«Татарстан коммунисты» журналы архивларыннан: Укучыларның сорауларына җавап бирәбез
Партия работникларының хезмәт һәм көнкүреш шартлары турында
Мәгълүм булганча, соңгы вакытта партия аппараты киметелде. Бу акция КПССның Татарстан өлкә комитетына ни дәрәҗәдә кагылганын белергә теләр идек. Бер ук вакытта «Татарстан коммунисты» битләрендә шул хакта сөйләвегезне үтенәм: өлкә комитеты работникларының окладлары нинди, аларның нинди дә булса льготалары яки өстенлекләре бармы, өлкә партия комитетының бюджеты нинди чыганаклардан формалаша һәм бюджет акчалары кая тотыла?
3. АНОХИНА, КПСС члены, Казан шәһәре.
Редакция бу сорауларга КПСС өлкә комитетының эшләр управляющие А. М. ПОДСЕКАЕВНЫҢ җавап бирүен үтенде:
Чыннан да, конференциясе карарларына туры китереп, партия комитеты аппаратын үзгәртеп кору һәм киметү бара, бу аппаратның структурасы дәүләт, хуҗалык органнарын алыштырмасын, политик җитәкчелекне көчәйтү бурычларына, үзгәртеп коруның яңа этабы максатларына тулырак җавап бирсен өчен эшләнә.
КПСС өлкә комитеты аппаратында кыскартудан һәм үзгәртеп корудан соң 17 бүлек урынына 9 бүлек калды. Шул исәптән – оештыру-партия һәм кадрлар эше, идеология, социаль-экономик, аграр, дәүләт-хокук бүлекләре, эшләр идарәсе, партия контроле комиссиясе һәм башкалар. Фән һәм уку йортлары, культура, нефть һәм химия промышленносте, транспорт һәм элемтә, промышленность, төзелеш, җиңел промышленность һәм халык куллануы товарлары, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү бүлекләре бетерелде.
Өлкә комитеты аппаратының җитәкче һәм җаваплы работникларының гомуми саны 30 – 480, бүлек мөдирләренеке – 380, бүлек мөдире урынбасарларыныкы – 310, сектор мөдиренеке – 270, инструкторныкы – 250 сум.
Моннан башка, өлкә комитеты процентка кимеде һәм хәзер ул 108не тәшкил итә. Аларның окладлары түбәндәге күләмнәрдә: беренче секретарьныкы – 600 сум, икенченеке–500, секретарьларныкы – аппаратында 43 техник хезмәткәр, техсекретарьлар, статистик-учетчылар һ. б. бар. Аларның эш хакы 90 сумнан 135 сумга кадәр. Хезмәт күрсәтүче персоналның (электриклар, сантехниклар, слесарьлар, шоферлар, җыештыручылар) эш хакы да шул чама.
Льготаларга һәм өстенлекләргә килгәндә исә, монда информация һәм хәбәрдарлык җитмәү имеш-мимешләргә һәм аңлашылмаучылыкка урын калдыра торгандыр. Шуны өзеп әйтергә була: партия работниклары өчен бернинди «аерым» льготалар билгеләнмәгән, көнгә 10–12 сәгать һәм аннан да күбрәк, шимбәләрне, ә кайвакыт якшәмбеләрне дә ял итмичә эшләү «хокукын» әйтсәң генә. Ә еллык ялны алар кайчан ала? Әйтик, партиянең шәһәр һәм район комитетлары секретарьлары өчен «бәрхет сезон» гадәттә ноябрь-декабрь айларында башлана.
Статистикадан күренгәнчә, партия работниклары арасында йөрәк-кан тамырлары авырулары аеруча киң таралган. Әлбәттә, аларга башка күп предприятиеләр һәм оешмаларда булган кебек дәвалау учреждениеләре дә кирәк, һәр партия работнигы ике елга бер мәртәбә санаторийга яки КПСС Үзәк Комитетының ял йортына путевкадан файдалана ала. Аларга түләү тәртибе профсоюздагы кебек үк – путевка бәясенең 80 проценты партия акчаларыннан түләнә. Партия органнарының җаваплы работниклары 2 нче республика больницасына беркетелгән. Ул больница 26 мең кешегә хезмәт күрсәтә, шулардан 1,5 проценты – партия работниклары.
Өлкә комитеты работникларының бер өлеше ТАССР Министрлар Советының Боровое Матюшинода урнашкан ял базасыннан файдалана. Дачалар өчен алар елга 200–300 сум акча түли.
