Татар теле һәм язма мәдәният: сүздән - китапка

Татар теле һәм язма мәдәният: сүздән - китапка

Татар теле һәм язма мәдәният: сүздән – китапка

 

  Һәрбер чор сөйләмә һәм язма мәдәнияткә үз таләпләрен куя, шуның белән аларның үзенчәлеген, үсеш дәрәҗәсен билгели. Тел үсешенең мөһим күрсәткече булып язмачылык санала, ул телне яңа дәрәҗәгә күтәрә. Хәрефләр ярдәмендә сүзләр язу тәртибе урнашуга, тел сөйләмдә тапшырылудан аерылып, яңа, катлаулырак тормыш белән яши башлый. Язмачылык, үз чиратында, телне камилләштерү һәм танытуның көчле чарасы булып, үткән буыннар фикерләрен теркәргә һәм аларны киләчәк буыннарга тапшырырга мөмкинлек тудыра.

Ачык китап. Рәс. Б. Ә. Гыйльванов. 1996 ел

  Татар теле – Татарстан Республикасында милләт һәм дәүләт теле, Россия Федерациясендә таралышы һәм сөйләшүчеләр саны буенча икенче урында тора. Ул төрки телләргә карый, монгол һәм тунгус-маньчжур телләре белән бергә алтай телләре төркеменә керә.

  Төрки телләр белгечләре тарафыннан төрле төркемнәргә нисбәтле тикшерелә. Татар теле төрки телләрнең кыпчак группасына карый дигән фикер дәлилләнгән. Ул үзенә өч диалектны ала: көнбатыш, урта һәм көнчыгыш; аларның эчендә сөйләшләр түбәндәгечә аерыла: урта диалектта – Чулман аръягы, Пәрәнге, Тау ягы, Минзәлә, Бөре, Пермь, Нократ, Касыйм һ. б.; көнбатышта – Сергач, Чүпрәле, Чистай, Мәләкәс, һ.б.; көнчыгышта – Тубыл-Иртеш, Төмән, Бараба һ. б. Әстерхан татарлары сөйләме урта диалектка якын булса да, нугай һәм Кырым татарлары йогынтысында үзенчәлекләргә ия. Польша-Литва татарлары инде XVI гасырда ук үзләренең аерым бер билгеләре ягыннан урта гасырлар татар теленә якын булган телләрен югалта, белорус теленә, ә XIX йөздә – өлешчә поляк һәм рус теленә күчә.

  Татар теле хәзерге татар милләте белән бергә формалаша һәм бер төркем (лексик, фонетик, синтаксик һ. б.) үзенчәлекләргә ия булып, алар Идел буе – Урал – Себер татарлары сөйләшләрен бергә туплый һәм башка төрки телләрдән аерып куя. Үзенең тарихи үсешендә татар теле күрше халыклар – төрки (чуаш, башкорт), фин-угыр (мордва, мари, удмурт һ. б.), славян (рус) телләре, бигрәк тә иран (тохар) теле йогынтысын тоя. Урта гасырларда – гарәп һәм фарсы телләре (дин, мәгариф һәм мәдәниятнең башка өлкәләрендәге терминология) тәэсирендә үзгәрешләр кичерә. Хәзерге татар әдәби теле урта диалект нигезендә, көнбатыш диалект катнашында формалаша. Татар әдәби теленең тамырлары төрки рун язмаларына барып тоташа.

Уйгыр каганы Моюн-Чорга (759 ел) багышланган рун язмалы ташбилге һәм рун хәрефләре сурәте

Тоткасында аңлаешсыз рун язулы бакыр комган. XIII гасыр

  Татар халкы язмачылыгының ике мең еллык тарихы бар. Бу вакыт эчендә төрки халыклар берничә әлифба алмаштыра. Алар барысы да күпмедер дәрәҗәдә төрки-татар сөйләменең үзенчәлекләрен чагылдыруга хезмәт итә.  Төрки язмачылык барлыкка килү бердәм әдәби төрки тел формалашуны тизләтә. Урта гасырларда яшәгән һәм бүгенге телләрнең күбесенең чишмә башы Төрки каганлык теленә үк барып җитә.

  Төрки рун язуы 35 билгедән гыйбарәт булып, уңнан сулга таба языла, һәр билге аерым тора һәм бер-берсе белән тоташмый. Академик В. В. Бартольд төрки рун «әлифба (...) төрки телгә җайлашкан, (...) шуңа күрә аны алыштырган уйгыр һәм гарәп әлифбаларына караганда кулайрак күренә» дип билгели.

