Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһапов: «Безголосый җырчылар гына микрофонга өрә»

Татарстанның халык артисты Рәшит Ваһапов: «Безголосый җырчылар гына микрофонга өрә»

Халкыбызның моңлы сандугачы, мәшһүр җырчыбыз Рәшит Ваһаповка Ходай  табигатьтә сирәк очрый торган үзенчәлекле тавыш биргән. Белгечләр аны «лирик-драматик тенор» дип бәялиләр. Киң сулышлы, матур тембрлы, гаҗәп көчле, иң югары ноталарда да иркен, табигый яңгырый торган тавыш. 1950 елда Бөтенсоюз радиокомитетының сәнгать советында Рәшит Ваһапов язмаларын тыңлаганда, РСФСРның халык артисты, профессор С.И. Мигай, соклануын тыя алмыйча, болай дигән: «Мине Казанга чакырсалар, мин бу җырчыны Альфред итәр идем. Аның тавышы көчле, тембры бик матур, сулышы иркен. «Травиата» операсында соклангыч  Альфред булыр иде ул».

Рәшит ВаҺапов радиога, филармониядәге репетицияләргә мавыгып йөри. Казандагы музыкантлар, концертмейстерлар белән шөгыльләнү җырчы өчен бик кирәкле, файдалы булса да, сирәк эләгә торган тансык күренеш. Чөнки ул туктаусыз юлда, берөзлексез гастрольләрдә. Кайчакта алар 6-7 айларга сузыла. Шуңа да аның кат-кат репетицияләр үткәрергә, яңа әсәрләр өстендә эшләргә физик мөмкинлеге калмый. Шуңа күрә аның симфоник оркестр белән язылган җырлары да берничә генә. Мисал итеп, «Таң атканда», «Бибисара» җырларын китерергә була. Димәк, бертуктаусыз гастрольләр, бары тик гармун һәм баян белән генә җырлау Рәшит Ваһаповны иҗади яктан чикләгән дә. Моны ул үзе дә аңлаган. 1958 елны бер җыелышта чыгыш ясап, бу хакта ул ачынып сөйли: «Халык алдына чыкканда безгә гармун, баян белән генә чикләнергә ярамыйдыр. Чөнки хәзерге тамашачы бик таләпчән. Ул бөтендөнья классик музыкасын да яхшы аңлый инде. Безгә дә инстументаль ансамбльләр, оркестрлар белән чыгышлар турында уйларга кирәк». Ваһапов микрофонны яратмый. Зур залларда да үз тавышы белән җырларга тырыша. «Безголосый җырчылар гына микрофонга  өрә», - дип әйтергә  ярата.

Рәшит Ваһапов җырлаган 1940-1950 нче еллар бик авыр еллар була. Илдә сугыш бара, авыл җирендә ачлык, ялангачлык. Артистларның да өсләренә кияргә юньле киемнәре булмый. Рәшит Ваһаповка филармониядән толып һәм итек бирәләр. Толыбы бик кыска, итеге бик озын кунычлы булып чыга. Ул вакытта юллар бик начар. Көзге пычракларда, кышкы бураннарда авылдан авылга йә ат җигеп, йә җәяү йөриләр. Колхоз рәисләре артистларга атларның иң начарларын бирә. Атлар батып, егылып калган вакытлар да була. Артистлар атны саклап калу өчен тырыша, чөнки ат үлә икән, хөкемгә тарталар. Артистларны квартираларга кертәләр. Халыкның хәле коточкыч авыр, бет баскан. Шуңа артистлар коры сәкеләрдә йокларга тырышалар. Клубларга ягылмый, салкын, электр уты юк, лампа гына. Ваһапов кешеләрне бик ярата. Бигрәк тә авыл кешеләрен. Авылларга гастрольләргә чыкканда, сумкасына чәйләр төяп чыга торган була. Авыл карт-карчыкларын бик ярата, аларга күчтәнәч чәйләрен өләшә. Яннарына утырып, сөйләшеп, җырлап кайта торган була. Группасындагы артистлар да бик үз иткәннәр аны. Ул аракы эчмитәмәке тартмый. Бригадасына да эчүчеләрне алмый. Шуңа да халык аның концертларына,  еллар авыр, акча булмаса да, ургылап килә. Күп кенә бригадалар филармониягә зыянга эшләсәләр, Ваһапов бригадасы исә һәр гастрольдән табыш белән кайткан. Филармония аның исәбенә яши. Ул акча алып кайткач, эшләүчеләргә хезмәт хакы түлиләр. Шуңа күрә аның гастрольдән кайтуын бөтен коллектив зарыгып көтеп торган.

