Татарстанның халык артисты Галия Кайбицкая: «Сәйдәштән башка мин җырчы булып китә алмаган булыр идем»
Габдулла Тукай Уральск шәһәрендә, булачак олуг артистка Галия Кайбицкая гаиләсендә еш кунак була. Ул вакытта Галия Кайбицкая бишек баласы гына була. Галиянең әтисе Мотыйгулла Төхвәтуллин - Тукайга мәдрәсәдә белем биргән мөгәллим. Тукай Галия яткан бишекне тирбәткәндә: «Бигрәк шәп елый, мөгәен, бу кыз җырчы булыр!», - дигән булган. Сөйләшә башлауга, Галия Тукай шигырьләрен сөйли башлаган һәм аны һәрчак: «Син, һичшиксез, артист буласың!», - дип үсендерәләр. Сөекле шагыйребезнең күңеле дөрес сизенгән, ул Галия Кайбицкаяның алдагы язмышын, булачак һөнәрен инде бишектә чагында ук билгеләп куйган.
Кайбицкаяның тормыш юлында олуг шәхесләр шактый очрый. Шуларның берсе – Салих Сәйдәшев, ә икенчесе – Кәрим Тинчурин. Күренекле язучыбыз Сибгат Хәким, шуңа да бөек җырчыны туган көне белән котлап, болай дигән: «Галия ханым! Тукайны, сезне зур дөньяга чыгарган нигезгә рәхмәт! Сез бәхетле кеше икәнсез: Тукай сәнгатькә озатып калган, Сәйдәш, Тинчуриннар каршылаган, гел талантлар арасында сезнең гомер – җыр. Сезнең гомергә карата, чынлап узды, дип әйтергә мөмкин: матурлык, нәфислек, заман белән бергә күтәрелгән тавыш, милли театр тудыру дәрте, илһам ашкынуы – барысы да сезнең тавыш булып чыңлады кебек».
Галия Кайбицкая Казан театр техникумына укырга керә. Актерлык сәнгатен аларга Кәрим Тинчурин укыта. Студент кызга ул үзенең «Сүнгән йолдызлар» спектакленнән төп рольне – Сәрвәр ролен бирә. Шулай итеп, беренче курс студенты театр артисты да булып китә. Театрдагы иң данлыклы спектакльләрдә – «Ак калфак», «Ил», «Наемщик», «Асылъяр», «Кандыр буе», «Сүнгән йолдызлар» да мәхәббәт гүзәлләрен шаулатып уйный. Шул ук елны Тинчурин Кайбицкаяны Салих Сәйдәшев белән дә таныштыра. Бу дуслыкның нәтиҗәсе - драма артисты булырга җыенучы Галия опера артисты булып китә. Сәйдәшевнең барлык җырларын иң беренчеләрдән булып җырлаучы да ул була. «Сәйдәштән башка мин җырчы булып китә алмаган булыр идем»,- ди Галия Кайбицкая.
Кайбицкая унсигез яшендә театр артисты С. Айдаровка кияүгә чыга. Уллары тугач, алар аерылышалар. Галия ире белән бер театрда эшләргә теләмәгәнлектән, Әстерханга күченеп китәргә җыена. Анда китәр алдыннан туган җире Уральскига бара. Шунда ул иреннән хат ала. Ире хатында аның Казанга кире кайтуын, ә үзенең, киресенчә, Әстерханга китәргә теләве турында яза. Галия кире кайта. Тик бу ялган хат була. Театрга килеп керсә, аерылган ире шунда утыра. Баксаң, хатны Тинчурин белән Сәйдәш иренә әйтеп торып яздырганнар икән. Галия бик нык хурлана, елый башлый. Ике олпат шәхес аны тынычландыралар, Казаннан китмәскә өндиләр, фатир белән ярдәм итәргә ышандыралар. Кайбицкая кала, элеккеге ире белән, парлашып, сәхнәдә уйныйлар. Шул ук елда Сәйдәш аны яңа гына Мәскәү консерваториясен тәмамлап кайткан Ильяс Әүхәдиев белән таныштыра. Алар кавышып бергә яши башлыйлар. Шулай итеп җырчы Казанда кала. Бәхет дими, ни дисең инде моны! Шуңа да Кайбицкая бу ике шәхескә гомере буе рәхмәтле булып яши.