  Көнчыгыш Ауропага Орхон-Енисей руннары төрки телле күчмәннәр белән бергә үтеп керә, беренче язмалар VIII – IX гасырларга карый. Идел-Урал төбәгенә рун язуы төрки-болгар ыруларына ияреп килә, монда XII гасырга кадәр кулланыла.

  Төрки рун язуының иң билгеле истәлекләре Орхон-Енисей ташъязмалары исеме белән тарихка кергәннәр. Алар арасында Билге каган һәм Күлтәгин (732 – 735), Икенче Төрки каганлыкның беренче каганнарына киңәшче булган Төньйокык (ташбилге 716 елдан соң, үзе исән вакытта ук корылган) хөрмәтенә куелганнары – иң күләмлеләрдән. Алар Төрки дәүләтләр тарихы, Галәм, кешенең барлыкка килүе турындагы күзаллау фонында геройларның тормышын, каһарманлыгын сөйлиләр. Кәгазьгә төшерелгән рун язулы текст – «Ырык битиг» («Ырым язуы», Х гасырның беренче яртысы) дүртьюллык шигырьләр формасында. Борынгы уйгыр язуындагы (текстта ул төрки язу дип атала) «Алтын ярук» китабы халыкның һәм кешенең тормышындагы хокукый мәсьәләләргә кагыла.

  Рун һәм уйгыр язуларындагы текстлар төрле төрки кабиләләр кулланган уртак әдәби телдә язылганнар.

Чичәннәр ярышы. Рәс. К. Ә. Нәфыйков. 1981 – 1999 еллар

  Урта гасырларда ислам дине белән бергә төрки дөньяга гарәп графикасы үтеп керә, ул рәсми документларда һәм дәүләт эш кәгазьләрендә, әдәби әсәрләрдә яши һәм камилләшә.

  Борынгы төрки традицияләрдә Караханыйлар дәүләтендә Мәхмүт Кашгарыйның «Диване лөгат әт-төрек» (1072 – 1083) сүзлеге, Йосыф Баласагуниның «Котадгу билиг» (1069 – 1070) поэмалары языла. Алар төрки кабиләләрнең мәдәни потенциалын күрсәтә.

  Урта гасырлар төрки-татар әдәбияты канунчылык һәм гарәп-фарсы әдәбиятлары жанрлары кысаларында үсә-үзгәрә. Ул Коръәни Бераллалык фәлсәфәсе – әт-Тәүхидкә йөз тота. Әдәбиятта дини-суфичыл дөнья сурәте хөкем сөрә.

  Бу чорның иң күренекле әсәре булып Кол Галинең (1183 – 1233 һәм 1240 еллар тирәсендә яшәгән дип фаразлана) болгар-кыпчак телендә угыз элементларын файдаланып язылган «Кыйссаи Йосыф» (1233) романтик поэмасы санала. Коръәни сюжет заманча образларда үстерелеш таба. Поэма татарлар арасында киң таралган була, татар әдәби теле формалашуда әһәмиятле роль уйный. Аның нөсхәләре Казан, Санкт-Петербург, шулай ук Берлин, Братислава, Дрезден, Вена китапханәләрендә саклана.

  Урта гасырлардагы язмачылык һәм әдәбият үсеше Жүчи олысы чорының (XIII гасырның икенче яртысы – XV гасырның беренче яртысы) шәһәр мәдәнияте (угыз-кыпчак тибы), Алтын Урда (иске татар теле) теле нигезендә һәм төрки-рун, караханый-уйгыр традицияләрендә формалашкан Идел буе төрки теле белән бәйләнгән.

Шагыйрь Кол Гали. Рәс. Б. И. Урманче. 1965 ел

Мәхмүд әл-Кашгарый (1028 – 1126)

 

  Бу чорда төрки телдәге матур әдәбият һәм рәсми документлар гарәп язуында иҗат ителә, соңгысы XIV йөздә рәсми статус ала. Котбның «Хөсрәү вә Ширин» (1342), Сәиф Сараиның «Гөлестан бит-төрки» (1391), Харәзминең  «Мәхәббәтнамә» (1353) әсәрләре чор әдәби мирасының үзәген тәшкил итә һәм төрки-татарлар сүз сәнгатенең югары дәрәҗәгә ирешүе хакында сөйли. Шагыйрьләр яшәеш нигезләре, яшәү мәгънәсе, хөкемдарлар һәм халык арасындагы мөнәсәбәтләр, әхлак, яшәү һәм үлем, мәхәббәт мәсьәләләрен күтәрәләр. Текстларда дини, фәлсәфи, этик, космогоник материаллар урын ала.

