Торгынлыкны сизмәгән «торгынлык» буыны

Торгынлыкны сизмәгән «торгынлык» буыны

Бик тиздән Татарстан Республикасы төзелүгә 100 ел тулачак. Түгәрәк һәм мөһим юбилей – гасыр гына түгел, тулы бер тарихи дәвер! Шул ук 2020 елда 100 еллыгын билгеләп үтәчәк «Татарстан» журналы уртак юбилей хөрмәтенә «Буыннар» проектын эшли. Без  анда Татарстаныбыз тарихында эз  калдырган шәхесләр, вакыйгалар, күренешләр турында сөйлибез. Бүген без 70 нче еллар буынын – күп  кенә күркәм эшләр һәм күрсәткечләр буенча илдә беренче булганнарны искә төшерербез. Бу  саныбыз  – беренче миллиард тонна Татарстан нефтен табучылар, Түбән Камада беренче шиннарны һәм  Яр Чаллыда беренче «КАМАЗ» авыр йөк  машиналарын чыгаручылар, беренче Казан электричкасын юлга озатучылар һәм Түбән Кама ГЭСының беренче гидроагрегатын эшләтеп җибәрүчеләр, «Майский» теплица комбинатында беренче кыяр-помидор уңышын җыеп алучылар һәм беренче Ми‑14 вертолёт-амфибиясен җитештерүчеләр – торгынлыкны сизмәгән дә «торгынлык» буыны турында...

1970

• Татарстанда нефть табу күләме бер елга 100 миллион тоннага җитте. Бу нефть табуның илдәге иң югары күрсәткече була.

• Шагыйрь Сибгат Хәкимгә В. И. Ленин турындагы шигырьләре һәм поэмалары өчен РСФСР Дәүләт премиясе тапшырылды

• Казанда «Татарстан» кунакханәсе ачылды • Куйбышев мәйданында башкаладагы беренче җир асты кичүе барлыкка килде

• Казан киностудиясе «Татария. Год 1970-й» дигән беренче киң форматлы документаль фильм төшерде 1971

• Татарстанда нефтьнең беренче миллиард тоннасы табылды • Казанда ТЭЦ‑3 нең беренче чираты сафка бастырылды. Станцияне СССРның Европа өлешендәге бердәм энергосистемасына ялгадылар

1972

• Казан тимер юл вокзалыннан беренче электр поезды юлга чыкты

1973

• Түбән Кама Шин заводы беренче продукциясен чыгарды • Казан вертолёт заводында Ми‑14 вертолёт-амфибияләрен җыя башладылар

1974

• Яшел Үзән районының «Майский» теплица комбинатында помидор һәм кыярларның беренче уңышы җыелды

1975

• Татарстанда нефть табуның максималь дәрәҗәсенә ирешелде: аның күләме 103,7 миллион тоннага җитте

1976

• КАМАЗның төп конвейерыннан беренче авыр йөк  автомобиле төште

1977

• Татарстан башкаласында Яшьләр үзәге ачылды

• Сара Садыйковага ТАССРның халык артисткасы исеме бирелде

1978

• КДУның фәнни-тикшеренү химия институты директоры Борис Арбузовка һәм СССР ФА әгъза-корреспонденты, СССР ФАның Казан филиалы – Органик һәм физик химия институты директоры Аркадий Пудовикка «Фән һәм техника өлкәсендә Ленин премиясе» тапшырылды

1979

• Казанда миллионынчы кеше туды

• «Казан-2» аэропорты – Халыкара «Казан» аэропорты ачылды

• Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куючылар – пьеса авторы Туфан Миңнуллинга, баш рольне башкарган Шәүкәт Биктимеровка, режиссёр Марсель Сәлимҗановка театр сәнгате өлкәсендә К. Станиславский исемендәге РСФСР премиясе тапшырылды

• «Вечерняя Казань» газетасының беренче саны чыкты

• Казан дәүләт университеты Ленин ордены белән бүләкләнде • Түбән Кама ГЭСының беренче гидроагрегаты сафка бастырылды, сусаклагычның тирәнлеге 62 метрга җитте. Чулман һәм аның кушылдыклары, Иж елгасы үзәнлекләрендә 78 мең гектар мәйдандагы җирләр су астында калды. Сусаклагыч өчен Татарстан (91,4 мең гектар), Башкортостан, Удмуртия, Пермь өлкәсе территорияләреннән 173 мең гектар җир алынды