Татарлар Россия дәүләтендә: Урта гасырлардан индустриаль җәмгыятькә

Татарлар Россия дәүләтендә: Урта гасырлардан индустриаль җәмгыятькә

Идел елгасының яңа төгәл картасы. А. Олеарий картасы нигезендә эшләнә. И. Янссониус – И. Вайсберг остаханәсендә басыла. Амстердам. 1682 ел.

Казан төбәге Яңа заман бусагасында

1552 елның 2 (12) октябрендә Казанны яулап алганнан һәм 1552 – 1556 еллардагы милли-азатлык хәрәкәтен бастырганнан соң, Мәскәү дәүләте Урта Идел һәм Урал буе җирләрен буйсындыра, аның хакимлегенә үзләренең дәүләтчелек традицияләре, элиталары, рус халкына бөтенләй ят булган диннәре белән меңнәрчә кешеләр эләгә. Бу вакыйга, билгеле, күпсанлы халыкларның үсеш юлын тамырдан үзгәртеп бөтен Евразия тарихында бик мөһим роль уйный.

Патша хөкүмәте алдына кул астына кергән халыкларга карата үзенең максатчан һәм эзлекле сәясәтен булдыру зарурлыгы килеп баса. Мәҗүси халыкларга нисбәтән мәсьәлә аларны тулаем христиан диненә күчерү һәм аккультурация юлы белән хәл ителсә, татар-мөселманнар ягыннан исә рус хакимияте ярсулы каршылыкка очрый. Хәлне XVI – XVII гасырның беренче яртысында Россиянең тотрыксыз эчке һәм тышкы сәясәтенә бәйле вакыйгалар катлауландыра.

Нәтиҗәдә, Россия дәүләте йомышлы татарларның хәрби көченә мохтаҗ була. Урта Идел халыкларының традицион яшәү-урнашу рәвешенә яңалыклар кертелә. Басып алынган җирләрдә яңа шәһәрләр һәм кальгалар төзү, саклану линияләре кору, бер яктан, җирле халыкларны «тынычландыру» өчен кирәк булса, икенче яктан, русларның күпләп Урта Иделнең үзәк һәм көньяк районнарына, Көнбатыш Кама аръягына килеп утыруларына китерә.

Идел буйларын үзләштерүдә XVII гасырда киң җәелеп киткән «монастырьлар колонизациясе» дә роль уйный. Ныгытылган саклану линияләре (Белгород, Кама аръягы, Сембер), шәһәркальгалар төзү, шул тирәдәге җирләрне хәрби йомышлылар сословиесендәге кешеләргә, шул исәптән, йомышлы татарларга өләшү әкренләп яңа җирләрне колонизацияләүнең нәтиҗәле механизмына әверелә. Рус булмаган йомышлылар яши торган торак пунктлары Урта Иделнең эчке районнарын күчмәннәр һөҗүменнән саклауда беренче киртә булып тора.

Һаман көчәя барган рус колонизациясе һәм христианлаштыру нәтиҗәсендә, Идел-Урал төбәгендә яшәүче татарларның таралып утыру тәртибе үзгәрә.

XVII гасырда Казан татарлары һәм мишәрләрнең йомышлы татар катлавы төрле төбәкләргә, бигрәк тә төньяк-көнбатыш Урал якларына күчеп китә. Саклану линияләре төзелү белән бәйле рәвештә Сембер өязенә Үзәк Мещера өязләреннән йомышлы татарлар килеп утыра. Тагын да элегрәк, XVI гасырның икенче яртысында, татарлар Урта һәм Көньяк Урал буйларына таба кузгала.

Әлеге күченүләр Казан һәм Касыйм татарларының, мишәрләрнең этномәдәни якынлашуына китерә, шул нигездә XVII–XVIII гасырларда Идел-Урал татарларының бердәм этносы оеша. Татарларның, башлыча, Казанда, Касыймда, Әстерханда, Тубылда яшәүче шәһәр катламы бик нык кими. Урта Иделдәге аз санлы татар шәһәр учакларының берсе Казанның Татар бистәсендә урнаша. XVI гасырның икенче яртысы – XVII гасырда Урта Иделнең рус булмаган халкы ике төп төркемгә: йомышлы татарларга һәм ясаклы кешеләргә бүленгән була.

Алар бер-берсеннән хөкүмәт алдындагы бурычлары-йөкләмәләре белән аерлып торалар: йомышлы татарлар патшага хезмәт итә, ясаклылар казнага ясак түли һәм хезмәт йөкләмәләре үти. Бу вакытта керәшеннәр (новокрещеные) – йомышлы татарларның һәм рус булмаган ясаклы кешеләрнең православие дине кабул иткән төркеме сан ягыннан сизелерлек арта. Бу төркем хөкүмәт тарафыннан бирелә торган ташламалардан файдалана.