М. Кашгариның дөнья картасы

  Шушы чорда татарларда дини-дидактик әдәбият формалашып җитә: Коръән һәм Хәдисләр нигезендә – беренче тәфсирләр һәм Мөхәммәд пәйгамбәр тормышы турында сөйләүче «сиратен-нәби»ләр материалында дини-дидактик әсәрләр языла. Рабгузиның «Кыйссас әл-әнбия» («Пәйгамбәрләр тарихы», 1310), М ә х м ү д Б о л г а р и - нең «Нәһҗ әл-фәрадис» («Оҗмахка ачык юл», 1358), Хисам К я т и б н е ң « Җ ө м җ ө м ә солтан», «Кисекбаш китабы» һ. б. Мондый текстлар бертөрле композициягә корыла: дини яки әхлакый фикерләр ниндидер тарихлар ярдәмендә иллюстрацияләнә. Сюжетлар исә тамырлары белән гарәп яки фарсы чыганакларына барып тоташа, аларда дөнья сурәте җир тормышы һәм теге дөнья киселешендә булып чыга. Татарларның әдәби тел нормалары һәм стильләре татар ханлыклары чорында формалашып җитә. Алар халык теле нигезендә төрле әдәби-сурәтләү чаралары белән байый һәм төрлеләнә.

  Казан ханлыгы дәвере (ХV йөзнең беренче яртысы – ХVI гасырның беренче яртысы) мөстәкыйль милли әдәбиятлар формалашу чорын башлап җибәрә. Татарларда бай язмачылык, дипломатия язмалары булу хакында мәгълүматлар сакланып калган. Алар ярлыкларны, фәрманнарны, дидактик трактатларны, хәтта, «Татар Коръәнен», «Гарәпчә-татарча сүзлек»не үз эченә ала. Бу чорга аноним авторның мөселман юриспруденциясе һәм әхлагының кайбер мәсьәләләре шәрехләнгән «Нәсихәт әс-салихин» трактаты карый. Адниш Хафиз 1554 елда «Сираҗ әл-калеб»  («Йөрәкләр яктысы») дигән дидактик җыентык төзи.

«Кыйссаи Йосыф» (1233), Урта гасырлар төрки-татар әдәби истәлеге

  Күренекле шагыйрь, сәед һәм дипломат Колшәриф (1552 елда Казан өчен сугышта һәлак була), Казан ханы Мөхәммәдәмин (1487 – 1496, 1502 – 1518 елларда тәхеттә утыра), Гарифбәк һәм Мөхәммәд Шәриф, Өмми Камал (1475 елда үлә) – бу чорның күренекле суфи шагыйрьләре.

  Шагыйрь Мөхәммәдъяр (якынча 1497 – 1552) ике зур әсәр – «Төхфәи мәрдан» («Егетләр бүләге», 1540) һәм «Нуры содур» («Күңелләр нуры», 1542) поэмаларын иҗат итә, аларда дини-дидактик фикерләр үзәктә тора.

  XV – XVI гасырларда иске татар әдәби телен башка төрки әдәби телләрдән аерып тора торган лексик, фонетик һәм грамматик нормалар калыплаша, язма сөйләм җирле диалектлар хисабына байый. Телнең вазифалары киңәя – анда фәнни әдәбият, публицистика иҗат ителә, ул рәсми һәм шәхси язышуларда, эш кәгазьләрендә файдаланыла һ.б. Татар теле рус мәдәнияте үсешенә дә йогынты ясый, моңа мисал итеп өлешчә татарча иҗат ителгән Афанасий Никитин текстын китерергә мөмкин. Гарәп язулы текстлар рус елъязмаларында да очрый. Бу чорда гарәп язулы татар теле Евразиягә мәгълүмат тапшыруның универсаль чарасы булып хезмәт итә.

Мөхәммәдъяр – шагыйрь, фикер иясе. Рәс. К. Ә. Нәфыйков. 1978 ел

  Казан ханлыгы җимерелгәч (1552), гарәп язуы, рәсми вазифаларын югалтып, дин, мәгариф, мәдәният телендә саклана. Россиядәге башка халыклар белән чагыштырганда, татарлар арасында укый-яза белүнең югары булуын да әйтергә кирәк.

  XVI гасыр татар әдәбиятында тарихи хроникалар һәм героик эпос активлашу күзәтелә. Шәех Ясәви карашлары тәэсирендә Ясәвия һәм Нәкшбәндия тарикатьләре киң тарала. Әдәбиятта аларның чагылышы Мәүла Колый, Габди, Ә. Каргалый, Һ. Салихов, Ш. Зәки һ. б. иҗатында аермачык. Суфи әдәбиятта тарикать юлына чыккан, камил инсан турындагы тәгълимат пәйда була. Бу үзенчәлек дини һәм дөньяви карашларның кисешүенә, әдәбиятка яңа образлар һәм метафоралар урнашуга китерә.

