Удмуртлар: тарих һәм мәдәният
Удмуртлар
Фин-угор халкы; Удмурт Республикасының төп халкы. Үзатамалары – утморт, укморт; элек русларда – вотяклар, отяклар, татарларда – арлар
Саны, урнашуы
Удмуртларның гомуми саны – 552,2 мең кеше (2010), шул исәптән Удмурт Республикасында – 410,6 мең кеше. Киров (13 639 кеше), Пермь (20 819), Сведловск (13 789) өлкәләрендә, Башкортстан Республикасында (21 477), шулай ук Казакъстан Республикасында һәм Украинада тупланып яшиләр.
Татарстан Республикасында – 23,4 мең кеше, башлыча Әгерҗе, Баулы, Балтач, Кукмара, Менделеевск районнарында.
Тел
Туган телләре удмурт теле.
Дин
Башлыча православие динен тоталар, бер өлеше традицион мәҗүсилек инануларга тугрылык саклый.
Этногенез
Удмурт Республикасы территориясенә халык мезолит дәвереннән килеп урнаша башлый.
Борынгы удмурт халкының этник асылы ачыкланмаган. Удмуртлар формалашуның нигезен Идел-Чулман төбәгенең җирле халкы тәшкил итә.
Төрле тарихи чорларда төрле этник элементлар (һинд-иран, элгәреге төрки, соңгы төрки, славян, угор) кушыла.
Удмуртларның килеп чыгышы тамырлары Ананьино культурасына (б.э.к. VIII–III йөзләр) барып тоташа.
Безнең эра чигендә Ананьино культурасы нигезендә Чулман буенда җирле культуралар барлыкка килә. Алар арасында Пьянобор культурасы мөһим урын били, аның белән удмуртлар арасында аерылгысыз генетик бәйләнеш булуы ачыклана.
Безнең эраның 1 меңьеллыгының икенче яртысында яңа территорияләр үзләштерелү, көньяктан һәм Урал аръягыннан чит кабиләләр килү нәтиҗәсендә соңгы чор Пьянобор вариантлары (Полом культурасы, Азелино культурасы) җирлегендә борынгы удмурт этник тел бергәлеге формалаша, ул ихтимал, Вятка елгасының һәм аның кушылдыкларының түбән һәм урта агымнар бассейнында урнаша.
Тарих
Удмуртлар турында иң элеккеге искә алуларның берсе XII йөзгә (гарәп авторы Әбү-Хәмид әл-Гарнати хезмәтендә) карый.
Рус елъязмаларында удмуртлар беренче тапкыр Нократ гаскәренең Арча җирендә сугыш хәрәкәтләре турындагы язмада арлар, Арча кешеләре (1379) буларак телгә алыналар.
Удмурт этносы эчендә берничә төркем аерып карала, иң мөһимнәре – төньяк һәм көньяк төркемнәр. Аларның үсеше төрле этник-тарихи шартларда уза: көньяк удмуртларга – төркиләр (бисермәннәр), төньяк удмуртларга руслар йогынтысы сизелә.
Төньяк удмуртлар баштан ук үзенчәлекле сәяси һәм икътисади тарихи өлкә – Нократ җире составына керәләр.
Удмуртларның көньяк төркеме Идел буе Болгар дәүләте, соңрак Алтын Урда һәм Казан ханлыгы хакимлегендә була, 1552 елдан соң Рус дәүләтенә кушыла.
Вятка наместниклыгы (1780), соңрак Вятка губернасы (1796) оештырылу белән удмуртлар Глазов, Алабуга, Малмыж һәм Сарапул өязләре халкының күпчелеген тәшкил итәләр; дәүләт крәстияннәре катлавына кертеләләр.
1920 елда Вотяк (1932 елдан – Удмурт) автономияле өлкәсе оештырыла, 1934 елның 28 декабрендә автономияле республика (1991 елдан – Удмурт Республикасы) итеп үзгәртелә.
Фольклор
Удмурт авыллары тормышында авыл хуҗалыгы эшләре цикллары белән бәйле календарь-йола бәйрәмнәре зур роль уйный.
Йола бәйрәмнәре корбан чалуларны, дога һәм җыр рәвешендәге ялваруларны, хәвеф-хәтәр булдырмау, җирнең уңдырышлылыгын тәэмин итү, терлекләрне, гаилә әгъзаларының сәламәтлеген саклау максатындагы төрле магик гамәлләрне үз эченә ала (мәсәлән, «толсур» – кышкы кояш торгынлыгы көне, ул көнгә туй билгелиләр; «гырыны потон» яки «акашка» – язгы кыр эшләре башлану вакыты; «зор курон» – яңгыр теләү йоласы һ.б.).
Удмуртларның православиегә күчүе нәтиҗәсендә традицион йолалар сизелерлек дәрәҗәдә христианлык йогынтысына дучар ителә.
XIX йөз ахырында – XX йөз башында йола еш кына чиркәү бәйрәмнәре көннәренә (Раштуа, Пасха, Троица һ.б.) туры китерелә.
Рәсми христиан дине белән беррәттән озак вакытлар үзенә бер төрле гаилә-нәсел һәм аграр культлар нигезендә формалашкан дини карашлар саклана. Хәзерге вакытта удмуртлар диненең үзенә генә хас үзенчәлеге – анда дин элементлары белән бергә системалаштырылмаган фәнни белемнәрнең үзара үрелеп барган катлаулы синкретизм формалары булу.
2004 елда Казандагы, Чаллы, Әгерҗе, Минзәлә шәһәрләрендәге һәм республиканың күп кенә районнарындагы удмурт җәмгыятьләрен берләштерү өчен Татарстан Республикасында төп бурычы туган телне һәм мәдәниятне саклау булган Удмуртларның милли-мәдәни автономиясе оештырыла.
Татарстанда ел саен удмуртларның милли бәйрәме Гырон быдтон уздырыла. 2018 елда бәйрәм Балтачта 1 июльдә булып узды.
Чыганак: Татарика