Тукай тормышыннан 6 кызыклы факт: шагыйрьнең балачагы, дуслыгы, сәяхәтләре һәм мәхәббәте

Тукай тормышыннан 6 кызыклы факт: шагыйрьнең балачагы, дуслыгы, сәяхәтләре һәм мәхәббәте

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 133 ел булды. Тулы булмаган 27 ел гомере эчендә ул татар әдәбияты турындагы күзаллауларны үзгәртеп кенә калмыйча, ватандашларын агарту эшенә дә өлеш кертә алган. Ул күп санлы рус һәм чит ил классиклары әсәрләренең татар теленә тәрҗемәләре авторы, татар вакытлы матбугаты газет-журналларының чишмә башында торган, мөселман-шагыйрьләр арасында үз әсәрләренә иллюстрацияләр кертүдә беренчеләрдән булган, аның каләме астыннан бүгенге көнгә кадәр укытучылар һәм тикшеренүчеләр өчен өстәл китабы булып торган уку әсбаплары чыккан. KZN.RU порталы Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина белән очрашты, ул шагыйрь тормышыннан кызыклы фактлар белән уртаклашты.

Беренче гонорар акчасына өлкән апасы өчен алынган шкатулка 

Агач төбе рәвешендәге ачык фаянс шкатулканы Габдулла Тукай әтисе ягыннан өлкән апасы Газизә Зәбировага беренче гонорарын алганнан соң бүләк иткән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Газизә кечкенә Габдулла язмышында мөһим роль уйнаган. Ул Кушлавычта туган, әти-әнисен бик иртә югалткан. Шуннан соң малай төрле гаиләләргә тәрбиягә алынган – Соснада, Өчиледә, Казанда, Кырлайда яшәгән. Күп гаиләне алыштырып өлгергән кече абыйсының михнәтләре турында белгәч, Газизә апасыннан Габдулланы үзләре янына Җаекка (Казахстан) алуын сораган, нәтиҗәдә ул анда 12 ел яшәгән.

Бүген яхшы халәттә сакланган шкатулканы, шулай ук Тукай апасының камзолын һәм аның яраткан чәй касәсен Әдәби музейда күрергә мөмкин, анда аларны Газизә Зәбированың нәсел дәвамчылары тапшырган.

Кариев, Камал, Әмирхан белән дуслык

Җаек шәһәрендә Габдулла Тукай «Мотыйгия» мәдрәсәсендә укый - биредә дини белем генә түгел, дөньяви белем дә бирәләр, бүген аны инновацияле, алдынгы уку йорты дип атарлар иде. Шунысы кызык, укучылар Европа стиленә якын җәдит мәдрәсәсе формасын киеп йөргәннәр. Казанның Тукай музеенда тикшеренүчеләр тарафыннан яңадан торгызылган форма тәкъдим ителә.

Мәдрәсә укытучысы Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин Тукайга бик зур йогынты ясаган. Ул кечкенә шакертнең шигырьләр язарга омтылуын күргән һәм булачак бөек татар шагыйрен шигырь язу нигезләренә өйрәткән. Сүз уңаеннан, Тукай мәдрәсәне тәмамламаган, әмма бик күп вакытын үз белемен арттыруга багышлаган.

Габдулла үзенең  укытучысының улы Камил белән дуслашкан, аны беренче татар эстрада җырчыларының берсе дип атарга мөмкин. Аның белән бергә Тукай татар телендә кулъязма газет һәм журнал чыгара башлый. Соңыннан алар тулы кыйммәтле вакытлы матбугат басмалары чыгару белән шөгыльләнәләр: «Әл-гасыр-әл-җәдид» («Яңа гасыр») әдәби журналы, татар телендәге «Уклар» сатирик журналы.

Шунда ук, Җаекта, Тукай Габдулла Кариев белән дуслаша, ул киләчәктә татар артисты һәм татар театрына нигез салучы буларак танылачак. Алар шагыйрьнең соңгы көннәренә кадәр дус булганнар.

