Төрекләр: тарих һәм мәдәният
Төрекләрнең мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренә, борынгыдан алып хәзерге көнгәчә шушы җирләрдә яшәүче халыклар мәдәниятеннән, меңнәрчә еллар элек, нигез салынган. Әлеге мәдәни җәүһәрләр борынгы рәссам, шагыйрь, музыкантларга да, хәзерге заман иҗат әһелләренә дә илһам биргән.
Төркиядә туганлык җепләре нык, алар бер-берсенә кунакка йөрешә, еш кына өлкән буын белән яшь гаиләләр бергә яши. Төрекләрдә өлкәннәргә ихтирам һәм җаваплылык зур, алар пунктуаль, шул ук вакытта ашыгырга яратмыйлар, бер көйгә яшиләр.
Мәдәният башлыча дини гадәтләрдән тора. Бу аралашуга, кешеләрнең бер-берсенә мөнәсәбәтендә дә сизелә. Гаилә җәмгыятьтә бик зур роль уйный. Биредә иртә никахлашалар, ир кеше хатынының тормыш дәрәҗәсен элеккесеннән түбәнрәккә төшерә алмый, шуңа күрә төрле социаль катламнар арасында никахлар булмый диярлек. Һәм, Европа никадәр генә йогынты ясаса да, биредә буыннан-буынга килгән гореф-гадәтләрне санган сукмау юк.
Мәдәният тарихы
Төркиянең күп өлеше урнашкан Кече Азия бай һәм каршылыклы тарихка ия, шулай ук беренче цивилизация урыны санала. Борынгыдан биредә яшәгән халык, табигый ки, моңа кадәр булган цивилизацияләрнең мәдәниятен үзенә сеңдергән.
Төркия мәдәнияте тарихы тамыры илнең госманлы үсеш чорына (1299-1923) барып тоташа. Бу чордагы әдәбият дини характерда була, аның үсешенә гарәп әдәбияты да йогынты ясый. Шул ук вакытта фольклор традицияләргә бай әсәрләр дә җитәрлек. Сөләйман Назыйф, Назыйм Хикмәт, Орхан Памук кебек язучылар Төркиядә генә түгел, бөтен дөньяда билгеле.
Төркия архитектурасын өч чорга бүлеп өйрәнәләр. Болар – сәлҗук чоры (XII –XIII гасырлар), Госман империясе чоры (XIV — XIX гасырлар), хәзерге заман чоры (XX – XXI гасыр башы). Төркия архитектурасы төрле чорларда салынган мәчетләр, кәрван-сарайлар, мәдрәсә, мунча-хамамнардан һәм башка үрнәкләрдән гыйбарәт.
Сәлҗук чорына гадилек, пропорция төгәллеге һәм гармония хас. Бу корылмаларның капкалары, төп ишекләре бай һәм затлы итеп бизәкләгән. Бик күп корылмаларның зур булмаган кечкенә ишегаллары бар. Монда Иран (Персия) мәдәнияте йогынтысы сизелә.
Госманлы чорына византия архитектурасы һәм Мисырның төзелеш традицияләре йогынтысы сизелә. Костантинопольдәге (Истамбул) Әйа-Суфия мәчете (София соборы) византия архитектурасы үрнәге булып тора. Әлеге чор корылмалары манаралар, аркалар, төрле стильләрне файдалану белән аерылып тора.
Хәзерге заман архитектурасы Кемал Ататөрек башлаган секуляризация cәясәте йогынтында дисәк тә була. Әгәр элек мәчет һәм мәдрәсәләр милли архитектураның төп үрнәкләре булса, 1920 елның уртасыннан дини корылмалар салу дәүләт тарафыннан хупланмый башлый. Шул сәбәпле Европа архитектурасы йогынтысы башлана. 1920 елдан офислар, музей, кунакханәләр, хөкүмәт корылмалары төзелеше башлана. Стильнең төп үзенчәлеге – гадилек, функциональлек, модернизм.
XVI гасырдан Госман империясендә «Карагёз» шәүләләр театры популярлаша. Спектакльләрдә курчаклар, марионеткалар, ут һәм декорацияләр файдаланыла. Курчакларны пәрдә артында торган актерлар уйната.
XIX гасыр уртасыннан Госман империясе Көнбатыштан килгән мәдәни күренешләрне үзләштерә башлый. Заманча театр формалаша. Төрек драматургиясенә нигез салучы булып Ибраһим Шинаси санала.