«Татарстан коммунисты» журналы архивларыннан: Укучы – журнал: турыдан туры диалог
Милли үзенчәлекләрне искә алып
Безнең журналда юридик фәннәр андидаты Б. Железновның совет дәүләт автономиясенә багышланган язмасы басылганнан соң (№ 11, 1988 ел), Питрәч районыннан редакциягә сугыш һәм хезмәт ветераны В. Козловскийдан хат килде. Ул милләтара мөнәсәбәтләрне яхшырту, интернациональ тәрбия бирү турындагы фикерләре белән уртаклаша. «Совет власте елларында, – дип яза автор, – барлык совет кешеләренең үзаңы үсте. Шуңа күрә милли психология үзенчәлекләрен һәм хезмәт ияләренең социаль гаделлеккә омтылуын истә тотарга кирәк. Тәрбия эшен дә яңача корырга, интернациональ тәрбияне оста һәм түземле алып барырга кирәк». Шул уңайдан хатта рус милләтеннән булган кешеләрне татар теленә мәҗбүри тәртиптә өйрәтүне, уку йортларында шушы телне өйрәтә торган группалар булдыруны, дәүләт хезмәткәрләрен моңа өйрәтүне яклаучылар белән ки-лешмәү белдерелә. «Казанда татар телендәге мәктәпләр саны кимүне,– дип яза хат авторы,– проблема дип торасы юк һәм вузларда параллель рәвештә татарча укыту оештырырга кирәк түгел. Алар барысы да дәүләтнеке һәм дәүләт телендә, ягъни рус телендә эш-ләргә тиешләр. Дәүләт теле – рус теле. Без һәммәбез Россия республикасында яшибез». Хатта авторның ил-нең кайбер регионнарындагы, шул исәптән Алма-Атадагы, Таулы Карабахтагы, Балтик буендагы тискәре күренешләрне тудырган проблемаларга карашы белдерелә. «Анда да, – дип укыйбыз, – җитәкчеләр һәм укымышлы кешеләр халыкны милләтенә карап аера, милли мәктәпләр, балалар бакчалары һәм магазиннар ача башладылар».
Редакция В. Козловский хатын телгә алынган мәкалә авторы Б. Железновка күрсәтте, аның үз фикерен әйтүен үтенде.
Хөрмәтле Виктор Алексеевич! Иң элек Сезгә минем мәкаләмә игътибар иткәнегез өчен рәхмәт. Мин бездә милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә тупланган проблемаларны гадел хәл итү белән кызыксынуыгызны уртаклашам. Бу проблемалар хәзер күпләрне борчый. Сез аларга КПСС Үзәк Комитетының махсус Пленумы багышланачагын беләсездер һәм XIX Бөтенсоюз партия конференциясенең тиешле резолюциясе белән танышсыздыр, һәр халыкның милли үзенчәлеге никадәр тулырак һәм ныграк ачылса, тугандаш союзыбыз да шулкадәр баерак һәм ныграк булыр – партия әнә шуннан чыгып эш итә.
Милли үзенчәлекне ачу һәм шул ук вакытта халыкларның союзын ныгыту ни дигән сүз? Минемчә, һәр халык үзен үз җирендә хуҗа итеп тойсын, кыерсытуны, социаль гаделсезлекне сизмәсен өчен, һәр милләтнең һәм халыкның, һәр республиканың һәм бөтен илнең мәнфәгатьләре кушылсын өчен бөтенесен эшләргә кирәк, һәм безнең һәрберебез, башка совет республикасына барып чыккач, үзен өендәге кебек хис итәрлек булсын, димәк, аның теле, гореф-гадәтләре һәм башка аермалыклары башкалар тарафыннан үзләренеке кебек үк ихтирам ителсен.
Ә хәзер башкасын күз алдына китерегез. Сезгә күршегез болай ди: «Минем белән минем телдә генә аралашыгыз, һәммә нәрсәне минемчә эшләгез, синең телеңдә, гореф-гадәтләреңдә минем эшем юк». Алай гына да түгел, ул сезнең балаларыгызны ана телләренә өйрәтүне һәм сезнең милли үзенчәлегегезнең саклануын артык дип саный. Сез үзегезне кыерсытылган итеп хис итмәс идегезмени? һәм бу яхшы күршелек мөнәсәбәтләренә булышлык итәрме? Әгәр сезнең культурагызны үстерүгә, тормыш хәлегезне яхшыртуга бары тик Сез башка милләттән булган өчен генә аяк чала башласалар, Сез үзегез үк хатта әйткән ситуация килеп чыгарга мөмкин, ягъни: «Менә сезгә Таулы Карабах!» Бу өлкәдә яшәүче әрмән халкының ихтыяҗларына Азәрбайҗандагы элекке җитәкчеләрнең игътибарсыз каравы, Әрмәнстандагы һәм Таулы Карабахның үзендәге бюрократларның битарафлыгы белән бергә кушылып, милләтчеләр өчен бик бәрәкәтле җирлек булды, автономияле өлкәдә һәм аның тирәсендә күңелсез вакыйгаларга китерде.