Берсендә аларның бригадасын Урта Азия якларында бик зурлап каршылыйлар. Андагы бер артист ничәдер бүлмәле зиннәтле фатирына, ничәдер катлы дачасына кунакка чакыра. Озакламый теге артист үзе дә Казанга гастрольләргә килә. Ләкин кунак ашы кара каршы булса да, Ваһапов аны үзенең бер бүлмәдә кысылып яшәүче фатирына чакырырга уңайсызлана. Анда прокатка алган пианинодан гайре берни дә булмый. Шуңа оят булса да, ул үзләрен бик шәп кунак иткән артисттан качып калырга мәҗбүр була.

Ул вакытта сәяси, идеологик басым бик көчле. Һәр программа, һәр җыр цензура аша үтә. Программага партиягә, Сталинга мәдхия җырлаган әсәрләрне кертү мәҗбүри була, шунсыз программа расланмый. Цензура кире борган җырлар да булгалый. Бигрәк тә мәхәббәт турында күп җырлыйсыз дип тәнкыйтьлиләр. Нәҗип Җиһановның «Сталинга сәлам» дигән җырын җырларга туры килә аңа. Бервакыт ул бу җыр хакында музыка белгече Зәйнәп Хәйруллинага болай ди: «Зәйнәп, син Җиһановка әйт, минем бу җырны бормалар, бизәкләр өстәп җырлыйсым килә. Их, мин бу җырны шулкадәр матур итеп җырлар идем!» Зәйнәп ханым Ваһаповның теләген Җиһановка җиткерә, әмма ул рөхсәт итми. Мулла булган әтисе халык дошманы дип юк ителгәч, җырчы бик күп михнәтләр, чикләүләр, нахакка рәнҗетүләр күрә. Шуңа ул каршы барудан мәгънә юк икәнлеген бик яхшы аңлый.

Рәшит Ваһапов – татар халкы өчен легендага әйләнгән шәхес. Аның турында халык арасында нинди генә риваятьләр, имеш-мимешләр, сүз дә юк, гайбәтләр дә күп сөйләнә. Имеш, ул юлда туңып үлгән. Имеш, аны бер офицер аткан. Имеш, ул чит илгә качкан. Искиткеч чибәр артистның күп хатын-кызларга гашыйк булуы хакында да сүзләр күп йөргән. Аның чыннан да ике хатыны булган. Беренче хатыны балалары белән Мәскәүдә калган, Казанга килергә теләмәгән. 1957 елда Мәскәүдә татар сәнгате декадасы вакытында Рәшит Ваһапов зур концерт бирә. Зал шыгрым тулы. Сәхнәгә чыгып җырлый башлауга, аның күзе залның уртасында утыручы газиз балаларына төшә. Аларны күрү аңа шулкадәр тәэсир итә ки, ул дулкынлана, йөрәген әллә нинди хисләр биләп ала, тирләп-пешеп чыга һәм... тавышы өзелә. Ваһапов сәхнәне ташлап чыгып китә. Соңыннан бу очрактан файдаланып, аны әле «непрофессионализмда» гаепләргә тырышалар. Ул гомере буе ике гаилә арасында бәргәләнеп яшәргә мәҗбүр була.

Бөек җырчының үлеме дә бик яшьли һәм аяныч була. Күп имеш-мимешләргә дә урын калдыра. Әмма  ясалган операция  уңышлы чыкмый, ул үлем белән тәмамлана.

Белешмә:

Рәшит Габделваһап улы Ваһапов 1908 елның 7 маенда Нижгар өлкәсе Кызыл Октябрь районы Актүк авылында мулла гаиләсендә туа. Әтисе «халык дошманы» буларак кулга алына һәм 1937 елда атып үтерелә.1920-1926 елларда Нижгар татар педагогика техникумында читтән торып укый. Шул елларда төрле авылларда укытучы, мәктәп мөдире булып эшли. 1936-1939 елларда Мәскәүдә Татар опера студиясендә укый. 1938-1940 елларда Мәскәүнең  Татар мәдәнияте йортында актер булып эшли. 1941 елда аны Казанга чакыралар. 1941 елның 27 маеннан Ваһапов - Татар дәүләт филармониясе солисты. Ул гомере буе гастрольләрдә йөри. Ваһапов – татар халык җырларын һәм композиторларыбыз әсәрләрен иң оста башкаручыларның берсе. Аның башкаруындагы «Уел», «Кара урман», «Галиябану», «Зөләйха», «Нурия», «Рәйхан», «Эскадрон», «Гөлҗамал»  кебек җырлар, С.Сәйдәшев, М.Мозаффаров, Җ.Фәйзи кебек композиторларның җырлары популярлык казана. Хезмәт казанышлары өчен Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исем бирелә.

Рәшит Ваһапов 1962 елның 14 декабрендә уңышсыз операция вакытында вафат була.  Яңа бистәдәге татар зиратында җирләнә. Аның турында фильм, китаплар бар, туган ягында һәйкәл ачылган. 2004 елдан башлап, ел саен аның истәлегенә Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале үткәрелә.

Фото: tatar-congress.org