда Нигъмәти үзе дә концлагерьдагы җәзалауларга һәм ачлыкка түзә алмыйча үлеп китә. Тинчурин исә бервакытта да үзенә тагылган нахак гаепләүләрне танымый, сынмый, сыгылмый, кешеләргә яла якмый, палачларның битенә төкерә. 1938 елның 14 ноябрендә Казандагы Махсус киңәшмә аны үлем җәзасына хөкем итә. Икенче көнне үк төрмә палачлары әдипне атып үтерәләр. Тик 1947 елга кадәр Тинчуринның үлү датасы итеп 1947 ел күрсәтелгән. Язучының гомерен тугыз елга «озайтып», утыз җиденче ел палачлары үзләренең канлы эзләрен ераккарак яшерергә теләгәннәрдер күрәсең. Кәрим Тинчурин Казанның Архангел зиратында күмелгән булырга тиеш, дип фаразлана.
Тинчуринны кулга алган көннән башлап, аның хатыны Заһидә Тинчурина эшне яңадан карауны таләп итә. Әмма аның үзен эш урыныннан – педагогия институтыннан куалар, фатирыннан чыгаралар, Казаннан китәргә мәҗбүр итәләр. Ул иренең үлгәнен белмичә, ничә еллар буе аны төрмәдән чыгару өчен тырыша. 1955 елда драматург хатынының хаты нәтиҗәсендә Тинчуринны аклыйлар. Ул вакытта бирелгән белешмәдә «Тинчурин 1947 елның 7 маенда үңәч рагыннан үлде», - дип язылган була. Ун елдан соң гына Тинчуринның үлеме хакындагы дөреслек халыкка җиткерелә.
Белешмә
Кәрим Тинчурин 1887 елның 15 сентябрендә Пенза губернасының Аккүл-Тараклы авылында туа. Мәдрәсәдә укый. 1900 елда Казанга килә һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә укырга керә. 1906 елда мәдрәсә тәртипләренә каршы чыкканы өчен, аны «Мөхәммәдия»дән куалар. Ул башта Тамбов якларына китеп урман каравылчысы булып эшли, аннары Нижгар, Сарытау якларындагы авылларда балалар укыта. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый. 1910 елда аны «Сәяр» татар профессиональ труппасына артист итеп чакыралар. Биредә ул пьесалар да яза башлый. 1922 елда Тинчуринга Татар дәүләт театры оештыру бурычы куела. Ул театрга төрле шәһәрләрдәге яшь артистларны һәм композитор Салих Сәйдәшевне чакыра. Аның «Йосыф белән Зөләйха», «Сакла, шартламасын», «Казан сөлгесе», «Сүнгән йолдызлар», «Зәңгәр шәл», «Кандыр буе», «Американ», «Җилкәнсезләр» һ.б. пьесалары бүген дә сәхнәдән төшмичә, тамашачыларны үзләренә җәлеп итеп тора. 1927 елда Тинчурин театрдан китәргә мәҗбүр була. Бер төркем артистлар белән бергә, ул Әстерханга күчеп китә. Ике елдан аны кабат Казанга чакырып алалар. 1935 елга кадәр театрның сәнгать җитәкчесе, режиссеры була.
1937 елның 15 ноябрендә атып үтерелә. Казанда, Чаллыда аның исемендәге урамнар, Казанда парк бар, 1988 елда Татар дәүләт драма һәм комедия театрына Кәрим Тинчурин исеме бирелә.
Фото: tatar-inform.ru