  Татар әдәби теле XVI – XVIII гасырларда әдәби ядкярләрдә генә түгел, рәсми, эш, дипломатия документларында яши. Телнең Россия дәүләте белән идарә итүдә актив кулланылышы Посоллар приказы документларында күренә. Ул Евразия киңлекләрендә милләтара аралашу теле буларак та саклана. Бу телдә дәүләти рәсми аралашу XX йөзнең уртасына кадәр дәвам итә.

Әбү ‘Абдаллах Мөхәммәд әл-Җазули әл-Мәгъриби (1464 елда вафат). «Далаил әл-хәйрәт...» («Игелек дәлилләре...»). Һиндстан. 1802 ел

Коръән. XVI – XVII гасырлар

Көмеш Коръән савыты. Казан. XIX гасыр

  XVII – XIX йөзләрдә әдәби телнең гади халык сөйләменә якынаю дәвам итә. Бу үзенчәлек юлъязмалар төсендәге күпсанлы сәяхәтнамәләрдә һәм хаҗнамәләрдә, эш кәгазьләрендә аермачык. Сәяхәтнамә жанрының беренче үрнәге Исмәгыйль Бикмөхәммәтов тарафыннан 1751 елда Һиндстанга сәяхәт турында языла. Әдәбиятта, элеккеге традицион формалар, борынгы төрки тел элементлары белән янәшә, чит тел (гарәп-фарсы) элементлары актив кулланыла.

  ХVIII гасыр башыннан татар мәдәниятендә дөньявилык чаткылары көчәя, тарихка, легендаларга нигезләнгән хикәятләр пәйда була. 1755 – 1756 елларда татар-башкортлар баш күтәрүенең идеологы Батырша (Габдулла Галиев, 1715 – 1762) тарафыннан язылган «Гарызнамә» исә чорның тарихи вакыйгаларын чагылдыра. Пугачёв восстаниесе күренешләре «Казан алыну хикәяте»ндә күренә. Габди (1679 – XVIII гасырның беренче чиреге), Габдессәлам (1700 – 1767), Г. Мөслимов һ.б. әсәрләренең теле сөйләм телен хәтерләтә.

  Татарларда китап басу тарихы XVIII йөз башына карый: 1722 елда императорның поход типографиясендә татар телендә Пётр I Манифесты дөнья күрә. 1778 елда Мәскәүдә күренекле педагог һәм тәрҗемәче Сәгыйть Хәлфинның руслар өчен татар әлифбасы – «Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов» нәшер ителә. Россия империясе мөселманнарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча Екатерина II чорында Коръән нәшер итү хакында указ (1787) чыга. 1800 елда Казанда гарәп хәрефләре белән китап басу өчен Азия типографиясе оеша. Анда 1801 – 1829 елларда гомуми тиражы 280 мең экземпляр булган 93 китап дөнья күрә. «Азия типографиясе» Казанда татар китабы бастыру өчен җирлек әзерли. Басма продукция исә Идел буе, Кавказ, Урта Азия, Себернең төрки-мөселман халыклары арасында тарала. Ул Кытай Төркестанына, шәркый Һиндстанга кадәр барып ирешә.

  ХVIII гасыр ахырында дини реформаторлык хәрәкәте башлана. Таҗетдин Ялчыгол (1768 – 1838), Г. Курсави (1776 – 1812), Г. Утыз Имәни (1754 – 1834), Г. Кандалый (1797 – 860) хезмәтләре ХIХ йөзнең икенче яртысында татар мәгърифәтчелек әдәбияты тууга һәм үсүгә йогынты ясый.

Пётр I манифесты, татар телендә. 1722 ел

«Болгарның борынгы истәлекләре» шәмаиле. Бертуган рәс. М. һәм А. Әхмәтовлар. 1902 ел 

  Татар драматургиясе формалашу (Г. Ильясиның «Бичара кыз» (1887), Ф. Халидинең «Рәдде бичара кыз» (1888), Г. Камалның «Бәхетсез егет» (1900), Г. Исхакыйның «Өч хатын берлән тормыш» (1900) драмалары) әдәбиятка яңа сулыш алып килә.

  1886 елда беренче роман – М. Акъегетзадәнең (1864 – 1923) «Хисаметдин менла»сы басыла, анда язучы татар  җәмгыятен үзгәртү, кешенең шәхси иреге, халыкның аң-белемен күтәрү, хатын-кызларга хокуклар бирү мәсьәләләрен куя. Бер елдан яңа роман – З. Бигиевның (1870 – 1902) детектив характердагы «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» әсәре пәйда була.