Ташу вакытында Зөя шәһәренең көндезге күренеше. А. И. Свечин һәм М. М. Махаев рәсеме буенча А. Г. Рудаков гравюрасы. 1769 ел.

Кох, А. Олеарий. Татар Казаны. 1696 ел

Казан ханлыгы яулап алынганнан соң, йомышлы татарлар сословиесе оешу колачлы төс ала. Бу сословиегә, үзләренең ата-бабадан калган биләмәләрен саклап калу өчен, ханлык чорындагы югары катлам татар төркеменең аерым вәкилләре дә керә. Казан өязенең 1603 елгы Теркәү кенәгәсендә эре ыруг биләмәләре өстенлекләре ханлык заманнарыннан ук килә торган биш татар кенәзенең исеме язылган. XVI гасырның икенче яртысы – XVII гасырда йомышлы татарлар Россия дәүләтенең Ливон ордены, Речь Посполитая һәм Кырым ханлыгы белән сугышларында актив катнашалар.

Г. Меркатор – Ю. Хондиус атласыннан Тартария картасы. Амстердам. 1607 ел.

Шәһәр катлавының кискен кимүе һәм халыкның бер өлешен дәүләтнең читенә күчерү Идел-Урал төбәгендәге татар мәдәниятенең башлыча авыл мәдәнияте рәвешен алуына китерә. Күп гасырлык дәүләтчелек, шәһәрчә тормыш итү тәҗрибәсе булган, шулай ук югары мәдәниятен һәм мәгарифен барлыкка китергән татарлар, XVI гасыр уртасыннан башлап, үзләренең матди һәм рухи-гаклый кыйммәтләрен югалта, мәдәният исә дини төсмер ала.

XVI гасырның икенче яртысы – XVIII гасырларда ислам татарларда этник җәмгыятьне, социаль структураларны һәм мәдәни традицияләрне юкка чыгудан саклаучы көчкә әйләнә.

XVII гасыр татар халкы тарихында шактый кискен борылыш чоры була. Татарларның гомумроссия сословиеләренә яраклашуы башлана; мәдәни, хуҗалык һәм икътисади үсеш акрынлап алга китә. Урта Идел буе татарлары, аеруча йомышлы катлау вәкилләре, Болгавыр заман вакыйгаларында һәм аннан соңгы күпсанлы баш күтәрүләрдә актив катнаша, хөкүмәткә каршы оештырылган каршылык чараларында чыгыш ясый.

XV гасырның беренче яртысында Казанда кышкы базар. Рәс. Р. Г. Заһидуллин. 2015 ел.

Казан Кремленең XVI гасырдагы планы

Татарлар Россиягә хезмәттә

Рус дәүләте оешуда Алтын Урда мирасы мөһим факторга әверелә. 

Татар иленең төп идарәче ыруглар вәкилләре табигый рәвештә Россия элитасы һәм хәрби-йомышлылар катлавына кушылып китә. Яңа катлау бөтен дөньяда көчле төрки-славян берлеге буларак кабул ителә. Танылган дворян нәселләре Юшковлар, Апраксиннар, Давыдовлар, Аракчиевлар, Бибиковлар, Чириковлар, Акчуриннар, Карамзиннар, Йосыповлар, Тенишевлар, Сулешевлар һәм башка бик күпләрнең тамырлары татарларга барып тоташа, һәм алар гасырлар дәвамында Россия дәүләте сәясәтендә, икътисадында, хәрби эшендә, мәдәни-рухи тормышында мөһим роль уйныйлар.

Россия дәүләтенең хәрби тарихы татар-мөселманнарның бердәм Ватанны тышкы дошманнардан саклауда актив катнашуларын күрсәтә. Инде XV гасырда ук Мәскәү дәүләтендә «йомышлы татар угланнары» һәм «Урда кенәзләре» хәрби хезмәт итә. Казан ханлыгы Россия дәүләтенә кушылган вакыттан башлап, сугыш эшен оештыруда тәҗрибәсе югары булган татар элитасы бөек кенәзлек ягына, ә аннан соң патша тәхетенә хезмәткә җәлеп ителә һәм алар дәүләтне тышкы дошманнардан саклауда ышанычлы терәк булып тора.

Казан губернасы картасы. XVIII гасыр ахыры.

Татарлар. Йохан Якоб Шейхцерның бакыр гравюрасы. Швейцария. 1731 ел.

Татар офицеры. Ж.-Б. Лепренс. 1765 ел.

Рус атлы гаскәре. Алман гравюрасы. XVI гасыр.

