Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники: «Сатучы баласының комсомол булырга хакы юк, диделәр»

Татарстанның халык язучысы Әмирхан Еники: «Сатучы баласының комсомол булырга хакы юк, диделәр»

СССР вакытында комсомол яки коммунист булмыйча гына көн күрүче кешеләр бик сирәк иде. Бигрәк тә интеллегенция вәкилләре арасында. «Әдәбият партияле булырга тиеш» дигән күрсәтмә өстән төшкәч,  язучылар да партия әгъзасы булмыйча кала алмаганнар. Әмма бик аз язучылар гына партиясез булганнар. Шуларның берсе – Әмирхан Еники. Ул морзалар нәселеннән, затлы нәселдән. Әтисе сату-алу эшләре белән шөгыльләнгән. Булачак язучы Казанга килгәч, үзе дә китап кибетенә курьер булып урнаша. Шунда ул комсомолга керә. Аннан Донбасска китәргә мәҗбүр була, анда шахтерлар укыта. Бервакыт авылына кайткач, аны комсомол ячейкасына чакырып алалар һәм комсомол билетын күрсәтүне сорыйлар. Билетны алып калалар да: «Хәзер китсәң дә ярый, бүгенге көннән син комсомол түгел. Сатучы баласының комсомол булырга хакы юк», - диләр. Фронтта вакытта партиягә керергә бик кыстыйлар. Әмма ул, «бу бик җитди мәсьәлә, уйларга кирәк» дигән сылтау табып, эшне юри сузып килә. Сугыш вакытында партиягә керергә теләмәвенең сәбәбе – теләсә кемне партиягә ала башлыйлар. Еники исә болай уйлый: «Хәзер барысын да алалар, ә сугыштан соң һичшиксез «чистка» булачак. Эте-бете калыр, ә азрак уйлый торганнарны партиядән төшерәчәкләр. Ә партиядән бер тапкыр чыгарсалар, ул инде биографияңнең бозылуы дигән сүз. Менә шуларны уйлап мин партиягә керүдән тыелдым һәм бер дә үкенмим»

Әйе, Әмирхан Еники режимнан өстен булган, идеологиягә буйсынмаган. Шуның өчен әсәрләре дә чыкмый яткан. Ул беркайчан да хакимияткә яраклы әйбер язмый. Аңа үз халкын ярату, аны тәрбияләү, аның өчен борчылу хас. «Саз чәчәге» әсәрен генә алып карыйк. Тискәре герой – райком рәисе. Ул чакта түрәне тәнкыйтьләргә ярыймы соң инде? Әлбәттә, әсәрне бастырмыйлар. Хрущев «җепшеклеге» җиткәч кенә, әсәр дөнья күрә. Әсәрләренең авырлык белән генә укучыларга барып ирешүе турында автор үзе болай ди: «Шук аттай, буразнаны еш кына үзем бозып ташлый торган гадәтем бар. «Саз чәчәге» һәм «Рәшә» кебек әсәрләрем әнә шундыйлардан булды. Соңгысын әле бик озак еллар буена китап итеп чыгара алмыйча йөдәп беттем. Әле басылып чыккач та, тәнкыйть күп эләкте. Ә бер философ исә аның тетмәсен тетеп ташлады».

Язучылар производство романнары язу белән «чирләп» йөргән вакытта ничек Чехов, Толстойлар КАМАЗ, БАМ булмаган вакытта яза алдылар икән, дигән уй керә башка. Шул чорда да Еники үзенең темасыннан читкә китми. Беркайчан да «эш атлары» турында язмый. Бер шагыйрь «КАМАЗ машинасы кирәк миңа», - дип шигырь язган вакытларда Әмирхан Еники «Гөләндәм туташ хатирәсе» дигән әсәрен чыгара. Заманасы өчен ул бер бомба кебек була.

Әмирхан Еники  фронттан кайткач, «Шиһап абзыйның таныш кызы» дигән хикәя яза. Ул сугыштан соң беренче сайлауларга багышланган. Шуны журналга илтә. Басарга ризалашалар. Ләкин соңыннан редакция үзенекен өстәтә башлый. Хикәядә Сталин турында да, Молотов турында да сүз булмый. Гади авыл кешесе Шиһап абзый һәм ул фронтта күргән бер кыз турында сүз бара. Алар бер ротада эшләгән. Ул кызны, фронттан кайткач, депутатлыкка тәкъдим итәләр. Бик инсафлы, тәрбияле, кешеләрне кайгырта торган кыз. Шиһап абзый моңа бик куана... Ә Еникигә исә болай аңлаталар. Халыкның иң беренче депутаты - Сталин. Шуңа күрә аны хикәягә кертергә кирәк. Сталинның исән чагы, кертми кая барасың? Шуңа күрә автор бу хикәясен бер җыентыгына да керти: «Диктовка белән өстәлсә дә, минем кул белән өстәлгән бит», - ди.

