Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичев: «Күкрәгемә кочып тыңлар идем тавышыңны»

Татарстанның халык артисты Хәйдәр Бигичев: «Күкрәгемә кочып тыңлар идем тавышыңны»

1990 елның 1 сентябре Хәйдәр өчен иң кадерле, иң бәхетле көн булгандыр: аның күптән көткән кызы - Айсылуы туа. Бу Хәйдәр өчен искиткеч зур шатлык була. Ул бар дөньясын онытып, шул нәни кызчыгы белән була. Ул аны шулкадәр ярата, шулкадәр назлап иркәли. Кызы тугач, Хәйдәр үзе дә ничектер яшәреп китә, эчке бер рухи яңарыш кичерә. Газиз баласына булган чиксез мәхәббәт аның иҗатына да илһам, дәрт өсти. Әмма бәхетле көннәр озакка бармый. Фаҗига якында гына сагалап торган икән шул . 1991 елның 10 маенда кызы Айсылу... үлә. Балага полиомиелитка каршы укол ясаганнар да, шуннан ул үзен начар хис иткән... Бу фаҗига Хәйдәргә шулкадәр авыр тәэсир итә, баһадирдай көчле кеше сынып, сыгылып төшә. Кызының үлеме Хәйдәрне икенче кеше итә. Айсылуы тугач, очынып йөргән, булсынга дип чапкан Хәйдәр канаты сынган кошны хәтерләтә. Аның өчен бу дөньяның бар яме, кызыгы бетә. Иҗатында да төшенкелеккә бирелә. Җырларның сагышлыракларын, моңлыракларын сайлый башлый. Шул елның көзендә композитор Рәшит Кәлимуллин «Кайчан гына очрашырбыз?» дигән җыр яза. Бу җырны Хәйдәр бик яратып өйрәнә, чөнки ул аның шул чактагы рухи хәләтенә бик туры килә. Аны ул кызы Айсылуга багышлап җырлый:

      Кайчан гына очрашырбыз,

      Сөйләр идем сагышымны.

      Күкрәгемә кочып тыңлар идем,

      Тыңлар идем тавышыңны.

Кызганыч, Хәйдәр Бигичевның үзенең  дә  үлеме бик аяныч була. Тромб өзелеп хастаханәгә килеп эләксә дә, табиблар аңа тиешле ярдәмне вакытында күрсәтеп җиткерә алмыйлар. Аны бер хастаханздән икенчесенә күчерәләр, хатынын (Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваны) дарулар эзләтеп, бер даруханәдән икенчесенә чаптыралар. Ләкин 49 яшьлек бөек артистның гомерен саклап кала алмыйлар.

Белешмә:

Хәйдәр Аббәс улы Бигичев 1949 елның 16 июнендә хәзерге Түбән Новгород (җирле сөйләмдә - Нижгар) өлкәсенең Чүмбәли авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, өч ел армиядә хезмәт итә. Мәскәүдә  заводта эшли. Казаннан гастрольгә килгән артистлар (алар арасында - җырчы Фәхри Насретдинов) аны Казан дәүләт консерваториясенә алып киләләр. Укыган вакытында ук ул Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрына солист итеп чакырыла. Опера театрында куелган әсәрләрдә ул төп рольләрне башкара. «Кармен»да – Хозе, «Тоска»да – Каварадосси, «Пиковая дама»да – Герман, «Борис Годунов»та Самозванец партияләре Бигичевның киң диапозонлы җырчы икәнлеген исбатлый. Дж. Вердиның «Отелло» операсындагы Отелло образы исә иҗатының йөзек кашы була. Татар операсын танытуга Бигичев башкаруындагы Самат (Х.Вәлиуллин, «Самат»), Җик Мәргән (Н.Җиһанов, «Җәлил»), Батырҗан (С.Сәйдәшев, «Наемщик»), Закир (Б.Мулюков, «Кара йөзләр»)  рольләре өлеш кертә.  Ул Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.

Хәйдәр Бигичев 1998 елның 13 ноябрендә вафат була. Кабере Казанда, Яңа бистә зиратында. 2016 елның 16 июлендә туган ягы – Кызыл Октярь районы үзәге Уразавылда һәйкәл ачылды.

Источник фото: mtss.ru