XIV – XVIII гасырларда Россия дәүләтенең хәрби-сәяси тарихында «йомышлы татарлар» – Мәскәү кенәзлегендәге һәм Рус патшалыгындагы татарларның хәрби-йомышлы катлау төркеме зур роль уйный. Йомышлы татарлар, дипломатия хезмәтендә тәрҗемәче-тылмач, кәтип вазифаларын башкарып, хөкүмәтнең тышкы эшчәнлегендә катнаша, мөселман дәүләтләренә илчелек вәкилләре итеп җибәрелә һәм, кирәкле хәрби-сәяси мәгълүмат туплаганда төп көч буларак, разведка бурычларын да үти.

XVI гасырның икенче яртысыннан башлап, татарлар Россия дәүләте чикләрен Кырым һәм Евразия далаларының күчмә халыкларыннан саклауга тартыла.

Йомышлы татарлар тарафыннан оештырылган көчле һәм нәтиҗәле, комплекслы хәрби-саклану чаралары Россия дәүләтенең көньяк чикләрен яхшы ук ныгыту мөмкинлеге бирә. Татар гаскәриләре, дала шартларында алып барылган сугышларның тактикасын һәм стратегиясен яхшы белгәнгә, асылда Россия чик буе хезмәтен төзүнең башында торалар.

Татарларның күп гасырлык хәрби тәҗрибәсе һәм ярдәме Ливон сугышы (1558 – 1583) вакытында ачык күренә. Касыйм ханы Шаһгали җитәкчелегендәге 10 меңлек атлы татарларның, дошманның котын алып, Ливония җирләренә үтеп керүләре билгеле. XVI – XVII гасырларда рус гаскәрендә йомышлы татарларның гомуми саны барлык сугышчыларның 5 – 10 процентын тәшкил итә. Йомышлы татарлар рус гаскәрләренең хәрби яктан шактый хәзерлекле өлеше булып, Россиянең көнбатыш һәм көньяк чикләрендә хөкүмәтнең хәрби-сәяси мәнфәгатен алга җибәрүгә катнаша.

Россия тарихындагы шушы катлаулы чорны йомгаклаганда, К. Минин һәм Д. Пожарский җитәкчелегендә ополчение оешуның әһәмиятен күрсәтергә кирәк. Татарларның анда катнашуы – хәрби кампанияне уңышка китергән сәбәпләрнең берсе дияргә нигез бар.

Идел елгасы картасы. Х. Ротгиссер (? – 1659) гравюрасы, А. Олеарий рәсеме буенча. Франция, Париж. 1659 ел.

Татарлар XVII гасырдагы сугышларда Россия дәүләтен дошманнардан саклауда таяныч була. 1615 елда Д. Пожарский җитәкчелегендә меңнән артык татар поляклар һәм литвалыларга каршы сугышта катнаша. Воевода Шереметев полкларының бер өлешен тәшкил иткән татар подразделениеләре шведларга каршы хәрби хәрәкәтләрдә батырлык күрсәтә.

1621 елларда кенәз Борятинский җитәкчелегендә йомышлы татарлар полякларга каршы сугыша. Шул елларда Россия дәүләте тарафыннан үткәрелгән уңышлы сугыш кампанияләренең иң ачык дәлиле итеп Дорогобуж астында барган яуларда җиңүләр күрсәтелә, алар исә татар кенәзе Юрий Сулешов җитәкчелегендәге татарлар белән бәйле.

Сугышка сәләте зур булган атлы татар гаскәре рус дәүләте тарафыннан шведлар белән 1700 – 1721 елгы Төньяк сугышның башлангыч чорында: 1709 елгы Полтава, 1710 елда Риганы камауда – актив файдаланыла. Йомышлы татарлар армиягә үз атлары һәм кораллары белән чакырыла. 1708 елда яңа Сембер татар полкы оеша.

Татарлар 1812 елгы Ватан сугышында үзләрен Россия хәрби-сәяси тарихына кергән батырлар итеп таныта. Наполеон гаскәрләренә каршы сугышта алты меңнән артык татар катнаша. Идел буе татарларыннан Беренче, Икенче һәм Өченче Типтәр, Беренче һәм Икенче Мишәр, шулай ук Башкорт полклары оештырыла. 1814 елның 18 мартында Россия хәрбиләре составындагы Дүртенче һәм Бишенче Башкорт, Беренче һәм Икенче Типтәр полклары җиңүчеләр булып Парижга килеп керә. Аларның батырлыгы бүләкләр белән билгеләнә. Бу полкларның сугышчылары «1814 елның 19 мартында Парижны алган өчен» көмеш медаленә һәм башка төрле орденнар-медальләргә лаек була.