  1905 елның 2 сентябрендә Санкт-Петербургта беренче татар газетасы «Нур» басыла. Шушы вакыттан милли татар вакытлы матбугаты тарихы башлана, ул тиз арада татарларның иҗтимагый-сәяси тормышында күренекле урын яулый. Вакытлы матбугатта татар җәмгыятен үзгәртү-яңарту барышы чагыла. 1905 – 1917 елларда Россиядә татар телендә 62 газета һәм 30 дан артык журнал нәшер ителә.

  Китап басу өлкәсендә гаять зур активлык күзәтелә. ХХ гасыр башында шәхси басмаханәләр саны үсә, алар бер-бер артлы Казанда, Оренбургта, Уфада, Әстерханда, Стәрлетамакта, Санкт-Петербургта ачыла. Китап басу һәм китап сату ширкәтләре (Кәримовлар, «Сабах», «Мәгариф», «Милләт» һ. б.) пәйда була. 1910 елда Казанда 26 басмаханә эшли, аларда ел саен 1000 нән артык исемдәге китап нәшер ителә. 1901 – 1917 еллар арасында барлыгы 1191 оригиналь басма, 307 авторның 798 исемдәге китабы, якынча 4 млн нөсхә тираж белән дөнья күрә. Фәнни басмалар арасында беренче урынны Р. Фәхретдин, Ә.‑З. Вәлиди, Г. Баттал, Һ. Атласи, Г. Әхмәров, Х. Фәйзинең гомуми һәм милли тарихка караган китаплары алып тора. Ислам тарихы һәм фәлсәфәсе буенча М. Бигиевнең, З. Камали, З. Кадыйри, Г. Буби һәм башкаларның күпсанлы хезмәтләре басыла.

Габдерәхим Утыз Имәни (1754 – 1834)

Габделҗаббар Кандалый (1797 – 1860)

  Гасыр башы китап репертуарында тәрҗемә әдәбият зур урын били. Әгәр 1907 елга кадәр шәрык телләреннән тәрҗемәләр күпчелек булса, 1907 – 1911 елларда рус әдәбиятына өстенлек бирелә. Татар укучысы рус әдәбияты классикларының китапларын һәм чит ил авторларын үз телендә уку мөмкинлеге ала.

  ХХ гасыр башында яңа дөньяви татар әдәбияты туу, вакытлы матбугат, нәшрият эше киң җәелү, Шәрыктан – Гаребкә юнәлеш алу мәдәнияттә өр-яңа тенденцияләр хасил итә. ХХ гасыр башы татар әдәбиятының иң мөһим сыйфаты – милләт язмышын төп тема итеп күтәрү. Бу чорда мәгърифәтчелек әдәбияты үсеше дәвам итә: драматургиядә – Г. Исхакый, Г. Камал; поэзиядә – М. Гафури, Г. Тукай, Я. Емельянов һ. б.; прозада – Р. Фәхретдин, Ф. Кәрими, Ш. Мөхәммәдов һ. б. Әсәрләрдә иске-яңа көрәше яңаның җиңүе белән төгәлләнә.

  Татар дөньясын тәнкыйтьләү үзе бер юнәлешкә әйләнә. Әйтик, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе, драматург Г. Камалның (1879 – 1933) «Беренче театр» (1908), «Бүләк өчен» (1909), «Банкрот» (1911), «Безнең шәһәрнең серләре» (1911) комедияләрендә сатирик позицияләрдән бай-сәүдәгәрләр тормышы, аталар һәм балалар мөнәсәбәтләре, татарларда гаилә-көнкүреш мәсьәләләре куела.

«Шәрык» календаре. Төзүчесе К. Бәширов. Казан, И. Н. Харитонов лито-типографиясе. 1914 ел

  Әдәбияттагы үзгәрешләр Г. Исхакыйның «Ике йөз елдан соң инкыйраз» (1902 – 1904) һәм «Теләнче кыз» (1901 – 1908), Ф. Әмирханның «Гарәфә кич төшемдә» (1907), «Картайдым» (1909), Ш. Камалның «Уяну» (1909) һ. б. әсәрләрдә – милләт язмышы темасын калкуландыру кебек башлана. Әсәрләр психологизмга – тормышны кеше психологиясе аша чагылдыруга йөз тоталар.

  ХХ гасыр башы татар әдәбиятында, С. Рәмиев, Г. Тукай, Г. Ибраһимов, М. Фәйзи, К. Тинчурин һ. б. иҗатында Ауропа тибындагы романтизм формалаша. Ул шәхес иреге, милләтнең үсеш юлын сайлау мәсьәләләренә игътибар итә. Г. Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» (1912) романы кебек олы әсәрләр татар җәмгыятенең үткәнен, хәзергесен,  киләчәген бер үремтәдә, драматик яссылыкта күрсәтергә омтылалар.

