Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев: «…Кырау төшкән бәрәңге сабагы, баллы салам исләрен сагынып яшәвемне гаеп итмәгез инде...»

Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев: «…Кырау төшкән бәрәңге сабагы, баллы салам исләрен сагынып яшәвемне гаеп итмәгез инде...»

Мөхәммәт Мәһдиев күренекле язучы да, студентларның иң яраткан укытучысы да була. Халык аның һәр әсәрен йотлыгып укыса, студентларның иң ялкавы да аның  хәтта беренче парга куелган лекцияләренә дә килеп утыра. Юк, исемлек тикшерүдән куркып түгел (ул андай вак эшләр белән мавыкмый), ә лекциясе кызык, сөйләве матур булганы өчен студентлар аның дәресләренә өерелешеп йөри. Мөгәллим үзенең беренче дәресендә үк «Биш тиенгә – биш тиен»не сөйли. Ә аның кыскача эчтәлеге болай. Сугыш елларында базарда ике хатын куас сата, имеш. Тик аларның бу тәмле суларын берәү дә сатып алмый. Эш бармый, кесәгә акча керми, күңелсез. Нишләргә? Башта аларның берсе икенчесенә барып куас эчеп килә. Аннан икенчесе шул ук биш тиене белән кәсептәшенең куасыннан авыз итә. Шулай йөрешә торгач, чүлмәкләр дә бушый, кесәдә дә әлеге дә баягы сукыр бер тиен генә утырып кала. Мәһдиев бу мәзәкне тикмәгә генә сөйләми. Ул укыта торган ХХ йөз башы татар әдәбиятын инде  дистә еллар буе язучы һәм галим Ибраһим Нуруллин өйрәнгән, студентлар өчен дәреслек төзегән. Шуңа Мәһдиев болай ди: «Биш тиенгә биш тиен» биреп, сезнең вакытыгызны әрәм итәргә җыенмыйм. Нуруллин китабында барысы да тәфсилләп язылган, имтиханга әзерләнгәндә үзегез шуннан укырсыз. Ә мин сезгә китапларда язылмаган, әмма сез белергә тиешле нәрсәләрне сөйләргә тырышырмын».

Язучы Мөхәммәт Мәһдиев язган әсәрләренең төп темасы – элеккеге авыл, шул авылны сагыну. ХХ гасырның икенче яртысындагы татар авылын аның кебек белеп, яратып, эчке бер әрнү белән сурәтләгән тагын кем бар икән татар әдәбиятында? Язучының «Бәхилләшү» әсәре болай тәмамлана: «Кабартмалар, коймаклар пешкән, көзге вак яңгырда ризык исе таратып утырган туган җирем, кан яңартып яткан элеккеге авылым, хуш! Ул эскертләрне, ул ризыкларны, кырау төшкән бәрәңге сабагы, баллы салам исләрен сагынып яшәвемне гаеп итмәгез инде...». Әдибебез узган гасырның җитмешенче елларында авыл белән хушлаша. Ә һәр өч йортның берсе бушап калган бүгенге авылны күрсә нишләр иде икән ул?!

Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисенә дә халык дошманы ярлыгы салына һәм юк ителә. Язучының көндәлегеннән: «Озын тәнәфестә өйгә йөгереп кайттым. Әти төрмәдә, әни 4-5 баланы туйдырырга тиеш. Беркем эшләми. Фашистик алым белән безне изәләр. Әни әҗәткә он эзләп чыгып киткән икән дә кайтып керде. Мин ишек янында сөялеп торам. Әни берни дә тапмаган. Шунда әни мине кочаклап елады, и бала, сиңа нәрсә ашатыйм инде мин, дип. Мин дә еладым да мәктәпкә кереп киттем. Башка көнне озын тәнәфестә өйгә кайтмадым. Проклятие Сталину!».

Үзенә дә өстәгеләрдән күп «эләгә». «1970 елда  ел башыннан мине бик каты кыйный башладылар. Бер мәкаләм өчен. Шуннан мин неблагонадежныйлар исемлегенә кердем» (Иж-Бубый  мәдрәсәсе турында язылган мәкалә турында сүз бара – авт.). Докторлык диссертациясен дә сүтеп ташлыйлар. «1978 ел, 5 май көнне өлкә комитетына чакырып минем монографиягә суд ясадылар, шуның белән аның язмышы хәл ителде. Цензор  бөтен галимнәрне сүгеп чыгыш ясады. Судта минем монографиям эчендә ни барын да белмәгән кешеләр утыра иде, минем һәм Ибраһим Нуруллин (фәнни редактор) адресына күп гаеп ташладылар... Фәннең, әдәбиятның әлеге цензор кулына калуы бик кызганыч, әлбәттә». Өстәге кайбер иптәшләргә язучы Мәһдиевнең авыл темасына күп язуы да ошамый. «22.08. 1984. Өлкә комитетына чакырып әйттеләр: авыл турында күп яздың, кабатлана башладың. Бу теманы бераз ял иттер».

Белешмә

Мөхәммәт Сөнгат улы Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә Арча районының Гөберчәк авылында туа. Авылда җидееллык  мәктәпне тәмамлаганнан соң Арча педагогия училищесына укырга керә. Укуын тәмамлагач, мәктәптә укыта. 1950-1954 елларда Балтыйк флотында хезмәт итә. Аннан кайткач, мәктәптә эшләвен дәвам итә. 1954 елда, читтән торып, Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1960 елда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасының аспирантурасына укырга керә. 1964 елда кандидатлык диссертациясен яклый һәм кафедрада эшкә кала. Әдәби әсәрләр яза башлый. Беренче әсәре «Без - кырык беренче ел балалары» повесте басылып чыгуга, татар әдәбиятында иң укыла торган язучылар арасына керә. Китап укучылар аның «Фронтовиклар», «Бәхилләшү», «Кеше китә – җыры кала», «Ут чәчәге», «Каз канатлары», «Торналар төшкән җирдә», «Мәңгелек яз», «Исәнме, Кәшфи абый» һ.б.   роман һәм повестьларын кулдан-кулга йөртеп укыдылар һәм укыйлар.

Мөхәммәт Мәһдиев - РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе иясе.

Мөхәммәт Мәһдиев озакка сузылган каты авырудан соң 1995 елның 14 июнендә Казанда вафат була. Туган авылы зиратында җирләнә. 2000 елда туган авылында музее ачыла.

Фото: kpfu.ru