Төрки-мөселман цивилизациясе: бердәмлек тамырлары

Төрки-мөселман цивилизациясе: бердәмлек тамырлары

Төрки-мөселман цивилизациясе: бердәмлек тамырлары

Татар халкының килеп чыгышын ачыклаганда төрки-мөселман цивилизациясенең бердәмлек тамырларын барлау мөһим. Цивилизацион бердәмлек халыкларның үсешен, аларның дәүләтчелеген һәм мәдәниятен билгели торган әһәмиятле күренешләргә буйсынган бөтенлекле, катлаулы система хасил итә. Табигый-географик тирәлек (экосистема) белән мөнәсәбәттә ул матди һәм рухи мәдәният тотрыклылыгын саклый һәм яңарып тора.

         

              Бөек Идел юлы

  Төрки-татар цивилизациясенең барлыкка килүе һәм үсешендә Евразия далаларының элек-электән борынгы дөньяның төрле урыннарын үзара тоташтыра торган сәүдә юлы һәм мәдәни казанышларны таныту мәйданы булуы мөһим роль уйный. Евразиядәге озын трансконтиненталь юллар булып Ефәк яки Идел юлы кебек сәүдә юллары, Шәрык илләреннән Урал буйларына һәм Себергә юнәлгән маршрутлар тезелеп китә. Аларның иң озыны – Бөек Ефәк юлы.  Дәверләр дәвамында аның буйлап төрле товарлар, гыйлем һәм технологияләр хәрәкәт итә. Барлыкка килүе исә төрки халыкларның, нигездә, сөннәрнең (һуннар), Гаребкә, көнбатышка хәрәкәте белән бәйле. Шулай алар Урта диңгез цивилизациясенең көнчыгыш чикләренә килеп чыгалар. Нәтиҗәдә, ефәк, фарфор, чәй, тәмләкечләр, көмеш эшләнмәләр, шулай ук фәнни ачышлар һәм техник казанышлар хакындагы мәгълүматлар да күчә-тапшырыла торган сәүдә юлы хасил була.

            

 Алтын Урда чоры (яки Үзәк Азия) ефәк янчыгы. ХIII гасыр       

                                                                         

      

   Көмеш тәңкәләр. ХIII гасырның икенче яртысы – ХIV гасырлар

  Соңрак, Урта гасырларда, сәүдә юллары Евразиягә муллык алып килүче челтәргә әвереләләр. Җир шарының бер ягында ясалган ачышлар тиз арада бөтен континентка билгеле була. Төрки цивилизациянең аны башка бөек мәдәниятләр белән бер баскычка куя торган казанышлары арасында үз әлифбаларын булдыруны (төрки рун һәм уйгыр язуы) күрсәтергә кирәк. Бу ачышның төркиләрнең үз мәдәнияте җимеше булуы аның кыйммәтен тагын да күтәрә. Шулай төркиләр гыйлемнәрне тапшыру һәм текстларда үз мәдәниятен саклау мөмкинлегенә ия булалар. Соңрак таралыш алган гарәп язуы төрки мәдәниятнең, үз нигезенә зыян китермичә, башкалар ирешкәнне үзләштерә алу сәләте турында сөйли.

 

                           

                 Барс сурәтләнгән касә. Алтын Урда чоры      

 

   

           

              Алтын Урда чорына караган көмеш касә. XIII гасыр ахыры – XIV йөз башы

  Рухи мәдәниятнең югары дәрәҗәсе төркиләрнең катлаулы мифологик күзаллаулар системасында да чагылыш таба. Төрки мәдәнияттәге дөнья моделе фәнни әдәбиятта, шартлы рәвештә, «тәңречелек» исеме ала. Аңа башка мифологияләр белән уртак сыйфатлар да, бу һәм теге дөньяны үзенчәлекле күрү дә хас. Әлеге ышанулар системасы, манихей һәм будда диннәре белән янәшә, Төрки һәм Уйгыр каганлыкларында яши, соңрак ислам тарафыннан кысрыклана һәм үзгәрә. Әмма аның калдыклары, ышануларга, дөньяны аңлатучы төшенчәләргә әверелеп, сакланып кала һәм төрки халыклар тарафыннан бүген дә кулланыла.