Тукайның тагын бер дусты драматург Галиәсгар Камал була. Нәкъ менә ул шагыйрьнең «Яшен» һәм «Ялт-йолт» журналларында басылган актуаль сәяси һәм социаль күренешләргә багышланган сатирик әсәрләренә, шулай ук Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына иллюстрацияләр иҗат иткән. Шагыйрь диндар кеше булган, шул ук вакытта ул еш кына, әлеге поэмадагы кебек, дини фанатизм, кайбер татар дин әһелләренең гыйлемсезлеге һәм наданлыгын тәнкыйтьләгән. Китап безнең вакыт өчен дә зур саналган 6000 данә тираж белән чыккан һәм бер ай дигәндә сатылып беткән.

Тукайның Казандагы тормышы чорында Фатих Әмирхан белән дуслыгы аерым роль уйный. Аның өчен ул, Җаектагы Мотыйгулла хәзрәт кебек, остазга әверелгән. Әмирхан үзенең хезмәтләрендә татарларны, шул исәптән Тукайны, дөнья мәдәниятенә, модасына, заманча әдәбиятына куша. Фатих Әмирхан эшләренең берсе эсперант-татар сүзлеге була, аның бер нөсхәсен үз автографы белән ул Тукайга бүләк иткән.

Тукай әсәрләре 40-ка якын телгә тәрҗемә ителгән

Җаек шәһәрендә Габдулла Тукай мәдрәсәдә генә түгел, ә тәрҗемәләр белән шөгыльләнү эшчәнлеген шунда башлап җибәргән рус мәктәбендә дә укыган. Тукай татар теленә тәрҗемә иткән беренче әсәрләрдән Иван Крылов мәсәлләре була, соңрак аларның 77-се Казанда аерым китап булып нәшер ителәчәк. Крылов мәсәлләреннән тыш Тукай Александр Пушкин әсәрләрен дә тәрҗемә иткән.

Г.Тукайның нинди китаплар укуы турында аның «Исемдә калганнар» автобиографик повестеннән белергә була. Мәсәлән, аны «Иман шарты» («Дин нигезләре»), «Хәфтияк» (Коръәннең җиденче өлеше), «Рисаләи Газизә» (Ислам пәйгамбәрләре һәм изгеләре тормышы турында риваятьләр), татар мәгърифәтчеләре, шул исәптән Каюм Насыйри әсәрләре кызыксындырган. Ул шулай ук Л.Н.Толстой һәм Байрон, Шиллер, Шекспир көнбатыш классикларын укыган һәм аларның мотивларын үз иҗатында да кулланган. Тукай әдәбиятны шулкадәр яраткан ки, аңа китап гимнына әверелгән шигырь дә багышлаган. Ә Сара Садыйкова, шагыйрьнең исемле премиясе лауреаты, шушы шигырьгә музыка язган («Китап»).

Шагыйрьгә К.Д.Ушинскийның «Газиз сүз» китабы зур йогынты ясаган, аның мисалында Габдулла Тукай татар мәдрәсәсе өчен әсбап булдырган. Бүгенге көнгә кадәр бу уку әсбаплары укытучыларның өстәл китаплары булып тора.

Татар шагыйренең әсәрләре 40-ка якын телгә тәрҗемә ителгән, моның өстендә 300-дән артык тәрҗемәче эшләгән.

Тукай үзенең зур мәхәббәте белән нибары биш тапкыр гына очрашкан

Тукайның илһамчысы һәм рухландыручысы Зәйтүнә Мәүлүдова булган. Ул Чистайда бай булмаган гаиләдә туган, һәрвакыт белемгә омтылган, газет-журналлар укыган, Габдулла Тукай шигырьләрен блокнотына язып барган. Анда шундый матур әсәрләрне кем язганын белү, шагыйрьне күрү теләге туган. Ул Казанга килеп Габдулла Тукай белән очрашкан. Ул вакытта аңа нибары 14-15 яшь, ә Тукайга 22 яшь булган.

Зәйтүнә Мәүлүдова һәм Габдулла Тукай нибары 5 тапкыр очрашкан, бу турыда «Габдулла Тукай. Мәхәббәтнең биш мизгеле» нәфис фильмында һәм «Шагыйрь мәхәббәте» операсында сөйләнә. Фильм 1944 елда, Тукай үлеменә 30 ел тулгач язылган Зәйтүнә Мәүлүдова истәлекләренә нигезләнә. Әдәби музейда бүгенге көнгә кадәр шагыйрь сөеклесенең блокнотлары саклана.