1812 елгы Ватан сугышында батырларча катнашкан татар-башкорт полклары хөрмәтенә Мәскәү шәһәре мөселманнары 1813 елда Татар бистәсендә мәчет ачуга рөхсәт ала. 1881 елда мәчет манарасы һәм гөмбәзе белән тулысынча бетә, беренче Мәскәү мәчете бинасы мөселман культы корылмасы кыяфәтенә керә. Мемориаль мәчет – Хәтер мәчете – Мәскәүнең Табыну (Поклонная) тавында урнашкан. Ул – 1812 елгы Ватан сугышында Россияне саклаучылар батырлыгының символы булып тора.

Екатерина II реформалары һәм татар җәмгыяте

XVIII гасыр – татар тарихында фаҗигале, каршылыклы, әмма татар халкының хәзерге үзаңы һәм мәдәнияте нигезләрен тудыруда әһәмиятле дәвер. Бу – көчәя барган тышкы басым астында татарларның үз рухи һәм мәдәни традицияләрен саклап калу өчен киеренке көрәш чоры. Мондый каршы торуның нәтиҗәсе булып Россия хакимиятенең, дәүләтнең сәяси тотрыклылыгын һәм киләчәк үсешен тәэмин итү максатыннан, дин иреген тану һәм империя җирендә элек-электән яшәгән халыкларның мәдәни автономиясен гарантияләү кирәклегенә китерә. 

Идел буен басып алганнан соң башланган татарларны ассимиляцияләү һәм христианлаштыру сәясәте XVIII гасырда инде планлы, бюрократик төс ала. Төп басым объекты булып, элеккеге кебек үк, йомышлы татарлар катлавы тора. XVI йөз ахыры – XVIII гасырларда кабул ителгән кануннар нәкъ менә шушы катлауның икътисади һәм социаль нигезләрен какшатуга юнәлдерелә.

Казан татарларының ат чабышы. К.-Х. Гесс гравюрасы, Е. М. Корнеев рәсеме буенча. 1810 – 1812 еллар.

Казан татар хатын-кызы. Х.-М. Рот гравюрасы, И. Г. Георги рәсеме буенча. 1776 ел.

.

Казан татары. Х.-М. Рот гравюрасы, И. Г. Георги рәсеме буенча. 1776 ел.

Җәмигъ мәчет. Рәс. В. С. Турин. 1834 ел.

XVIII гасырның беренче яртысында мөселманлыкка каршы һөҗүм көчәя. Аның басымы 1740 елда Яңа чукындыру эшләре конторасы барлыкка килгәннән соң, һәм Казан епархиясен яманаты чыккан архиепископ Лука Конашевич җитәкләгән чорда бигрәк тә кискенәеп китә. Лука башлангычы белән Россия императоры Елизавета Петровна 1742 елда «Казан губернасында мәчетләр төзүгә юл куймау һәм губернаторларга һәм воеводаларга яңа чукындырылганнарның мөселман диненә кире кайтуын тикшерү турында»гы фәрманга кул куя. Указ Казан губернасында барлык яңа салынган мәчетләрне «җимерергә һәм киләчәктә төзетүгә юл куймаска» боера.

Кулъязма Коръән. XVII гасырның беренче яртысы.

Казан өязендәге 536 мәчетнең 418-е, Сембердәге 130 мәчетнең 98-е, Әстерхандагы 40 мәчетнең 29-ы җимертелә. 1752 елда Лука доклады буенча «Казан татарлары үз белдекләре белән салган мәчетләрне җимерү турында» яңа фәрман кабул ителә. Контора вәкилләре авыллар буйлап йөри һәм, физик көч кулланып, чукынырга мәҗбүр итә.

Дистәләрчә елларга сузылган каршылыктан соң, Екатерина II нең идарә итә башлавы империя хакимияте сәясәтендә борылыш дип бәяләнә. Россия империясе, киләчәктә татарлар белән кискен каршылыкка кермәс өчен, кайбер мөһим ташламаларга бара. Беренче чиратта бу сәүдә һәм кануннар чыгару өлкәләренә карый. Татарларга карата сәяси курсның борылышында Екатерина II нең 1767 елда Идел буйлап сәяхәте һәм 1767 – 1768 елларда эшләгән Уложенная комиссия зур роль уйный.

Екатерина II-не 1767 елда Казанга алып килгән «Тверь» галерасы.