Халык арасында еш кына партия өлкә комитетында эшләгәндә квартираны тиз алып була дип, ишетергә туры килә. Бу уңайдан шуны әйтәм: өлкә партия оешмасы бюджетында торак төзүдә пайга керү өчен елга миллион сумга якын акча каралган. Бу акчаның 30 процентка якыны Казанда, калганы республиканың башка шәһәрләрендә һәм районнарында торак төзүгә тотыла. Партия эшенең спецификасын да исәпкә алмый ярамый, чөнки өлкә комитеты аппаратына белгечләр еш кына районнардан чакырыла. Казанга килгәндә, алар квартираларын калдыра һәм безнең бурыч – аларны һәм гаилә членнарын нормаль яшәү шартлары белән тәэмин итү.
һәм соңгысы – бюджет турында. Өлкә партия оешмасы бюджетының доход өлеше нигезен членлык партия взнослары тәшкил итә. Доходлар структурасында аларның өлеше 60 процентка җитә. Партия взносларының абсолют суммасы елдан ел арта (1988 елда 12 процентка үсте һәм 14 миллион сумнан күбрәк тәшкил итте). Бу коммунистларның саны үсүгә һәм аларның эш хакы сизелерлек артуга бәйле. Мәсәлән, былтыр бер коммунистка уртача взнослар суммасы Татарстанда айга биш сум тәшкил итте, мондый сумма 250 сум хезмәт хакы алганда түләнә.
Керемнәрнең икенче бер өлеше – нәшрият эшчәнлегеннән доходлар. КПСС өлкә комитеты нәшрияты 1988 елда партия кассасына үз табышыннан 9 миллион сум отчисление кертте. Бу өлкә партия оешмасы доходларының 40 процентын тәшкил итә. Хәзер ул гомуми тиражы 2,2 миллион данә булган 14 исемдәге газета һәм журнал чыгаруны тәэмин итә. Яңа техника кертү, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү нәшриятка отчислениеләр суммасын ел саен арттыра барырга мөмкинлек бирә.
һәм, ниһаять, доходларның бик аз өлешен (1 процентка якынын) «башка керемнәр» – тотылган автомашиналарны, инвентарьны сатудан кергән һ. б. акча тәшкил итә. Күргәнебезчә, доходларның төп өлешен коммунистларның членлык взнослары тәшкил итә. Эш хакы күләменә карап, взнослар ике тиеннән алып эш хакының 3 процентына кадәр түләнергә мөмкин. Партия бюджетын формалаштыруда мондый тәртип бу средстволарны тоту ышанып тапшырылырга тиешле кешегә аеруча җаваплылык йөкли, һәм ышаныгыз – акчаларның кирәккә генә тотылуына, финанс дисциплинасын үтәүгә безнең тарафтан таләп бик каты.
Партия акчалары нәрсәгә тотыла? Иң элек аларның тиешле максатка һәм КПСС Үзәк Комитетының Эшләр идарәсе раслаган суммада гына тотылуын әйтергә кирәк. Болар – партия органнарын тотуга киткән акча, монда партия работникларының эш хакы, канцелярия чыгымнары, телефоннар өчен, командировкалар өчен түләү, пленумнар һәм киңәшмәләр үткәрү чыгымнары керә. Политмәгариф йортлары һәм кабинетлары, марксизм-ленинизм университеты, партия һәм совет кадрларының квалификациясен күтәрү курслары да бюджет акчалары исәбенә эшли, бу сред стволар анда эшләүчеләр һәм укытучыларның хезмәтенә түләүгә, әдәбият һәм күргәзмә әсбаплар сатып алуга тотыла.
Партия органнарының шактый зур хуҗалыгы бар, аны тоту да байтак акча таләп итә. Болар – партиянең өлкә комитеты һәм илле шәһәр, район комитетлары биналарын, өч Ленин музеен, партия архивын тотуга чыгымнар. Инвентарьны әледән әле яңартып торырга, транспорт тотарга кирәк.
Теләсә кайсы дәүләт предприятиесендәге һәм оешмасындагы кебек үк, биналар, торак һәм башка объектлар төзү партия органнары системасында расланган планнар нигезендә эшләнә. Мәсәлән, былтыр КПСС Үзәк Комитетының Эшләр идарәсе тарафыннан бу максатларга капитал салулар безнең республика буенча 2 миллион 100 мең сум күләмендә билгеләнде, шулардан 1 миллион 881 меңе – төзү-монтаж эшләренә. Бу сумма нигездә үзләштерелде.
Журнал укучының сорауларына җавап биреп, тагын бер кат басым ясап әйтәсе килә: партия органнарының эшчәнлеге, анда эшләүчеләрнең хезмәт-көнкүреш шартлары белән бәйле бөтен нәрсә халыктан яшерен түгел. Биредә нинди дә булса серләр юк һәм була да алмый.
«Татарстан коммунисты», март, 1989 ел.