Зәйтүнә Мәүлүдова прогрессив мәдрәсә каршындагы курсларны тәмамлаган, укытучы булып эшләгән, Тукай вафатыннан соң кияүгә чыккан. Шунысы игътибарга лаек, аның улы Атилла Расих «Ямашев» китабы өчен Тукай исемендәге премия белән бүләкләнде.

Шагыйрьнең мәңгелек юлдашы - кәрҗин

Тукай әдәби музеенда шагыйрь сәяхәтләрендә аның мәңгелек юлдашы - кәрҗин саклана. Аның белән ул Әстерханда дусты һәм шагыйрь Сәгыйть Рәмиевта кунакта булган, Галиәсгар Камал белән Түбән Новгородка Макарьев ярминкәсенә барган, анда татар театр труппасы чыгыш ясаган. Шулай ук ул Уфага, Троицкка, Гурьевка бистәсенә, Петербургка һәм башка шәһәрләргә барган.

Сүз уңаеннан, Петербургка ул дин эшлеклесе, философ һәм тәрҗемәче Муса Бигиев чакыруы буенча килгән, бергә алар шәһәрдә татар газетын чыгарырга теләгәннәр. Бәлки Тукайның башкалага күченеп китү карарына аның дусты, беренче татар большевигы Хөсәен Ямашевның үлеме дә йогынты ясагандыр. Шунысын да әйтергә кирәк, ул вакытка Тукайн үзен начар хис итә башлаган – үпкә туберкулезы көчәйгән.

Ул вакытта Габдулла Тукайның дуслары аны беренче тапкыр табибка мөрәҗәгать итәргә үгетләгәннәр. Ул бу вакытны сузган, чөнки хастаханә – үлем алдыннан туктала торган соңгы станция, дип санаган. Петербургта шагыйрьне профессор Александр Поль караган. Ул Тукайга бик җитди авыру диагнозын куйган һәм аңа нибары бер ай гына яшәргә калганын әйткән. Хәер, диагноз куелганнан соң язучы тагын бер ел яшәгән.

Тукай беркайчан да Шамил Йортында булмаган

Соңгы көннәрен Габдулла Тукай хастаханәдә үткәргән, анда тырышып эшләвен дәвам иткән. Әдәби музейда аның Фатих Әмирханга, «Аң» журналының җаваплы сәркатибе Зәйнәп Хәсәнигә язган соңгы хатлары һәм «Толстой сүзләре», «Мәктәп» кебек соңгы шигырьләре тупланган.

Габдулла Тукай иҗатын өйрәнүчеләр татар шагыйре беркайчан да Шамил йортында, хәзерге вакытта әдәби музей урнашкан бинада булмаган, дип саный. Ләкин нәкъ менә ул шагыйрь белән хушлашу шаһиты булган, соңгы юлга аны Юнысов мәйданында 5-6 меңгә якын кеше озаткан.

Музейда шагыйрьнең үлгәннән соң ясалган битлеге дә урнаштырылган. Битлек эшләнгән беренче татар кешесе ул була. Тукайның дуслары моны түбәндәгечә аңлатканнар: киләчәк буыннар шагыйрьгә һәйкәл, скульптуралар урнаштырачак, картиналар язачак, ә моның өчен лаеклы үрнәк булырга тиеш. Үлгәннән соң эшләнгән битлекне Казан император университетының медицина факультеты студентлары ясаган. Соңрак мондый битлекләрне Фатих Әмирханга да, Галиәсгар Камалга да эшләгәннәр.

Исегезгә төшерәбез, Габдулла Тукай әдәби музее төзекләндерүдән соң 2018 елның көзендә ачылды. Биредә балалар өчен интерактив зал барлыкка килде, анда алар шагыйрьнең иҗаты турында шәүләләр театры, мультфильмнар, рәсем ясау, буяу аша белә алалар. Әдәби салонда Тукайга һәм аның замандашларына багышланган кичәләр, очрашулар, бәйрәмнәр уза. Өч телдә сөйләшүче робот шагыйрьгә багышланган экспозиция буенча экскурсия уздыра ала, ә Тукай-үзәктә килүчеләр бөек әдәбият эшлеклесе әсәрләре белән таныша һәм аларның сирәк нөсхәләрен күрә ала.

KZN.RU

Фото: Город Казань KZN.RU