Татарлар: тарих һәм мәдәният

Татарлар: тарих һәм мәдәният

Төрки телле халык, Татарстан Республикасының төп халкы

Халык исәбен алу буенча: 1989 елда – 1 765 мең кеше, 2002 елда – 2 019 мең кеше, 2010 елда – 2 012 мең кеше.

Россия Федерациясендә сан буенча икенче урындагы төп халык (2002 елда – 5 669,9 мең кеше, 2010 елда – 5 310 мең кеше)

Татарларның атамасы тарихы

Беренче тапкыр «татар» атамасы VI–VIII йөзләрдә «отуз-татар» һәм «токуз татар» рәвешендә Үзәк Азиядәге борынгы төрки кабиләләр арасында барлыкка килә (кара: Күлтәгингә куелган һәйкәлташ).

X–XII йөзләрдә Үзәк Азиядә яшәгән татар дәүләти берләшмәләре XIII йөз башында Монгол империясенә кушыла. Аксөякләргә карата кулланылган «татар» социаль яктан абруйлы атамага әверелә (Рәшидетдин).

XIII–XV йөзләрдә «татар» атамасы Җүчи Олысында (Алтын Урдада) үзенчәлекле империячел мәдәниятле хәрби-йомышлы катлау политономы сыйфатында файдаланыла. XIV йөздән татарларның зур өлеше мөселман динендә була.

Алтын Урда таркалганнан соң аның территориясендә барлыкка килгән төрки-татар дәүләтләренең (Әстерхан ханлыгы, Казан ханлыгы, Кырым ханлыгы, Себер ханлыгы, Касыйм ханлыгы һ.б.) аксөякләре үзләрен элеккечә үк татарлар дип атый.

Урта гасырлар дәверендә «татар» атамасы, экзоэтноним буларак, Русьта, Көнбатыш Европа һәм мөселман Шәреге илләрендә Җүчи Олысының барлык халкына карата кулланыла.

Идел-Урал төбәгендәге һәм Көнбатыш Себердәге татар ханлыкларын Рус дәүләтенә кушу нәтиҗәсендә (XVI йөз – XVII йөз башы) аларның бердәм мәдәнияте территориаль яктан бүлгәләнә, хәрби-йомышлы аксөякләрнең сыйнфый асылы бетерлә һәм халыкның бер өлеше христианлаштырыла, бу, ахыргы чиктә, «мөселман» конфессиональ атамасы белән бергә, «татар» атамасының халык массалары даирәсендә таралуына этәрә.

XIX йөзнең икенче яртысында – XX йөз башында буржуаз үзгәртеп корулар һәм Россия империясендәге татарларның милли иҗтимагый-сәяси хәрәкәте күтәрелеше барышында «татар» атамасы нигезендә этник үзаңның яңа, милли тибы һәм аның белән бәйле карашлар, мифологемалар формалаша.

«Татар» төшенчәсе Идел-Урал төбәгендәге һәм Көнбатыш Себердәге күп кенә төрки этнотерриториаль төркемнәр өчен уртак атама үзлекләренә ия була. Акрынлап җирле, локаль (якташлык, этнокатлау һ.б.) үзатамалар: Идел буе – Урал алды татарларында – мөселман, казанлы, мишәр (мещеряк), типтәр, керәшен, нагайбәк, качым һ.б., Әстерхан татарларының – нугай, карагаш, юрт татарлары һ.б., Себер татарларының – тубыллык, туралы, бараба, төмәнлек, бохарлык һ.б., Польша-Литва татарларының мөслим, липка (литва) татарлары атамалары юкка чыга.

XX йөзнең 1 нче чирегендә «татар» атамасы Идел-Урал төбәгендәге һәм Көнбатыш Себердәге төрки телле халыкның күпчелек өлеше өчен уртак атамага әверелә. 1926 елдагы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, Идел буендагы, Урал алдындагы (башкортлардан гайре) һәм Көнбатыш Себердәге төрки телле мөселманнарның зур өлеше «татар» атамасын кабул итә.