XVIII гасыр ахырында татарлар куйган таләпләрне канәгатьләндерә алырлык фәрманнар чыга. Иң әһәмиятлесе булып 1773 елның 17 июнендә кабул ителгән Изге синодның диннәр тигезлеге хакындагы фәрманы тора. Аннан соң 1776 елда барлык татарларга сәнәгать-җитештерү һәм сәүдә эшләрен башкаруга рөхсәт бирү, 1784 елда татар морзаларын хокукый яктан рус дворяннары белән тигезләштерү, ә 1788 елда «Оренбург мөселман Диния нәзарәтен оештыру турында»  фәрманнар бирелә. Мөфтидән, өч казыйдан һәм канцелярия хезмәткәрләреннән торган Диния нәзарәте коллегиаль оешма булып санала. Барлык мәсьәләләр дә аның әгъзаларының күпчелек тавышы белән хәл ителә. Оренбург мөфтиен император билгели. 1800 елда Казанда «Коръән, догалыклар һәм шуларга охшаш нәрсәләр» бастырып чыгару өчен татар басмаханәсе ачу турында белдерелә.

Екатерина II портреты. А. Рослинның төп нөсхәсеннән билгесез рәссам күчермәсе.

Екатерина II каретасы.

Татарларның шәһәр үзидарәсе органнары – Татар ратушалары барлыкка килә (1781 ел), алар татарларга сәүдә итү, идарә органнарында катнашу хокукы бирә, сәүдәгәрләр катлавын берләштерә. Шул рәвешле, диннәрнең үзара каршы торуы кими, мөселман-татарларны рәсми танытып, аерым төркемнәргә бөтен татар җәмәгатьчелегенә институцион йогынты ясау мөмкинлеге ачыла.

Татар Казаны. О. Кохның А. Олеарий офорты буенча төшерелгән рәсеме. 1696 ел.

Казанны яулап алганнан соң, XIX гасыр урталарына кадәрге дәвер – татар халкы тарихында иң катлаулы һәм фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Шулай да, авыр сынаулар аша узып, татар халкы киләчәктәге милли күтәрелеш һәм яңарыш өчен үзенең рухи көчен һәм иҗади куәтен саклап кала.

Гасырлар чатында: җәмгыятьнең һәм мәдәниятнең үзгәрүе

XIX гасыр дәвамында татар сәүдәгәрләре катлавы вәкилләре, меценатлар һәм хәйриячеләр буларак кына түгел, ә бәлки яңарыш идеяләрен үстерүчеләр, реформаторлык проектларын яклаучылар буларак татаныла. 1914 елның 2 маенда чыккан «Казан губернаторы язмасы» татар эшмәкәрләренең милләт оешудагы ролен күзалларга мөмкинлек бирә, анда: «губернада татар халкына яңалыклар сеңдерүчеләр булып татар зыялылары, шулай ук сәүдәгәрләр тора», дип хәбәр ителә.

Милли аристократиянең һәм дин әһелләренең милек базасы булмау сәбәпле, татар элитасының, беренче чиратта шәһәрнекеләрнең, урынын әкренләп буржуазия яулый. XVIII гасырда татарлар арасында сәүдә белән шөгыльләнү массачыл төс ала, бу Казанның татар бистәләрендә яшәүчеләр мисалында ачык күренә.

Казан. Татар базары. XX йөз башы.

Татар сәүдәгәрләр катлавы йомышлы татарлар һәм крестьяннар нигезендә оеша. Казан шәһәренең Иске һәм Яңа татар бистәләрендәге йомышлы татарлар, үз милләттәшләре белән чагыштырганда, билгеле бер өстенлекләр ала. Җир биләү һәм крепостной крестьяннар тоту өчен, хәрби хезмәт итү шарт булган күпчелек татар һәм рус йомышлы катлавы вәкилләреннән аермалы буларак, Казан бистәләре татарлары мондый хезмәтне сәүдә кәсебе белән шөгыльләнү бәрабәренә үти.

«Бертуган Хәлфиннәр» сәүдә йортының рекламасы.

Әхмәт Хөсәенов (1837 – 1906) – сәүдәгәр, танылган хәйрияче, җәдит «Хөсәения» мәдрәсәсенә нигез салучыларның берсе Ахмад Хусаинов. 

Мөхәммәтшакир Рәмиев (1857 – 1914) – алтынчы, танылган хәйрияче, җәмәгать эшлеклесе, нәшир. 

Мәхмүт Хөсәенов (1839 – 1910) – сәүдәгәр, танылган хәйрияче, Җәдит «Хөсәения» мәдрәсәсенә нигез салучыларның берсе.

«Хөсәения» мәдрәсәсе. Оренбург ХХ йөз башы.

Казанда һәм Оренбургның Сәет бистәсендә Татар ратушалары ачылгач, халыкның үзенчәлекле бер төркемен тәшкил иткән йомышлы татарлар гильдияле сәүдәгәрлеккә һәм мещанлыкка язылу мөмкинлеге ала. Шушы чорда татар эшмәкәр элитасы оеша башлый. Казан ратушасы татар сәүдәгәрләренә һәм завод хуҗаларына үзләренең һөнәри куәтләрен тормышка ашыру өчен юллар ача. Беренчеләрдән булып шәһәрнең иң эре эшмәкәрләре рәтенә рәсми рәвештә М. М. Адамов, Г. Ишморатов, Ю. Б. Китаев керә.

