Татарстанның атказанган артисты Флера Хәмитова тудырган образлар бүген дә тамашачы күңелендә саклана

Татарстанның атказанган артисты Флера Хәмитова тудырган образлар бүген дә тамашачы күңелендә саклана

1950 нче елларда Казанның 37 нче мәктәбенә Салих Сәйдәш белән Мәхәммәт Садри килә. Балалар хөрмәтле кунаклар өчен әзерләнгән концертта «Салкын чишмә» җырын башкаралар. Концерт соңында башлап җырлаучы кыз Флера Хәмитова янына килеп, Сәйдәш: «Син, сеңлем, гел җырла! Син киләчәктә Мәйсәрәне уйнарга тиеш!» - дип, кызның аркасыннан сөя. Чыннан да, Флера Хәмитова 1956 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге театр училищесена укырга керә. Җыр-музыка укытучысы Вера Евсеевна, татар студентларының тавыш мөмкинлекләрен тикшереп бакканда, Флера Хәмитовага: «У вас певческий голос и дыхание у вас неплохое, вам надо петь!» - ди. Камал театрына эшкә кайткач, режиссер Марсель Сәлимҗанов Флера Хәмитовага «Зәңгәр шәл»дә Мәйсәрәне ышанып тапшыра. Актрисаның драматик таланты янында җырчы сәләте да булуы аркасында, Флера башкаруындагы Мәйсәрә образы татар театр сәнгатенең шаһәсәре булып тарихта кала. Флера – Мәйсәрәнең татар кызларына хас тыйнаклыгы, нәфислеге, йомшаклыгы, ачыклыгы, сөйкемлелеге аның иптәш кызлары белән булган мөгәмәләсендә дә, Булатка булган мөнәсәбәтендә дә гәүдәләнде. Артистканың вокаль мөмкинлекләре рольне тагын да ныграк бизәп, аны моңлы тышчага төрә. Флера Хәмитова бу рольне бик яратып, мавыгып башкара, шунлыктан ул гаять калку, музыкаль яктан аһәңле булып күңелгә сеңеп калгандыр да инде.

Флера Хәмитованың икенче бер бәхәссез уңышы – «Сүнгән йолдызлар»дагы Сәрвәре. Бу могҗиза-шаһәсәр була! Шуңа да бүген дә тамашачыларның күз алдыннан китми. Аның тамаша башлангандагы шаян, гүзәл холкы, саф тавышын, тирән моңын кем генә оныта алыр икән? Акылдан язгандагы куренештә аның халәте, җырындагы үзәк өзгеч сагышлы-кызганыч тавышы Флераны драматик артистка буларак кына түгел, җырчы буларак та гүзәл сәнгать күтәртмәсенә менгезеп куя. Сәрвәр – табигать баласы, шуңа күрә дә ул кешеләргә карата ачык йөзле, мәрхәмәтле. Хәтта бөкре Надирның мәхәббәтен дә ул ниндидер эчке бер хөрмәт белән, ихтирам белән, аны кимсетмичә, кешеләргә ышанып һәм олылап кабул итә.

Сәхнәдә легендага тиң образ тудыру гаять авыр нәрсә.Бу вазифаны Флера Хәмитова режиссер Марсель Сәлимҗанов ярдәмендә уңышлы башкара һәм җырларда җырланган, әкиятләрдә сөйләнгән, язучы, рәссамнарны илһамландырган, күктәге Зөһрә йолдызларга тиң сәхнә образлары иҗат итә, театрның тарих битләрен якты төсмерләр белән баета. Театрда эшләү дәверендә Флера Хәмитовага тагы бик күп мәртәбәләр сәхнәдә чыгыш ясарга туры килә. «Казан сөлгесе»сендә - Мөршидә, «Яшь йөрәкләр»дә - Сәрби, «Ак калфак»та – Хәмдия, «Тормыш җыры»нда – Халидә, «Миңлекамал»да – Гайни, «Диләфрүзгә дүрт кияү»дә – Саҗидә һ.б. Һәм шулай 24 ел буе сәхнәдә йолдыз булып балкыган бер чорында ул театрдан китәргә карар кыла. Кемдер моны яшь, чибәр героиняларны гына уйнаган актрисаның өлкәннәр роленә алынасы килмәүдән дип уйласа, кемдер исә аның амплуасына туры килерлек рольләр булмаганлыктан дип тә гөманлый. Әмма төп сәбәп барыбер аның күңелендә барлыкка килгән дисгармония, ризасызлык хиседер, дип уйлыйлар аны якыннан белгән дуслары-сәхнәдәшләре. Бүген артистларның җиңел генә мактаулы исемнәр алуын белгәч, Флера Хәмитовага, 24 ел сәхнә йолдызы булган артисткага, Татарстанның атказанган артисты исемен генә бирү дә кәефен кырмый калмагандыр. Кырык ел вакыт узса да, Флера Хәмитова башкарган рольләрне халык сагынып искә ала икән, димәк, ул бит инде – халыкныкы дигән сүз.

Әйе, менә кырык ел инде Флера Хәмитова Казан дәүләт мәдәният институтында, Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятендә булачак сәхнә осталарына сәхнә теленнән һәм актерлык осталыгыннан дәресләр бирә. Әдәбиятыбыз аша ул ул яшьләргә телебезнең байлыгын, матурлыгын ачарга ярдәм итә, яратырга өйрәтә. Туган телне начаррак белүче шәһәр балалары да шундый остаз булганда югалып калмый. Студентлар белән бергәләп, алар төрле бәйгеләргә әзерләнәләр, әдипләребезгә багышланган әдәби-музыкаль композицияләрдә катнашалар.

Хатын-кыз буларак та Флера Хәмитованың язмышы шактый катлаулы була. Мәскәүдә укыганда ук ГИТИСның төрекмән студиясендә укучы егет белән яратышып өйләнешәләр, кызлары Айгөл туа. Тик укуны тәмамлагач, Флера, Ашхабадка китеп караса да, Казаннан башка яши алмавын аңлап, кире Камал театрына эшкә кайта. Бераздан театрның артисты Диллюс Ильясов белән кавышалар. Кызлары Чулпан туа. Диллюснең вафатыннан соң, ул, Гомәр әфәндене очратып, язмышын аның белән бәйли. Мәйсәрәләр, Сәрвәрләр кичергән язмыш сынауларын Флера Хәмитованың үзенә дә үтәргә туры килә.

Белешмә:

Флера Харис кызы Хәмитова (Ильясова) 1936 елның 2 маенда Казанда туа. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесеның татар студиясен тәмамлый. 24 ел Камал театрында төп рольләрне башкара, халыкның иң яраткан артисткасына әйләнә. Бигрәк тә «Зәңгәр шәл»дәге

Мәйсәрәсе, «Сүнгән йолдызлар»дагы Сәрвәре белән әле бүген дә тамашачылар күңелендә яши. Театрдан киткәч, озак еллар Казан дәүләт мәдәният институтында, Казан музыка көллиятендә сәхнә теле һәм актерлык осталыгы буенча дәресләр бирә. Ул - Татарстанның атказанган артисты.

Фото: Национальная библиотека Республики Татарстан