Татарларның таралып урнашуы

Татар халкының төп үзәге – Идел буе-Урал алды татарлары – Идел буе һәм Урал алды территориясендә формалаша. Татарларның даими һиҗрәте, бигрәк тә Идел буе-Урал алды татарларының күчеше, Россиядә һәм дөньяда татар халкының тупланып һәм сибелеп яшәү урыннары күбәюгә китерә.

Татарларның массачыл һиҗрәте татар ханлыклары Рус дәүләте тарафыннан яуланудан соң башлана һәм милли, социаль, дини изүнең кискен көчәюе белән бәйле була. XVIII йөздә Идел буеннан Урал алдына 220 меңгә якын кеше (Идел буе – Урал алды татарларының өчтән бер өлеше чамасы) күчеп китә.

XIX йөз ахырында Урал алдында, бигрәк тә Ык һәм Агыйдел елгалары арасындагы төбәктә, 1 млн нан артык татарлар яши. XIX йөзнең 2 нче яртысында, Россиядә капиталистик мөнәсәбәтләрнең бик тиз үсеше нәтиҗәсендә, татарларның Идел-Урал төбәгеннән һиҗрәтенең төп агымы Россиянең Европа өлешендәге (Мәскәү тирәсе, Донбасс), Кавказдагы (Баку), Көнбатыш Себердәге сәнәгый яктан алга киткән районнарга юнәлә.

XIX йөздә – XX йөз башында Идел буе – Урал алды татарлары сизелерлек дәрәҗәдә Әстерхан төбәгендәге һәм Көнбатыш Себердәге татар халкының этносостав өлешенә әвереләләр. XIX йөз башында алар Түбән Идел буендагы татар халкының 13,2% ын, 1830 елда – 17,4% ын, 1900 елда – өчтән бер өлешеннән артыгын, XIX йөз ахырында Көнбатыш Себердәге барлык татарларның 17 % ын тәшкил итәләр.

XX йөздә татарларның таралып урнашуында җитди үзгәрешләр була.

1920–1930 елларда аларның зур өлеше РСФСРда яши (1926 елда – 95,4%, 1937 елда – 95,2%). Бу вакытка аеруча эре татар диаспорасы Казакъстан һәм Урта Азия территориясендә оеша (1926 елда – 118,7 мең кеше, 1939 елда – 129 мең кеше). Моннан тыш татарларның зур төркемнәре Украинада (Донбасс) һәм Әзәрбайҗанда (Баку) яши.

1959 елга РСФСРдан читтә, бигрәк тә Казакъстанда һәм Урта Азиядә татарларның саны кискен арта (1959 елда – 1944 елда ирексезләп сөрелгән Кырым татарларын кертеп, 780 мең кеше). Бу төбәктә татар халкы исәбе үсешенә шулай ук Казакъстанның чирәм җирләрен үзләштерү дә йогынты ясый.

1989 елга Урта Азия республикаларында СССРдагы иң эре татар диаспорасы формалаша (1179,5 мең кеше). 1970–1980 елларда татарларның Көнбатыш Себергә һәм Ерак Көнчыгышка, аеруча нефть һәм газ чыгарылган районнарга, һиҗрәте көчәя (мәсәлән, Төмән өлкәсендә татар халкының саны өч тапкыр арта).

2010 елдагы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, татарлар Идел-Урал төбәгендә һәм Көнбатыш Себердә тупланып, Россия Федерациясенең барлык өлкәләрендә диярлек сибелеп яшиләр.