Әстерхан. Үзәк мәйдан. ХХ йөз башы.

XIX гасыр башында Казан татар сәүдәсенең эре үзәге булып кала. XIX гасыр башында, гәрчә саннары әллә ни күпкә артмаса да, гильдия сәүдәгәрләре тарафыннан игълан ителгән капиталның гомуми суммасы, XVIII гасыр ахыры белән чагыштырганда, 4 тапкырга үсә. Болар барысы да акчаның аерым бай сәүдәгәрләр һәм эшмәкәрләр нәселләре кулында туплануы хакында сөйли.

Уфа. ХХ йөз башы.

Казанның рус халкы белән чагыштырганда күпкә аз булуларына (бөтен шәһәр халкының 10% тирәсе) карамастан, татарлар сәүдә һәм җитештерү өлкәсендә җитди урын алып тора: Казан губернасының барлык 127 фабрикасы һәм заводының өчтән бере аларныкы. Татар эшмәкәрләре тире эшкәртү һәм сабын кайнату сәнәгатендә шактый югары нәтиҗәләргә ирешә. Үз орбитасына Кытай, Үзәк Азия, Кавказ һәм Кара диңгез алды белән икътисади бәйләнешләрне керткән сәүдә географиясе киңәя.

XIX гасырның икенче яртысында татар эшмәкәрлеге бердәм төркем рәвешен ала. Мөселман сәүдәгәрләре Казан шәһәре иҗтимагый тормышының барлык өлкәләрендә дә шактый зур роль уйный. Гәрчә, беренче чиратта үзләренең мәхәллә мәнфәгатьләрен кайгыртсалар да, гомумшәһәр иҗтимагый чараларында катнашу омтылышлары да күзәтелә.

Оренбург. Урал елгасы буенда. ХХ йөз башы.

>XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башы татар эшмәкәрлеге үсешендә сыйфат ягыннан бөтенләй яңа чор башлана. Рус буржуазиясе җитди көндәшлек тудыруга карамастан, бу чордагы җитештерү һәм сәүдә колачы татар капиталының яңа биеклекләр яулап алуы турында сөйли. Башлангыч капитал тупларга мөмкинлек биргән сәүдә операцияләре татар эшмәкәрлегенең нигезе булып кала. Аеруча булдыклы татар эшмәкәрләре чит ил базарларына үтеп керә.

Татарларда җирле кәсепчелек (күн итек тегү, кирпеч сугу, зәркәнчелек, тире иләү, йон тетү) үскән була. Шулай ук кәҗә мамыгын һәм сарык тиресен эшкәртү белән бәйле кәсепләр киң таралыш ала. Әзер эшләнмәләр төрле базарларга, еш кына читкә сатуга чыгарыла. Себердәге татар халкы икътисадында да сәүдә шактый зур әһәмияткә ия була. Авылларда кечкенә бакалея, сирәгрәк булса да, мануфактура кибетләре эшли. Тубыл, Томск, Төмән, Омск, Тара, Ишем базарларында һәм ярминкәләрдә, башка җирләрдә татарлар мал-туар, утын, печән, ат һәм сыер тиреләре, ит, вак һөнәрчелек эшләнмәләре белән сату итә.

Габденнасыйр Курсави (1776 – 1812) – татар дин белгече, шәех, гыйлем иясе һәм мәгърифәтче.

Каюм Насыйри (1825 – 1902) – мәгърифәтче, әдип, тарихчы-этнограф, тел белгече.

Санкт-Петербургтагы җәмигъ мәчет проекты.

Шиһабетдин Мәрҗани портреты. Рәс. В. К. Фёдоров. 1989 ел.

Бу шартларда татар тәңгәллегенең абруе арта. Татар аристократиясе үзенең катлавына хас өстенлекләрен җуйгач һәм ясак түләүчеләр хәленә төшкәч, баштагы чорларда татарлыкны йомышлы татарлар алга сөрә. Әмма татар аристократиясе үзенең нәсел тамырларын һәм татар ыруына карауларын онытмый. Екатерина II йомышлы татарларга кайбер элеккеге өстенлекләрен кире кайтаргач, алар, сайланып куела торган һәм рухани урыннарны биләп, асылда, мөселман җәмгыятенең әйдәп баручылары булып китә. Нигезгә байлык туплауны һәм аны арттыруны аклый торган (үзенә күрә капитализмның ислам-протестант рухы) суфичылык тәкъвалыгын (диндарлыгын) куеп, татар сәүдәгәрләре яңа татар үзаңын формалаштыра башлый.