  Татар әдәбиятында яшәеш, тормышның авырлыгы, язмыш, кешенең яшәү мәгънәсе кебек сорауларга кагылган фәлсәфи әсәрләр иҗат ителә. Тормышка ләгънәт укучы, яшәеш кануннарына каршы бунт күтәргән гыйсъянчы герой пәйда була. Дәрдемәнд шигъриятендә дөньяга үзенчәлекле экзистенциаль караш һәм кеше күңелендәге хисси-фикри хәрәкәтләрне символлар теле белән сөйләү формалаша.

  Чор әдәбиятының йолдызы Габдулла Тукай (1886 – 1913) – яңа милли шигърияткә нигез салучы, халык җырчысы булып таныла, үз шигъри мәктәбен булдыра. Аның беренче әсәрләрендә үк татар җәмгыятен мәгърифәт һәм мәдәният ярдәмендә үзгәртеп кору фикере ныгытыла һәм милли идеология ноктасыннан яңгыратыла. Шигырьләрендә ул шагыйрь-гражданинның бөек вазифасын раслый, татарларның үз тормышларын үзгәртергә сәләтле булуын ассызыклый («Хөрриятә» (1907) һ. б.), туган җиргә, туган телгә мәдхия җырлый («Туган тел» (1907), «Туган авыл» (1909)). Рухи хөрлек, тышкы шартлардан бәйсезлекне ассызыклап, иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә мөрәҗәгать итә («Көз» (1906), «Теләнче» (1907) һ.б.), шагыйрь үз язмышының ил, халык язмышыннан аерылгысыз булуын («Сәрләүхәсез» (1909), «Милли моңнар» (1909),«Өзелгән өмит» (1910) һ. б.) белдерә. Аның иҗатыннан шәркый шигърият традицияләрен Ауропа һәм рус әдәбияты үрнәгендә, әмма милли үзенчәлекләрне саклаган хәлдә үзгәртү башлана. ХХ гасыр башында татар зыялылары милли әдәбиятны Ауропа әдәбияты дәрәҗәсенә күтәрү максаты куялар. Ауропа тибындагы жанрлар системасы төзелә, реализм, романтизм һәм модернизм юнәлешендә милли традицияләр булдырыла. Чын мәгънәсендә алтын чор була бу. Кызганыч, әлеге сикереш инкыйлаблар белән өзелә.

Г. Тукайның үзе исән чакта дөнья күргән китапларының тышлыклары һәм рәсемнәре

Гасырлар чигендә. «Халык шагыйре» триптихыннан. Рәс. Ш. М. Шәйдуллин. 1986 ел

  XIX йөз ахыры – ХХ йөз башында татар халкы өчен уртак әдәби тел формалашу төгәлләнә. Бу процесс телне демократияләштерү һәм әдәби телнең искергән нормаларыннан баш тарту, әдәби сөйләмгә якынаю юлы белән бара. Әлеге нигездә һәм татар теленең кайбер диалектлары катнашында хәзерге татар милли теле хасил була, ул К. Насыйри, Дәрдемәнд, Г. Тукай, Г. Исхакый, Г. Камал, Ф. Әмирхан, М. Гафури, Г. Ибраһимов, Ш. Камал һ. б. әсәрләрендә камилләшә.

  Гарәп язуы мең еллар дәвамында төрки язмачылык нигезе буларак кулланылышта йөрсә дә, ул үзгәрми диярлек. Төп уңайсызлык язмада билгеләнү (28 хәрефтән 16 сы гына мөстәкыйль язу формасына ия), укудагы кыенлыклар (аерым алганда, гарәп язуында сузык авазларны белдергән хәрефләр юк) белән аңлатыла.

И. Н. Харитонов басмаханәсе. XX йөз башы

  Гарәп язуын төрки телләрдә куллану вакытында туа торган бу кыенлыклар бигрәк тә XIX – XX гасырлар чигендәге яңарыш фонында күзгә ташлана. Гарәп язуының механик язу машиналарында файдалану өчен авыр булуы, басмаханәдә хәреф җыючылар эшен һәм уку-язуга өйрәтүне авырлаштыруы ачыклана. Иң мөһиме: гарәп язуы Ауропа телләрен үзләштерүгә ярдәм итми, димәк, җәмгыять үсешен тоткарлый. Гарәп графикасын сузык авазлар өстәү юлы белән яңарту омтылышы (яңа имля) булып ала, әмма ул көтелгән нәтиҗәне бирми.

