Украиннар: тарих һәм мәдәният

Украиннар: тарих һәм мәдәният

Украиннар (укр. украї́нці) — күбесенчә Украина җирендә яшәгән көнчыгыш славян халкы. Славян халыклары арасында урыслар һәм поляклардан соң халык саны буенча өченче урында.

2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча украиннар саны 18 241 кеше тәшкил итеп, Татарстанда татарлар, чуашлар, марилар, удмуртлар, мордвалар һәм руслардан кала иң эре этник төркемнәрнең берсе булып тора. Татарстанда украиннарның саны кимү рус халкы арасында ассимиляция процессы, милли-катнаш никахларның югары проценты белән аңлатыла. Украиннарның яртысыннан да ким булмаган өлеше рус телен туган тел дип саныйлар, әмма бу аларга украин самоидентификациясен сакларга комачауламый. Соңгы елларда украиннарның мәдәни тормышын тагын да активлаша, милли-мәдәни оешмалар барлыкка килә башлгана.

Асылда, украин диаспорасы, нигездә, индустриаль миграцион агымнарның йогынтысы нәтиҗәсендә формалашканнар.

Татарстан Республикасында рәсми рәвештә теркәлгән украин милләтенең мәдәни түбәндәге оешмалар эшли:

«Татарстанның берләшкән региональ украина милли-мәдәни автономиясе» (Татарстанская объединённая региональная украинская национальна-культурная автономия). Рәисе: Любченко Владимир Николаевич.

1994 елда, соңрак автономия статусын алган «Украина» шәһәр иҗтимагый берләшмәсе Казанда да барлыкка килә. Аны булдыру инициаторы булып КДУ профессоры М.С. Матвейчук торган, ә берләшмәнең нигезен өлкән буын вәкилләре А.Т. Щербань, Т.А. Корзун, В.И. Селюк, С.Ф. Протас, Н.П. Демченко, Л.М. Васюта һәм башкалар тәшкил иткән. Берләшмә катнашында борынгы кичәләр, Раштуа көннәрендә узучы яшьләр утырышлары уйнала, балалар өчен украин телендә спектакльләр куела, ә җәйге көннәрдә Казан читендәге күлләр ярларында Иван Купала бәйрәме билгеләп үтелә.

МБО "Милли-мәдәни автономия" Украина ширкәте "Вербиченька" (МОО "Национально-культурная автономия "Украинское товарищество «Вербиченька»), Түбән Кама шәһәре. Җитәкчесе: Савенко Евгений Викторович. 1997 елдан башлап «Вербиченька» Татарстан халыклары ассамблеясе составына керә, 1998 елдан — Россия украиннары берләшмәсе һәм федераль милли-мәдәни автономия (ФНК) составына да керә. Күп еллар дәвамында ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Геннадий Илларионович Мещанинов җитәкләгән «Вербиченька» күп тапкырлар (2000, 2002, 2006 елларда) А. Кошица исемендәге хор коллективлары бәйгесендә Мәскәүдә катнашып, лауреат булган. Хор Киевта, Львовта, Черниговщинада һәм Кировоградщинада чыгыш ясаган.

Украина халкының тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча «Лелеки» («Ләкләкләр») Түбән Кама берләшмәсе эшли.

Яшел Үзәннең украин диаспорасы, җитәкчесе: Заруцкая Людмила Павловна. Яр Чаллы шәһәре украина диаспорасы, җитәкчесе: Маньковский Василий Владимирович.

 

Чыганак: Википедия