Оренбург. «Хөсәения» мәдрәсәсе һәм мәчете.

Казан. Печән базары мәчете.

Хөсәен Фәезханов (1828 – 1866) – тарихчы, филолог, педагог. Ш. Мәрҗани шәкерте.

Галимҗан Баруди (1857 – 1921) – дин һәм җәмәгать эшлеклесе.

Ризаэтдин Фәхретдин (1859 – 1936) – мәгърифәтче галим, тарихчы, дин белгече һәм җәмәгать эшлеклесе.

Дәрдемәнд (1859 – 1921) – шагыйрь, татар әдәбияты классигы, хәйрияче, алтынчы.

Фатих Кәрими (1870 – 1937) – язучы, нәшир, җәмәгать эшлеклесе.

Муса Бигиев (1873/75 – 1949) – дин гыйлеме белгече, публицист, җәмәгать һәм дин эшлеклесе.

Габдулла Тукай (1886 – 1913) – шагыйрь, әдәби тәнкыйтьче, публицист, яңа татар әдәбиятына нигез салучыларның берсе.

XIX – ХХ гасыр башы татар җәмгыятендәге икътисади, социаль һәм мәдәни үзгәрешләр капитализм чынбарлыгының яңа, даими үзгәреп торучан шартларында халыкның лаеклы үсешен тәэмин итә алырлык реформаторлык хәрәкәте – җәдитчелек тууга нигез була. Аның этәргеч көчләренең берсе булып мәктәпләрдә һәм мәдрәсәдә укыту реформасы үткәрүне таләп иткән шәкертләр хәрәкәте тора. Ул, шәһәрләрдә генә калмыйча, авылларга да үтеп керә.

Казан. Кремльгә Казансу ягыннан күренеш.

Милли зыялылар катлавы формалашу белән тыгыз бәйләнгән профессиональ мәдәният тиз үсеш ала. Бу эшкә күренекле татар мәгърифәтчеләре һәм дин белгечләре Габденнасыйр Курсави, Каюм Насыйри, Хөсәен Фәезханов, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэтдин Фәхретдин, Галимҗан Баруди, Зыя Камали, Муса Бигиев һәм башка фәнни һәм педагогик җәмәгатьчелек вәкилләре үзләреннән өлеш кертә. Китап нәшриятларының, массакүләм мәгълүмат чараларының, мәдәни-мәгърифәт һәм хәйрия оешмаларының киң челтәре оеша. Милли мәктәп тамырдан үзгәртеп кору чорын кичерә. Дини реформалар, күренекле Г. Курсави һәм Ш. Мәрҗани традицияләрен дәвам итеп, татарларны Ауропа цивилизациясе казанышларына һәм кыйммәтләренә табигый җәлеп итү өчен яңа юллар ача.

«Әл-Ислах» газетасы редакциясендә. Сулдан уңга: мөхәррир В. Бәхтияров, театр тәнкыйтьчесе  К. Бәкер, язучы Ф. Әмирхан, газета хезмәткәре И. Әмирхан, шагыйрь Г. Тукай. 1908 ел.

Модернизация дәвере «гомумтатар идеясе» булдыруны таләп итә. Ш. Мәрҗани, аның идеологы буларак, бердәм татар халкы оешуның нигезе дип Җүчи олысы чоры торуын күрсәтә. Бу бөек акыл иясе һәм тарихчы үз-үзеңне танып белүдә һәм милли горурлык тудыруда тарихның мөһим чыганак булуын раслый. Аның идеяләре И. Гаспралы, Һ. Атласи, Г. Ибраһимов, Г. Исхакый хезмәтләрендә хуплана һәм үстерелә. «Татар идеологиясе» Россиянең мөселман төрки-татар халкы арасында киң тарала.

Бер үк вакытта диннең мәдәнияттән аерылуы күзәтелә, нәтиҗәдә, мәдәният милли төс ала. Идел-Урал татарларында мәдәни реформаторлык күп кенә өлкәләрне колачлый: тел (яңа әдәби тел булдыру), мәктәп эше (җәдит мәктәпләрен үстерү) һәм мәгълүмати өлкә (милли телдә китап нәшер итү һәм вакытлы матбугат формалаштыру).

Татар язучылары, әлбәттә, милләт язмышына караган әлеге хәлиткеч  вакыйгалардан читтә калмый һәм бу Г. Тукай, М. Гафури, С. Рәмиев, Н. Думави, Дәрдемәнд (З. Рәмиев), Г. Исхакый кебек татар әдәбиятының күренекле вәкилләре иҗатына көчле этәргеч бирә. Аларның иҗатында демократия идеалларын яктырту, халыкның авыр язмышы һәм фаҗигасен тасвирлау өстенлек итә, түбәнсетелгәннәрне һәм кыерсытылганнарны яклау тавышы яңгырый. Татар шигъриятендә төп фикерләрнең берсе булып халыкны демократия һәм гражданлык иреге, милләт бердәмлеге өчен көрәшкә дәртләндереп, милләткә мөрәҗәгать итү тора.