  Бер үк вакытта татар җәдитчеләре төрки халыклар өчен латин графикасы нигезендә яңа әлифба – яңалиф әзерләүгә керешәләр. Бу эшнең башында Г. Нугайбәк, М. Корбангалиев, Г. Шәрәф, Г. Алпаров, Л. В. Щерба, Н. Ф. Яковлев, С. Агамалы-оглы, М. Ф. Ахундов һ. б. тора, алар төрки телләрдәге сингармонизм законына һәм нормаларга туры килә

торган вариант әзерлиләр. 1920 еллар уртасына графика үзгәртү омтылышы СССРның барлык төрки республикаларын чолгап ала, Төркиядә Кемаль Ататөрк хөкүмәте шулай ук латинга күчүне башлап җибәрә (әлифба 1928 елда кертелә).

  Бакуда 1926 елда узган Беренче Тюркология съездында күпчелек делегатлар яңа әлифбага күчүне яклап тавыш бирә. Нәтиҗәдә, латин графикасын эш кәгазьләре, мәгариф һәм вакытлы матбугат өлкәсендә сынау турында карар кабул ителә. 1929 елның 7 августында латинга күчү рәсми төс ала. 1930 елның 1 гыйнварына яңа әлифбага газета һәм журналлар, нәшриятлар, уку йортлары тулысынча күчеп бетәләр. Моңа кадәр язулары православие миссионерлары тарафыннан әзерләнгән кирилл хәрефләрендә булган чуашлар һәм якутларга да латин язуы кертелә.

  Бераз вакыттан ил җитәкчелегенең халыкларны һәм телләрне тизләтелгән «якынайту һәм кушу» турындагы сәяси таләпләренә латин графикасының тулысынча җавап бирә алмаганы ачыклана. 39 билгедән (33 кирилл билгесе һәм татар сөйләмендәге авазларны белдерә торган 6 яңа билге) гыйбарәт кирилл әлифбасына күчү планы төзелә. Бу сәясәтнең нигезләрен эшнең башында торган кешеләрнең берсе болай билгели: «СССР халыкларының мәдәни дәрәҗәсе үскән саен, латин әлифбасы телләрне үстерү ихтыяҗын канәгатьләндерүдән туктый. Ул бөек рус халкы мәдәниятенә якынайту бурычын үти алмый». Яңа әлифбага күчү турында карар кабул ителә һәм 1939 ел башында өч ай эчендә кирилл графикасы урнаша.

  1920 – 1930 еллар татар әдәбиятының хәле совет җәмгыятендә барган иҗтимагый-сәяси барышка тәңгәл була. Бер төркем сүз осталары инкыйлабны хуплап, җәмгыятьне үзгәртү мөмкинлеге буларак каршы ала (М. Гафури, Г. Ибраһимов, Ф. Борнаш, К. Тинчурин, К. Нәҗми, Г. Кутуй һ. б.), өлкән буын вәкилләре (Г. Исхакый, Ф. Әмирхан,  Дәрдемәнд, С. Сүнчәләй, Н. Думави һ. б.) аның милли кыйммәтләрне юк итү куркынычын әйтеп кисәтә.

  Нәшрият эше Халык Комиссарлары Советының 1917 елның 27 октябрьдәге «Матбугат турында» Декреты нигезендә үзгәртеп корыла, полиграфия һәм китап басу шәхси куллардан тартып алына.

Фатыйх Әмирхан (1886 – 1926) – татар язучысы, публицист, журналист

Мәҗит Гафури (1880 – 1934) – татар һәм башкорт язучысы, фольклорчы, драматург

Галимҗан Ибраһимов (1887 – 1938) – татар язучысы, тел белгече, тарихчы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе

Шәриф Камал (1884 – 1942) – татар язучысы, драматург, тәрҗемәче

  Бу чорда инкыйлаб вакыйгаларына багышланган повесть-хикәяләр күпләп иҗат ителә. Иске һәм яңа бәрелешен күрсәткән, искене каралтып, киләчәкне данлап язылган әсәрләр күбәя. 1920 еллар уртасыннан аерым бер иҗатчыларда инкыйлабка кадәрге традицияләрне яңарту, символлар теленә (Ф. Әмирханның «Тәгъзия» (1922) хикәясе, Һ. Такташның «Җир уллары трагедиясе» (1923) поэмасы), мифологик мотивларга (М. Җәлилнең «Алтынчәч»е (1936)), милли-фәлсәфи мотивларга (Г. Рәхимнең «Идел» (1922) повесте), татар тарихына (М. Галәүнең «Болганчык еллар», «Мөһаҗирләр» романнары) мөрәҗәгать итү күзәтелә. Әмма төп массаны идеологик таләпләргә туры килгән әсәрләр ала.

