Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев: «Бездә бит социализмның «с» хәрефе дә юк»
Казанда 60 нчы елларда уртак кухнялы, бер бәдрәфле, өч-дүрт унитазлы, түшәмнәреннән, стеналарыннан комы коелып тора торган черек идәнле, озын коридорлы, һәрберсе үзенчә «хуш искә» ия таш йортлар да, агач бараклар да шактый мул булган. Алар кызыл бәйрәмнәр саен тыштын акшарланса да, эчтән калтырыйлар. Аяз Гыйләҗевкә үзеннән аз гына яшьрәк, әмма чит илләрдә яшәп кайткан бер галим, социалистик ил өчен ят булган әнә шундый күренешләр турында сөйли. Язучы шулчак шыпырт кына болай ди: «Бездә бит социализмның «с» хәрефе дә юк!.. Тик моның турында әйтергә генә ярамый... Монда бит стеналар да ишетә... (телефонны да читкәрәк этеп куя). Өч кешенең башы кушылган җирдә телеңне тый. Бигрәк тә синең өчен кирәк... Мин сиңа хәзер бернәрсә дә әйтмәдем, аңладыңмы?..» Бу сүзләрне, киңәшләрне үзе дә нахакка рәнҗетелеп , яшьлегенең иң матур биш елын Сталин лагерьларында үткәрергә мәҗбүр булган олуг әдибебез әйткән.
«Галимҗан – авыл шоферы... Күккә һәм җиргә карап төрле уйлар уйлана белә торган, мәхәббәтнең изгелеген, олылыгын, кешенең мәхәббәтен кабатланмас горурлыкта булырга тиешлеген аңлаган тәрбияле, нечкә күңелле кеше... Ул матурлыкны кабул итә белә, үзе дә аны тудырырга омтыла, дөнья әдәбиятын – Экзюпериларны, Хемингуэйларны укый, төньякның гүзәл сихерчесе Григны бөек Сәйдәшне сөйгән кебек үк сөя, әмма барлыгы, бөтен яшәеше белән шушы җирдә, үзебезнең җирдә яшәүче бай рухлы егет. Җир дип атала торган планета кешесе...» Бу юллар әдипнең «Үги ана яфраклары» хикәясеннән. Әсәрне укыган һәм язучының үзен яхшы белгән кешеләр беравыздан Галимҗан – ул Аяз Гыйләҗев үзе, диләр. Әмма тормыш гел матурлыктан гына тормый шул. Аның ачысын да, төчесен дә күргән әдипкә артык кырыслык та, максимализм да, дошмансыз, конфликтсыз яши алмау да, ялганга, имитациягә каршы аяусызлык та, кемнең кем булуына карап тормыйча турыдан бәреп әйтү дә, кемгәдер бәя биргәндә чиктән-чиккә ташлану да, тотнаксыз сүзләр ычкындыру да хас булган, кыскасы, катлаулы да, каршылыклы да талант иясе инде. Бәлки әнә шул сыйфатлары аркасында үзенә дусларны яһүдләр арасыннан тапкандыр һәм бу милләт вәкилләренә мөкиббән киткәндер. Ул яһүдләргә бик хөрмәт белән карый, алардан гыйбрәт алырга чакыра. Аларның табигый зирәклеген, хезмәт сөючәнлеген, аеклыгын, белемгә омтылуларын хөрмәт иткән. Иң мөһиме, аларның бер-берсенә ярдәм итүенә, бердәмлегенә сокланган. Әлбәттә, моның төбендә үз халкының язмышы өчен әрнү хисе ята. Татарның бөтен фаҗигасе аның таркаулыгында булуын ул бик яхшы аңлаган. Бердәмлек идеясен бөтен халыкка җиткерә алмавына әдип бик нык борчылган.