Тинчуринны «халык дошманы» дип атаган елларда, аның сүзләренә язылган җырларны һәм аның спектакльләрендә яңгыраган музыканы яндырачаклар икән дигән сүзләр тарала. Сәйдәш хастаханәдә ятканда, бу хәбәрне Кайбицкаяга җиткерә һәм ничек тә бу мирасны алып калырга иде ди. Артист радиога бара. Бирмиләр. Шулай итеп, бик күп матур, уникаль язмалар мәңгегә юкка чыга. Имеш, бу эшнең башында Нәҗип Җиһанов торган. Аның Сәйдәшне сөймәве, аннан көнләшүе турында, аңа гел аяк чалуы турында тикмәгә генә халык арасында күп легендалар йөрмәгәндер инде?
Галия Кайбицкая сугыш вакытында шәһәр Советының депутаты була. Ул фронттагы якташларына бүләкләр җыюны оештыра һәм концерт бригадасы туплап сугыш барган якларга чыгып китәләр. Алгы сызыкка барып, күп концертларны бомбалар яуганда, ядрәләр сызгырганда куялар. Шулай күчеп йөргәндә, артистлар утырган арба янына гына бомба төшә. Арба каплана. Баянчы Фәйзулла Туишевны шартлау дулкыны бер якка, Галияне икенче якка тотып томыра. Кайбицкая шунда контузия ала. Шулай да артистлар илле концерт куйганнан соң гына Казанга кайталар.
Белешмә:
Галия Мотыйгулла кызы Кайбицкая 1905 елның 21 маенда Җаек (Уральск) шәһәрендә туа. Әтисе Мотыйгулла Каһирәдә укыган алдынгы карашлы кеше була. Әнисе Гыйззеназ утыз елдан артык ире салган мәдрәсәдә хатын-кызлар укыта. Ул татар дөньясында беренче булып кызлар хорын оештыра. Кечкенә Галия шул хорның танылган башкаручысына әверелә. 15 яшьлек кыз Җаекта оештырылган татар театр труппасы спекткльләрендә катнаша башлый. 1923 елда Галия Кайбицкая Татар театр техникумына укырга керә. Шул ук вакытта татар драма театрында музыкаль спектакльләрдә катнаша башлый. Тирән музыка белеменә омтылышы аны Көнчыгыш музыка техникумына китерә. 1934 елда Галия Кайбицкая Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенә җибәрелә. 1939 елда ул яңа гына ачылган Татар опера театрының төп җырчысына әверелә. 1940-1950 нче елларда опера театры сәхнәсендә Галия Кайбицкая барлык татар опера һәм музыкаль комедияләрендә диярлек төп партияләрне (мәсәлән, «Алтынчәч» операсында - Алтынчәч, «Наемщик»та - Гөлйөзем, «Башмагым»да - Сәрвәр, «Галиябану»да - Галиябану, «Качкын»да - Рәйхана», «Түләк» операсында - Сусылу һ.б.) зур осталык белән башкара. Рус һәм чит ил операдарында бик тә катлаулы партияләрне башкаруы («Риголетто»да -Джильда, «Травиата»да - Виолетта, «Фаус»та - Маргарита, «Патша кәләше»ндә - Кар кызы) җырчының зур осталыгы турында сөйли. Сирәк очрый торган табигый сәләте, яңгыравыклы ягымлы тавышы белән Галия Кайбицкая башкару осталыгының зур биеклекләрен яулый. Ул хатын-кызлар арасында, беренчеләрдән булып, Татарстанның халык артисты дигән мактаулы исемгә лаек була.
Галия Кайбицкая 1993 елның 16 маенда Казанда вафат була. Татар зиратында җирләнгән. Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында музее эшли.