Г. Тукайның публицистик күтәренкелек, ватанпәрвәр гражданлык хисләре белән сугарылган, үз халкын ирек һәм демократия өчен көрәшне дәвам итәргә чакырган иҗаты ХХ гасыр башы поэзиясенең иң югары баскычына күтәрелә. Нәкъ менә шушы иҗат милләтебезне берләштерүдә, анда уртак үткәннәргә һәм киләчәккә өмет белән карау хисләре тудыруда мөһим чара булып китә.

Гаяз Исхакый (1878 – 1954) – язучы, публицист, Бөтенроссия мөселманнары Шурасы әгъзасы.

Сад ри Максуди (1878 – 1957) – татар милли азатлык хәрәкәте җитәкчеләренең берсе.

Тамырдан үзгәрешләр нәтиҗәсендә, ХХ гасыр башында татар милләтен оештыру юнәлешендә зур адым ясала. Бу турыда татарларның 1905 – 1907 еллар инкыйлабы барышында милли-мәдәни автономия алуга юнәлдерелгән төп таләпләре ачык сөйли. Өметне акламаган инкыйлабтан күңел кайту һәм милли үзаңның җанлануы мөселман лидерларына, барыннан да бигрәк татар зыялыларына сәяси хәрәкәт башлап җибәрү мөмкинлеге бирә. Татарларда иҗтимагый-сәяси эшчәнлекнең барлыкка килүен һәм үсешен раслаучы иң ачык күренеш булып «Иттифак әл-мөслимин» партиясе төзелү тора.

Мөселманнарның сәяси уянулары мәдәни-мәгърифәтчелек хәрәкәте белән үрелеп бара. Вакытлы матбугат һәм китап бастыру эше бу елларда үзенең күтәрелеш чорын кичерә. 1905 елдан алып 1917 елның февраленә кадәр татар телендә 76 басма чыга. Мөселман матбугатында татар халкы, аның мәгърифәте һәм мәдәнияте үсешенә кагылышлы кискен мәсьәләләр куела һәм фикер алышына. Мәдәният-мәгарифкә, хәтта, спортка караган күпсанлы милли татар оешмалары барлыкка килә.

Программасы кабул ителгәч һәм җитәкче органнарын сайлап куйгач, «Иттифак әл-мөслимин» актив рәвештә Думага сайлау кампаниясенә кушыла. Аның әгъзалары барлыгы 34 мандат ала һәм шуларның 28-е А. Топчибашев җитәкчелегендә мөстәкыйль «мөселман фракциясе» оештыра. Фракциянең иң йогынтылы һәм абруйлы әгъзаларының берсе хокук белгече, Сорбонна һәм Петербург университетының хокук факультетын тәмамлаган, хәтта Дума бюросына да сайланган Садри Максуди була. Калганнары, татар мөгаллиме К. Хәсәнов җитәкчелегендәге 6 депутат, идея илһамчылары татар социалист-революционерлары Г. Исхакый һәм Ф. Туктаров булган «мөселман хезмәт төркеме»нә берләшә.

Россия империясенең Дәүләт Думасында ун ел эшләү дәверендә татар сәясәтчеләре зур юл уза. Беренче мәртәбә аларда гомумдәүләт мәсьәләләре белән кызыксыну уяна, бу бигрәк тә Думага сайлаулар вакытында ачык сизелә. Рус җәмгыятенең либераль һәм революцион элементлары белән күпмедер дәрәҗәдә рухи якынлык барлыкка килә. Ниһаять, мөселман җәмгыятенең үз эчендә идея-сәяси яктан консерваторларга (традиционалистлар, кадимчеләр) һәм реформаторларга (җәдитчеләр, яшь мөселманнар, көнбатышчылар) бүленү килеп чыга. Хәтта, мөселман социалистлары төркеме барлыкка килә.

Депутатларның сәяси эшчәнлеге, уртак максатлар өчен көрәштә тупланган сәяси тәҗрибә нигезендә, мөселман халыкларының рухи якынлашуына, үзаңнары үсүгә һәм сәяси өлгерүенә булышлык итә. Гомумән, сәяси идеология әзерләнү һәм барлыкка килүнең беренче этабына бәя биреп, мөселман берлеге лидерлары һәм идеологларының иҗтимагый-сәяси фикер формалаштырудагы һәм татар милли идеологиясен барлыкка китерүдәге эшчәнлеге гаять зур роль уйнавын билгеләп үтү кирәк.