Аяз Гыйләҗев тәнкыйтьне бик күп татыгын каләм иясе булган. Ул хәтта «Мин гомер буе тәнкыйтьчеләргә азык булдым» дигән махсус папка башлап, аларның барысын да шунда җыеп барган. Иң беренче сәхнә әсәре – «Җиз кыңгырау» дөнья күргәч, редакциягә аны тәнкыйтьләп 35 бәяләмә килә. Ә «Өч аршын җир» повесте «Совет әдәбияты» журналында басылгач, аны бик нык тәнкыйть утына тоталар. Журналның баш мөхәррирен, советка каршы әсәр бастыргансың, дип, бик еш обкомга чакырталар. Әсәр Мәскәүдә «Дружба народов» журналында рус телендә басылып чыккач, ул елның иң яхшы әсәре буларак, махсус премиягә лаек була. Хәтта Мәскәүдә аерым китап булып та чыга. Ә үзебезнең татар нишли? Идеология буенча җаваплы секретарь М.Вәлиев әдипне: «Каян табасың син безнең тормыштагы кыек якларны? Туктат инде!» - дип, өстәл сугып сүгә.
Аяз Гыйләҗев: «Язарга тулы иркенлек ачылгач, офыклардан кара болытлар тарала башлады гына дигәндә, халык үзгәрде дә куйды» - дип борчылган. Китап укучылар саны кискен кимүенә телесериалларны да гаепләгән, китапның бәясе артуы да моңа тәэсир итте дип санаган. Укучысы кимегәч, күңеле төшеп, кулына каләм аласы килмәгән чаклары да еш булган: «Уйланган әсәрләрем дә бар, әлбәттә.Ике-өч повестем, бер романым уйланган килеш тора. «Аръякта, басма чыккач та» дип исемен дә куйган бик шәп повестем бар. Ләкин мин аларга керешә алмыйм. Чөнки кемгә адреслыйм мин үз уйларымны? Бүген мин аны кабул итә торган укучыны күрмим».
Аяз Гыйләҗевнең табигатькә мөнәсәбәте дә үзенчә булган. Ул елның һәр фасылын яратып, көтеп алган, аның байлыгыннан файдаланганда рәхмәт укый-укый, ходайга ялварып, тагын шундый мизгелләрнең кабатлануын, балаларына да дәвам итүен сорый торган булган. Ул, язга чыгу белән, урманга барып, балтырган җыеп, тәмле аш пешерүне көтеп алган. Җәен урманга барып, шома көпшә, кәҗә сакалы һ.б. үләннәрне яратып, белеп ашавы турында ләззәтләнеп сөйләгән. Җәйләрен Иделдә балык тоу аның өчен җәннәт түре булып саналган. Көзләрен гөмбә җыйган.
Каракалпакстанда Татарстан әдәбияты һәм сәнгате көннәре узганда, Аяз Гыйләҗев урамда йөргән ишәкне кочаклап: «Синең дә, минем дә бер бүләгебез дә юк. Этләргә күргәзмәдә катнашып койрык болгаган өчен, медаль тагып җибәрделәр», - дип елаган булган. Сабыр иткән морадына җиткән, ди бабаларыбыз. Соңыннан әдибебез олуг бүләкләрнең күбесен алуга иреште.
Белешмә:
Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев 1928 елның 17 гыйнварында Сарман районы Чукмарлы авылында туа. 1948 – 1950 нче елларда ул – Казан дәүләт университеты студенты. Аңа да шәхес культын татырга туры килә. 1950 – 1955 елларда Казахстанда тоткынлыкта була. Кайткач, укуын дәвам итә. 1957 – 1963 елларда Аяз Гыйләҗев «Чаян», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Совет әдәбияты» («Казан утлары») журналларында эшли. 1961 -1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан бирле ул, профессионал язучы, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. Аяз Гыйләҗев «Өч аршин җир», «Урталыкта», «Җомга көн кич белән», «Балта кем кулында?», «Йәгез, бер дога!» кебек әсәрләр иҗат итеп халык күңеленә юл алды. Ул РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның Г.Тукай, Россиянең М.Горький исемендәге дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык язучысы.
Аяз Гыйләҗев 2002 елның 13 мартында вафат була. Татар зиратында җирләнгән.
Фото: tatarica.org