  Төрки халыкларга VIII гасырдан үтеп керә башлаган һәм Х йөздә күп кенә төрки бердәмлекләрдә дәүләт дине булып киткән ислам аларның цивилизацион асылын тудыруда катнаша. Евразиянең төрки-татар халыклары, үзләренең традицияләрен саклап калган хәлдә, мәдәни үсештә яңа юнәлеш ачалар.

 

                  

            X гасырдагы Ага-Базар. Рәс. Р. Ф. Хуҗин. 2011 ел       

                                 

 

       Ираннан килгән фаянс савыт. Биләр. ХI гасыр

  Мәдәни-технологик ачышлар, туклану һәм һөнәрчелек продуктлары белән бергә, Урта Азиядә иҗтимагый һәм сәяси үсешне тизләтү өчен нигез хезмәтен үти. Дала халыклары Урта гасырларда – бөтен дөньяга яңгыраган империяләр төзи. Аларның иң зуры – үзенең мәйданы белән Рим, Македония һәм Гарәп хәлифлекләрен дә уздырган Чыңгыз хан державасы. Әлеге мисаллар күчмәннәр мәдәниятенең дөнья цивилизациясенә йогынты ясаган тотрыклы һәм мөһим фактор булганлыгын дәлилли.

  Төрки-татар дәүләтләре һәм аларның мәдәнияте Алтайдан һәм Ордостан – Кече Азиягә һәм Идел буена кадәр тарала. Күрәсең, күчмән мәдәниятләрнең үз яшәү ареалын киңәйтүгә корылган үзенчәлекле иҗтимагый-мәдәни юнәлеше, теләсә нинди шартларга үзгәрүгә-яраклашуга сәләт – чит мәдәниятләр арасында да традицияләрен саклап калу, акрынлап җирле халыкларны мәдәни ассимиляцияләү сыйфаты белән бәйле була.

  Алга таба төрки-мөселман цивилизациясе, табигый-экологик һәм хәрби-сәяси вакыйгалар тәэсирендә, әле үсеш, әле акрынаю чорларын кичерә. Әмма нинди генә иҗтимагый-сәяси үзгәрешләр булмасын, үзәген, мәдәни асылын саклап кала.

                                 

Латинча-фарсыча- кыпчакча һәм алманча сүзлек – «Кодекс
куманикус»ның бер бите, анда татар теле турында язылган 
     

                                                         

   

             Ияләр төнне көтәләр. Рәс. Ә. С. Фәтхетдинов. 1998 ел

  Яңа мәдәни үзгәрешләр Европа яңарышы тәэсирендә һәм борынгы традицияләр нигезендә милләт һәм милли мәдәният формалашу белән бәйле була. Сыгылмалык һәм, иң мөһиме, җитди үзгәрешләргә сәләтле булу татарларны заманча шәһәр мәдәнияте төзегән милләтләр баскычына күтәрә, аларның үзаңын ныгыта; бу татар милләтенә XX гасырның кырыс сынауларын кичеп чыгарга ярдәм итә.

 

      

                Күченү. Рәс. Р. Г. Заһидуллин.  2014 ел

  Цивилизацион һәм мәдәни чикләрне җимереп ташлаган үзгәрешләр, яңарыш һәм глобальләшү шартларында бик аз цивилизацияләр генә мөстәкыйльлеген һәм үзенчәлеген саклап кала ала. Төрки-мөселман цивилизациясе шундыйлардан. Үсеш-үзгәрешләрнең озын-озак юлларын кичеп тә, күтәрелү һәм егылулар аша, бу мәдәният үзенең эчке мәдәни кодын һәм милли-мәдәни үзбилгеләнүен саклаган хәлдә тышкы яңарышка сәләтле булуын күрсәтте.