Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова: «Бибидән Бибинургача барып җиттем»

Татарстанның халык артисты Фирдәвес Әхтәмова: «Бибидән Бибинургача барып җиттем»

Театр - кызыклы да, катлаулы да дөнья ул. Театр кайберәүләргә мәхәббәт гүзәле булырга куша, кайберәүләргә үтә кискен характерлы рольләрне, карчыкларны, олы-олы хатыннарны уйнарга боера. Ә Фирдәвес Әхтәмова һәрвакыт чая характерлы образлар иҗат итә. Ул уйный торган чәчрәп торган кызлар, теле телгә йокмый торган әбиләр, драматик холыклы карчыклар, сагышлы хатыннар – Фирдәвес Әхтәмованың иҗат өлкәсе. «Американ»дагы Мәйсәрәсе, «Сүнгән йолдызлар»дагы Фатыймасы артистканың көлке тудыра торган һәм лирик образларның могҗизасы булса, «Әниләр һәм бәбиләр»дәге Алтынчәч, «Өчәү юлга чыктык»тагы Фатыймасы, «Соңгы хат»тагы Розалиясе Әхтәмованың драматик сәгатьтәге могҗизасы иде. Әмма Фирдәвес Әхтәмованың иң популяр эше Г.Камалның «Беренче театр» пьесасы нигезендә төшерелгән фильмдагы Биби образы икәне шиксездер. Бу рольне уйнаучы атаклы артистлар бик күп була. Аларның күбесе Бибине чыннан да аңгыра асрау итеп башкарган. Фирдәвеснең Бибиен халык аңгыра сарык  итеп түгел, ә  барысыннан да акыллы, хәйләкәр, чая итеп истә калдырды. Аның бу эше кинотасмада мәңгеләштерелгән.

Әйе, бөтен артистлар да, Галиябану-Хәлил, Таһир-Зөһрә булырлар иде. Ләкин тормышта һәркемнең үз урыны була. Театрда да шулай. Шуңа да Камал театрының легендар режиссеры Марсель Сәлимҗанов тикмәгә генә: «Миңа Равил Шәрәфиевтән озынрак, Рәшит Шамкайдан кечерәк буйлы артистлар да кирәк», -  димәгән инде.  Театр бит ул – тормышның үзе. Ә тормышта төрле кеше бар - озыны да, кыскасы да, ябыгы да, тазасы да, матуры да, ямьсезе дә. Фирдәвес Әхтәмованы да Сәлимҗанов виолончель белән чагыштырган: «Музыкаль төркемнең үз скипкасы, үз гитарасы була. Менә Фирдәвес безнең  театрның  виолончеле ул. Аның тавышы 40 елдан артык яңгырап торды, андый тавышны тынгач та тиз генә оныта торган түгел, әле озак колакта яңгырап тора».  

Театр артисткасы булам, дип укырга керергә документлар бирергә килгән Фирдәвескә театрның  бер артисты әллә чынлап,әллә шаяртып: «Акыллым, монда бит матур кызларны гына алалар», - дип әйтеп ташлаган. Башка берәү булса, бу сүзләрдән соң йөгереп чыгып китәр иде дә, театр ишеген үзе өчен мәңгегә ябып куяр иде. Юк, алай итми. Ходай кемне ничек яраткан бит. Бу сүзләрне аңа соңыннан да еш ишетергә туры килгән. Мәскәүдәге Щепкин исемендәге Югары театр училищесында бергә укыган сабакташы, ахирәт дусты Нәҗибә Ихсанова да «Ямьсез Фирдәвес» диләр иде аны дип искә ала: «Теге ямьсез кызыгыз укып йөриме әле һаман, дип сорыйлар иде танышлар. Эчке матурлыгы тышкы кыяфәтенә төште кебек Фирдәвеснең, берзаман ул шундый матурланды. Шушы «ямьсез» Фирдәвес яши-яши шундый акыл, шундый рухи байлык иясенә әверелде, яше белән бергә сөйкемлелеге артты, матурланды, ышанасызмы, искиткеч матур булып күренә башлады күзгә. Аннан матурны табып булмый иде. Чын матурлыкның өлгесе ул Фирдәвес».