Бервакыт Әмирхан Еники редакциягә сугышта язылган көндәлекләрен алып килә. Озак еллар узгач булса да, шуларны чыгарырга уйлаган. Аның көндәлекләрен укыган каләмдәшләре гаҗәпкә калалар. Сугышта булган язучыларның хатларында фәлән фашистны үтердем һ.б. шундый язулар күп була. Ә Еники язмаларында фашист юк. Ә бит безне шулай тәрбияләделәр, немец кеше түгел, дошман гына. Еники немецны кеше итеп күргән, аның да бит гаиләсе бар, аны да сугышка алып киткәннәр. Әлеге көндәлекләрдә «Себер китәрлек» җөмләләр була. Совет чорында ул көндәлекне берәр кешегә күрсәткән булса – саткан булырлар иде. Шуңа да саклап яткан инде ул аларны. Ул вакытта бер язучыда да андый фикерләр булмый...

1979 елда Татарстан Язучылар берлегенең рәисе Гариф Ахунов була. Ул обкомнан Еникинең 70 яшьлек юбилеен үткәрмәскә дигән карар төшүен хәбәр итә. Берлекнең партоешма секретаре Туфан Миңнуллин аңа: «Еникинең юбилеен үткәрмәсәк, халык күзенә ничек күренербез», - ди һәм, ярсып-дулап, обкомга бара да барысын да хәл итеп кайта. Актерлар йортында узган кичәгә бөтен асыл затлар җыела. Еники президиумга Нәкый Исәнбәт, Хәсән Туфанны да утыртырга тели. Ләкин рөхсәт бирмиләр. Шулай да бу кичә тын фетнә кичәсе була. Конъюнктурачы, куштан язучыларга бөтен шартлар тудырыла, ә Еники, Нурихан Фәттах, Аяз Гыйләҗев кебекләргә киртә куелган чаклар. Шуңа да Еники сәхнәгә күтәрелгәч, берничә яшь язучы торып баса. Президумдагылар аптырап кала. Ул заманда үзәк политбюросын сайлаганда гына торып басканнар. Яшьләргә кушылып, арттан тагын кемнәрдер тора, аннары бөтен зал торып баса. Президиум да аягүрә басып, Еникиның бөеклеген танырга мәҗбүр була. Язучыга Тукай бүләге дә үзенең бөтен шәкертләре алып  бетереп, дистә еллар узгач, 1984 елда гына бирелә.

Татарстанның мөстәкыйльлеккә бару юлларын күрү бәхетенә ирешкән Әмирхан Еники телебезне саклауга карата да үзенең акыллы фикерләрен әйтеп калдыра: «Татар халкының яртысы үз ана телен югалтты. Бу фаҗигадән ничек чыгарга соң? Татар балаларының һәммәсе дә үз ана телендә генә укый башларга тиеш. Безгә, шул максатка ирешү өчен, беренче нәүбәттә, башлангыч мәктәпләрне ачарга һәм аларның санын күбәйтергә кирәк. Адәм баласы укуын университеттан башламый. Мәктәпнең беренче сыйныфыннан башлый. Сүз укыта башлау турында гына бара. Ягъни бала үз телендә укый-яза белгәнчегә кадәр. Моның өчен дүртьеллык башлангыч мәктәпне тәмамлау җитәчәк. Шуннан соң инде баланың теләсә нинди телдә укуын дәвам итәргә хакы булырга тиеш. Татарның русча белмичә калу куркынычы юк. Ул аны белергә мәҗбүр! Ә русларны татарчага укытып азаплау бәрәкәтсез эш, минемчә».

Әмирхан Еникины русның күренекле язучысы Куприн белән дә «туганлаштырган» тарихчылар: «Бер галим  Пензада архивта эшләгәндә Еникиевлар шәҗәрәсен табып алган. Аның бер улы Еники булган, икенче бер улы Колынчак исемле. Димәк, алар бертуганнар булып чыга инде. Мин киткәнмен Еникидән, ә Куприн – Колынчактан. Шулай итеп, безне Куприн белән кардәш итеп куйдылар».

Белешмә:

Әмирхан Еники ( Әмирхан Нигъмәтҗан улы Еникеев) 1909 елның 2 мартында Башкортостанның Благовар районы Яңа Каргалы авылында туа. Гаиләләре  Дәүләкән дигән станциягә күченеп килгәч, шунда белем ала. 1925 елда Казанга килә. Казан университеты рабфагына укырга керә. Әдәби парчалар, хикәяләр яза башлый. 1927- 1933 еллар арасында Әмирхан Еники Донбасста, ә 1937- 1939 елларда Үзбәкстанның Маргилан шәһәрендә укытучы булып эшли. Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң «Совет әдәбияты» журналында әдәби хезмәткәр, Татарстан радио комитетында бүлек редакторы булып эшли, Казан авиация техникумында татар теле укыта. 1953 елдан - профессиональ язучы. Аның «Саз чәчәге», «Рәшә», «Гөләндәм туташ хатирәсе», «Әйтелмәгән васыять» һ.б. әсәрләре татар психологик прозасының матур үрнәкләре булып санала.

1984 елда аңа - Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, ә 1989 елда «Татарстанның халык язучысы» дигән исем бирелә.

Әмирхан Еники 2000 елның 16 февралендә Казанда вафат була. Яңа бистә зиратында җирләнә. Казан шәһәренең бер урамы аның исемен йөртә.

Фото: kazanutlary.rukitaphane.tatarstan.ru