Регион

Татарларның гомуми саны

%

Әстерхан өлкәсе

60 523

5,99

Башкортстан

1 009 295

24,78

Волгоград өлкәсе

24 557

0,94

Иркутск өлкәсе

22 882

0,94

Кемерово өлкәсе

40 229

1,46

Киров өлкәсе

36 457

2,72

Краснодар крае

24 840

0,48

Краснояр крае

34 828

1,23

Марий Эл

38 357

5,51

Мордовия

43 392

5,2

Мәскәү

149 043

1,3

Мәскәү өлкәсе

56 202

0,79

Түбән Новгород өлкәсе

44 103

1,33

Новосибирск өлкәсе

24 158

0,91

Омск өлкәсе

41 870

2,12

Оренбург өлкәсе

151 492

7,45

Пенза өлкәсе

86 431

6,24

Пермь крае

115 544

4,38

Самара өлкәсе

126 124

3,92

Санкт-Петербург

30 857

0,63

Саратов өлкәсе

52 884

2,1

Свердлау өлкәсе

143 803

3,35

Татарстан

2 012 571

53,15

Төмән өлкәсе

239 995

7,07

Удмуртия

98 831

6,5

Ульяновская область

149 873

11,59

Ханты-Манси автономия округы

108 899

7,1

Чиләбе өлкәсе

180 913

5,2

Чувашия

34 214

2,73

Ямало-Ненец автономия округы

28 509

5,45

Татарлар шулай ук якын (Үзбәкстанда – 477 875 (2010), Казакъстанда – 204 229 кеше (2010), Украинада – 73 304 (2002), Азәрбайҗанда – 25 900 (2009), Белоруссиядә – 7 316 (2009), Балтыйк буенда – 7 923 (2010), Молдавиядә – 2 800 кеше) һәм ерак чит илләрдә (Румыниядә – 35 меңгә кадәр (2002), Төркиядә – 28 000 меңгә якын (2009), Кытайда – 7 900 (2009), Польшада – 5,5 меңгә якын (2002), Болгариядә – 5 мең (2002), АКШта – 11 000 (2009), Финляндиядә һәм ГФРда – 1 әр мең чамасы, Австралиядә – 500, Канадада – 2 300 (2009), Венгриядә – 200 (2002), Даниядә – 150 (2002), Чехиядә – 150 (2002), Швециядә – 80 кеше (2002), Япониядә – 600 (2000) һ.б.) яшиләр.
 

Шәһәрләшү

Хәзерге вакытта татарлар – РФнең иң шәһәрләшкән халыкларының берсе. татарларның шәһәрләшүе шәһәр торулыклары челтәре үсеш алган Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда чорларында башлана.

XVI йөзнең 2 нче яртысында – XVII йөз башында татар ханлыклары Рус дәүләтенә кушылганнан соң, татарлар арасында шәһәр кешеләре катлавы кискен кими.

XVIII–XIX йөзләрдәге социаль-икътисади үзгәртеп корулар нәтиҗәсендә, бигрәк тә 1860 еллардан соң татар халкының шәһәрләшүе көчәя. XIX йөз ахырында Россия шәһәрләрендә яшәгән 240 мең татардан (барлык татарларның 8,8% ы) 160 меңгә якын кеше (60% тан артык) Идел буе – Урал алды татарлары була.

XX йөз башында Идел буе – Урал алды татарларының шәһәрләшүе 5% тәшкил итә, аларның күпчелеге Идел буендагы һәм Урал алдындагы эре шәһәрләрдә (Казан, Уфа, Оренбург, Самара, Сембер, Саратов, Түбән Новгород, Кострома, Пенза, Екатеринбург, Пермь, Чиләбе, Троицк, Әстерхан һ.б.) яши.

Көнбатыш Себердә шәһәрләшү акрын темплар белән бара, XIX йөз ахырында шәһәр татарларының 70% тан артык өлешен Идел буеннан һәм Урал алдыннан күченүчеләр тәшкил итә.

Әстерхан татарларының зур күпчелеге шәһәрләрдә яши.

Польша-Литва татарларында шәһәрләшү проценты аеруча зур була, 1830 елларда аларның 40% тан артык өлеше Минск, Новогрудок, Слоним, Гродно, Ковно (Каунас), Варшавада һ.б. шәһәрләрдә гомер кичерә.

1930–1980 елларда, сәнәгатьнең һәм шәһәрләрнең үсешенә бәйле рәвештә, СССРда татарларның яртысыннан күбрәге шәһәр халкына әверелә (1979 елда халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, барлык татарларның 63% ы, 1989 елгы халык санын исәпкә алу мәгълүматлары буенча, 69% ы шәһәрләрдә яши).

 

Этник төркемнәр

Татарларның төп этник төркемнәре:

  • Идел буе – Урал алды татарлары,
  • Себер татарлары,
  • Әстерхан татарлары.

Иң күпсанлы төркем – Казан татарларын, Касыйм татарларын, мишәрләрне, керәшен татарлар һәм нагайбәкләр субконфессиональ төркемнәрен үз эченә алган Идел буе – Урал алды татарлары.