Россиянең халык артисты Р.Җиһаншина да Лаеш районының Яушыйк авылы кызының укырга керүен болай искә ала торган булган: «Ул комиссия утыручы бүлмәгә аяк тибеп керде дә әзерләп килгән программасын дөбер-шатыр күрсәтә дә башлады. Уртача буйлы, почтык борынлы, биш тиен күк гап-гади авыл кызы Фирдәвескә ниндидер «дөбер-шатырлык» хас иде. Имтихан вакытында да ул тиз генә биеп тә атты, җырлап та атты. Аннары этюдлар күрсәтә башлады. Мәш килә-килә тавык тотты Фирдәвес. Йөгереп бара да дөбердәп егыла, йөгереп бара да каплана. И-и, күрсәгез ул галәмәтне. Шулай азаплана торгач, тәки куып тотып илтеп тоттырды теге тавыкны председательгә. Алдылар Фирдәвесне театральныйга».

Фирдәвес Әхтәмовага ходай матурлык турында уйларга вакыт калдырмаган шул. «Мин нарасый чакта бик елак булганмын. Берзаман шулай, берничә сәгать тоташ елаганнан соң тәмам хәлем бетеп, сыным катып туктаганмын. Әни ясин чыга башлаган, әти: «Безне калдырып китәсеңмени инде, кызым?» - дип, бишек тирәли йөргән. Әни башына елаганмын икән. Әниебез 42 яшендә үлеп китте. Әти сугыштан кайтмады. 1950 елда олы абыебыз Казанга алып килде. Төннәр буе елап чыга идем, авылны сагынып». Чыннан да, Фирдәвес Әхтәмова сикәлтәле тормыш юлы уза. Башта озак еллар гаилә кора алмый. Бәхетемне таптым дип сөенеп яшәгәндә генә, башта ире, аннан абыйсы, апасы бер-бер артлы үлә. Бердәнбер кызы Айгөл дә университетны уңышлы тәмамласа да, монда үзенә кирәкле эш тапмагач, чит илгә китәргә мәҗбүр була. Күңеленә тынычлык эзләп, ул намазга баса һәм 60 яшендә театрдан китәргә була.  Әхтәмова театрдан китсә дә, режиссер Фәрит Бикчәнтәев әледән әле зур, мәгънәле рольләр биреп аны теардан аермаска, ялгыз калдырмаска тырыша.

Олыгайган көнендә ул кино сәнгатендә дә үзенең талантлы артистка икәнлеген күрсәтә. «Беренче театр» да Бибине уйнаса, «Бибинур» фильмында төп рольне Бибинур ролен башкара. Фильм Халыкара мөселман кинофестивалендә Гран-при, ә Фирдәвес Әхтәмова, хатын-кыз ролен иң яхшы башкаручы буларак, җиңү яулый. «Һич көтмәгәндә могҗиза булды. Мин аны Аллаһының олуг бүләге дип кабул иттем. Шунда эшләп алган акчама Хаҗ кылдым. Мин моңа әле хәзер дә ышанып бетә алмыйм. Чөнки мин газапланып уйнадым, ә Хаҗга барып кайткач, бөтенләй тынычланып калдым. Мондый бәхет артистка бик сирәк эләгә, бөтенләй тәтемәскә дә мөмкин. Менә мин 70 яшемдә Бибидән Бибинургача барып җиттем. Биби белән халык күңеленә кергән идем, бәлки, Бибинур белән халык күңелендә мәңгегә калырмын, Алла боерса», - дип язган ул шул шатлыклы көннәре турында.

Белешмә:

Фирдәвес Каюм кызы Әхтәмова 1939 елның 21 июлендә Лаеш районы Яушыйк авылында туа. 1961 елда Мәскәүдәге Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясен) тәмамлый һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында эшли башлый. Ул «Фаҗигале юлда» спектаклендә - Рапиях, «Американ»да  - Мәйсәрә, «Назлы кияү»дә - Зөһрә һәм башка күп кенә рольләрне башкара. «Бибинур», «Бөркетләр» фильмнарында кинога төшә һәм уңыш казана. Татарстанның халык артисты.

Фирдәвес Әхтәмова 2012 елның 22 февралендә Казанда вафат була. Ул Әтнә районы зиратында ире янәшәсендә җирләнгән.

Фото: kino-teatr.ru