Юк, Виктор Алексеевич, массаларны интернациональ тәрбияләү һәм халыкларны якынайту аларның милли үзенчәлеген югалтуга корыла дип уйлавыгыз һич дөрес түгел. Дөресен әйтим, без барыбыз да диярлек бу җәһәттән ялгыш фикердә тордык, кешеләрнең ана телләрен һәм үз культураларын онытуына куана язып йөрдек, бу процесста милләтләрнең «якынаюын» күрдек. Команда-бюрократлык системасы шартларында безгә азчылык халыклар тизрәк ассимиляцияләшсәләр, зур милләтләр, беренче чиратта руслар, аларны күбрәк йота барсалар, без коммунизмга якынрак булырбыз кебек тоелды. Ләкин шул ук вакытта, бездә социалистик интернационализм тантанасы турында сүз куерту белән бергә, халыкларның ерагаю процессы барды, милли үпкәләр ишәйде, чын милли бюрократик элита, адыловчылык тамыр җәйде, бөтен-бөтен республикаларның башында торган һәм хәтта үзәктәге коррупцияләнгән элементлар үз халыкларының мәнфәгатьләрен кысты. Ә без боларны күрмәдек.
Таулы Карабах та, Сумгаит та, башка күп нәрсәләр дә чынлыкта әнә шуннан килеп чыкты, һәм бу бүген генә баш-ланмады, ә Сталинның шәхес культы елларында, бөтен-бөтен халыклар репрессиягә дучар ителгәндә, тыштан ка-раганда бөтенесе имин кебек тоелган шартларда башланды һәм торгынлык елларында үсеш алды. Ә без бу проб-лемаларны чынлап торып хәзер генә, демократияләштерү һәм ачыклык тышкы ялтырауны бетергәч кенә күрдек, һәм моның өчен, сез раслаганча, «кешеләрне милләтләренә карап бүлгәләргә телиләр», дип галимнәрне гаепләргә ярамый.
«Татарларның 2,2 проценты татар телен белмәүгә, ә республикада яшәүче русларның 0,81 проценты гына татарча белүгә офтанып торасы юк», – ди язасыз Сез. Ә мин исә киресенчә уйлыйм: беренчедән, теләсә кайсы халыкның үзенең уникаль культурасын һәм телен югалтуы совет халкының бөтен күп милләтле культурасын ярлыландыра; икенчедән, бер-береңне ихтирам иткәндә, танып белгәндә, милли культуралар бер-берсен баетканда гына халыкларның чын дуслыгы һәм якынаюы мөмкин. Бүтән юл юк!
Сүземне йомгаклап, дәүләт теле турында да әйтим. Сез – бу төшенчәгә каршы түгел, ләкин безнең Татарстанда дәүләт теле татар теле түгел, бәлки рус теле булырга тиеш дип исәплисез. В. И. Ленинның С. Г. Шаумянга язган хатындагы сүзләрне исегезгә төшерим «Бик күп вак һәм артта калган милләт-ләр өчен рус теленең прогрессив әһәмияте булды – бу бәхәссез. Ләкин, әгәр ирексезләү булмаса, аның прог¬рессив әһәмияте тагын да күбрәк булыр иде, Сез шуны күрмисезмени? Соң, «дәүләт теле» рус теленнән күңел кайтаручы таяк түгелмени?» (Әсәрләр, 4 басмадан тәрҗемә, 19 том, 492 бит).
Гомумән исә В. И. Ленин «дәүләт теле» дигән төшенчәнең үзенә үк каршы булды, һәм минмилли республикалар, шул исәптән Татарстаннан кайбер иптәшләрнең һәркайда хокукый нигезләрдә дәүләт телләрен, димәк ки, алар белән бәйле котылгысыз хокук чикләүләрен кертүне дәгъвалавы белән килешмим. Рус теле дә, башка телләр дә һәркайда фактта да, юридик яктан да тигез булсын. Ике, өч теллелек, милли телләрне дә, халыкара аралашуда куәтле корал булып торган рус телен дә тигез белү алга китсен. Ә иң мөһи¬ме– барлык телләрне өйрәнү фәкать ирекле нигездә генә барсын.