Казан татарлары эчендә этнографик төркемнәр:

  • үзәк, типтәр-башкорт
  • көньяк-көнчыгыш, пермь
  • карин, чыпца
  • ичкин татарлары.

Касыйм татарлары – ак аймак, кара аймак, кара әрмәк, бастан (кара: Сасово татарлары) төркемнәренә; мишәрләр – төньяк, көньяк, ләмберә, Урал алды төркемнәренә бүләләр.

Себер татарлары арасында Тубыл (тубыллык), Төмән (туралы), Бараба, Том буе (чат, эушта, колмак) татарлары һәм этносословиеле бохари төркеме (бохарлык, сарт; бохари төркиләр) аерып күрсәтелә.

Әстерхан татарларын юрт, кундра татарларына һәм нугай чыгышлы карагашларга бүләләр (элегрәк шулай ук «өч йорт» һәм «йомышчылар» төркемнәре дә була).

XIV–XVII йөзләрдә Алтын Урдадан һәм татар ханлыкларыннан Бөек Литва кенәзлегенә күчеп утырып, хәрби-йомышлы татарларның этносословиеле берлеге буларак формалашкан Польша-Литва татарлары мөстәкыйль этник төркем тәшкил итә.

Гомуми килеп чыгышлары җирлегендә XIII–XV йөзләрдә татарлар белән бәйле булган хәзерге кайбер халыклар һәм этник төркемнәр (Кырым татарлары, нугайлар, башкортлар, карачайлар, балкарлар, кумыклар һ.б.) тарихи үсеш процессында мөстәкыйль этнослар буларак формалашалар.

Антропология

Антропологик типология җәһәтендә татарларны нигездә европеоид һәм монголоид расалары арасындагы Урал (Урал-лапоноид) төркеменә кертәләр (Г.Ф. Дебель, Н.Н. Чебоксаров, В.П. Алексеев).

Татарларда төрле антропологик элементларның булуы аларның этник яктан башлыча европеоид халыкның монголоид компонентлар белән кушылуы җирлегендә формалашуын күрсәтә (кара: Антропология).

Сөйләм теле

Татарларның күп гасырлар дәвамында формалашкан халык-сөйләм теле төрки телләрнең болгар-кыпчак төркеменә карый.

Татар теле 3 диалектны: көнбатыш (мишәр диалекты), урта диалектны (Казан татарлары) һәм көнчыгыш диалектны (Себер татарлары) үз эченә ала.

Диалектлар сөйләшләргә бүленә:

  • көнбатыш диалектка – цлаштыручы (Сергач, Чүпрәле, Байкибаш) һәм ч-лаштыручы (Темников, Ләмберә, Кузнецк, Хвалын, Карсун, Мәләкәс, Волгоград, Куртин, Чистай керәшеннәре, Подберезье керәшеннәре, Эстәрлетамак, Шарлык һәм катнаш Чистай) сөйләшләр төркемнәре;
  • урта диалектка – Балтач, Мамадыш, Лаеш, Бәрәңге, Нурлат, Кама Тамагы, Тархан, Минзәлә, Бөре, Златоуст, Төпекәй, Ичкин, шулай ук борынгылык сакланган Пермь, Нократ, Касыйм һәм керәшен татарлар сөйләшләре;
  • көнчыгыш диалектка ТубылИртыш сөйләшләре төркеме (Төмән, Тубыл, Тара, Саз арты, Тәбриз, шулай ук Бараба диалекты) һәм Том сөйләшләре төркеме (колмак һәм эушта-чат) керә.

Әстерхан татарларының теле көнбатыш һәм урта диалектларга якын, ләкин аның нугайлар теле һәм, ихтимал, Кырым татарлары теле йогынтысы белән бәйле үзенчәлекләре бар.

Польша-Литва татарлары, XVI–XVII йөзләрдә туган телләрен югалтып (ул тел Алтын Урда татарлары теленә якын булган), белорус, өлешчә поляк һәм рус телләрен куллануга күчкәннәр.

Татарларның хәзерге татар этносы белән бергә формалашкан халык-сөйләм теле үзенчәлекләргә ия (лексика, фонетика, синтаксис һ.б.). Бу үзенчәлекләр Идел буе – Урал алды һәм Себер татарларының диалектларын үзара берләштерә, аларны башка төрки телләрдән аерып тора.

Татар теле күрше халыкларның телләре – төрки (нугай, чуаш, башкорт һ.б.), фин-угор (мордва, мари, удмурт һ.б.), славян (рус) телләре белән үзара актив багланышта булган.

Татарларның формалашуы һәм үсеше чорында аларның теле Алтын Урдада Идел буе төрки теле (кара: Иске татар әдәби теле) белән бергә әлеге дәүләтнең шулай ук әдәби телләре булган гарәп һәм фарсы телләренең көчле йогынтысын кичерә (дин, фәлсәфә, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге терминология).

Хәзерге татар әдәби теле XIX–XX йөзләр чигендә Казан татарларының халык-сөйләм сөйләше нигезендә, мишәр диалектының сизелерлек катнашында формалаша. Ул билгеле бер дәрәҗәдә төрле халыкларның, шул исәптән рус, нугай, чуаш, башкорт, мордва, мари һәм удмурт халыкларының этномәдәни йогынтысын кичерә.

Язу

Татар язма традицияләренең тамырлары нигезен Идел буе Болгар дәүләтендә кулланылган Орхон-Енисей язуы (кара: Орхон-Енисей язмалары) тәшкил иткән VII–XI йөзләрдәге борынгы төрки рун ядкәрләренә барып тоташа.

922 елда ислам дине кабул ителү белән болгарларның рәсми эш кәгазьләрендә гарәп язуы сизелерлек роль уйный башлый.

Болгар әдәбиятының безнең көннәргәчә сакланган үрнәкләренең иң элгәресе – Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы (1233).

Алтын Урда дәверендә рәсми документларны төзегәндә башта уйгыр язуы, XIV йөз башыннан гарәп язуы кулланыла.

Болгар теле һәм Алтын Урда халкының угыз-кыпчак тибындагы төрки теленең гомумшәһәр койнесы нигезендә яңа әдәби тел – Идел буе төрки теле формалаша, шул телдә иске татар әдәбияты үрнәкләре – Сәйф Сараиның «Китабе Гөлестан бит-төрки», Харәзминең «Мәхәббәтнамә», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Мәхмүд Болгаринең «Нәһҗел-фәрадис» әсәрләре иҗат ителә.

XX йөзнең 1 нче утызъеллыгына кадәр татарлар гарәп язуын кулланалар. 1928–1929 елларда татарларның гарәп язулы алфавиты – латин язуы, 1939–1940 елларда руслаштырылган кириллица нигезендәге рус язуы белән алыштырыла (кара: Алфавит).

2000 елда Татарстан Республикасының Дәүләт Советы латин язуына күчү турындагы закон кабул итә, ләкин «РФ халыклары телләре турында» Федераль законына (2002) РФ территориясендә Россия халыклары телләрендә кириллица нигезендә булмаган алфавитларның кулланылуына юл куелмау турындагы төзәтмәләр кертелү аркасында аны гамәлгә ашыру туктатыла.

Дин

Дин тотучы татарларның күпчелеге – хәнәфиләр мәзхәбендәге мөселман-сөнниләр (кара: Ислам).

Мөселман татарларның хәзерге дини үзәкләре – җитәкчеләре Россия мөфтиләр шурасына һәм Россия һәм БДБның Европа илләре мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенә берләшкән мөфтиятләрдән (Мәскәүдә, Казанда, Уфада, Саратовта, Әстерханда, Төмәндә һ.б. шәһәрләрдә) гыйбарәт.

Россия Федерациясендә 2,6 меңләп мөселман татарлар мәхәлләсе исәпләнә. Россиядә шулай ук татарларның бабалары XVI–XVIII йөзләрдә христианлаштыруга дучар ителгән (кара: Православие миссионерлыгы) аз санлы (2002 елда 35 меңләп кеше) субконфессиональ төркемнәре (керәшен татарлар, нагайбәкләр) яши.

Чыганак: Татарика