  Татар әдәбиятының олы бер өлеше инкыйлабтан соң чит илләргә киткән татар әдипләре тарафыннан иҗат ителә. Г. Исхакыйның «Көз» (1923) һәм «Өйгә таба» (1922) повестьлары төрки-мөселман бердәмлеге идеясен күтәрә, «Локман Хәким» (1923) антиутопиясе һәм «Олуг Мөхәммәд» (1944 – 1947) тарихи драмасы укучыны узган чорларга алып китә, канлы инкыйлабларның һәм сугышларның, тоталитаризмның милләт язмышына салган яралары хакында уйланырга чакыра. Татарлар дучар булган сынаулар турында сөйләгәндә, язучы аларны кичеп чыгу өчен кирәкле рухи кыйммәтләрне барлый: туган җир, туганлык җепләре, тугрылык, намус.

Татар газеталары: «Ил», (С.-Петербург, 1913 – 1915); «Казан мөхбире» (Казан, 1905 – 1911); «Вакыт» (Оренбург, 1906 – 1918); «Нур» (С.-Петербург, 1905 – 1914, Мәскәү, 1917 – 1918); «Тормыш» (Уфа, 1913 – 1918)

  Сталин идарәсе вакытында татар әдәбияты коточкыч зур югалтулар кичерә: күп кенә танылган язучылар һәм әдәбият галимнәре юк ителә, әдәби иҗат эше исә соцреализм кысаларына куып кертелә, аны саклауны партия җитәкчеләре күзәтеп тора.

  Бөек Ватан сугышы (1941 – 1945) һәм сугыштан соңгы чор татар әдәбиятында беренче планга ил мәнфәгатьләрен кайгырту чыга, Ватан, туган җир төп кыйммәтләр буларак күтәрелә, патриотик пафос, гуманистик башлангыч көчәя.

  Күп кенә татар язучылары яу кырында ятып кала (М. Җәлил, Ф. Кәрим, Г. Кутуй, А. Алиш һ. б.).

  Чор әдәбиятында Муса Җәлил (1906 – 1944) иҗаты, бигрәк тә аның «Моабит дәфтәрләре» циклы әһәмиятле урын били. Моабит төрмәсендә язылган әлеге циклга 1942 – 1944 елларда иҗат ителгән 93 шигырь керә. Аларда Ватанга, туган җиргә, якын кешеләргә, халыкка мәхәббәт – явызлыкка, үлемгә, фашизмга каршы торырлык көч югарлыгына куела.

Шагыйрь, Советлар Союзы герое Муса Җәлилгә һәйкәл. Сынчысы В. Б. Цигаль, архитекторы Л. Г. Голубовский. 1966 ел

Моабит дәфтәрләре

  Сугыш чорында ук милли әдәбиятта үзгәрешләр башлана, аларны Ә. Еники прозасы әйдәп бара. Тышкы күренешләргә, сугышка – кеше кичерешләре аша бәя бирү, психологизмны тергезү, аң агышы алымына мөрәҗәгать итү, фәлсәфи яктан яшәештәге иң олы кыйммәтләрне барлау әдәбиятка карашны үзгәртә.

  1960 еллардан Еники иҗатында миллилек калку билгеләнә башлый һәм ул буыннар арасындагы рухи бәйләнешләр өзелү, тел югалу, йола-гадәтләрнең, гасырлардан килгән әхлакый кыйммәтләрнең онытылуы, туган җир кадерен, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр матурлыгын күрмәү кебек, татарлар өчен әһәмиятле мәсьәләләрне гомумкешелек проблемалары итеп гомумиләштерә.

  Поэзиядә исә халык авыз иҗатындагы аһәңгә, образларга, мотивларга мөрәҗәгать (С. Хәким, Х. Туфан, Ә. Фәйзи һ. б.) әдәбиятка идеологик кысаларны атлап чыгарга мөмкинлек бирә. 1960 – 1980 елларда татар әдәбияты милли нигезләргә әйләнеп кайта. Бу хәрәкәт берничә тармакта бара.

  Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» (1948), «Газинур» (1951), «Мәңгелек кеше» (1960) романнарында кеше концепциясе үзгәрә: үзәк геройлар татар кешесе, татар менталитетын калку рәвештә үзендә йөртүче, гасырлар тирәнлегеннән килгән милли кыйммәтләрне саклаучы амплуасында бирелә.

  Гамил Афзал 1960 елларда совет идеологиясен кире каккан, аның асылын куркак кеше концепциясе ярдәмендә ачып биргән шигырьләр язып, татар шигъриятен эзоп теле алымы ярдәмендә камилләшү юлына чыга.

  Г. Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» (1967) повесте беренчеләрдән булып XX йөз башы татар авылындагы матурлыкны, белемгә һәм яктылыкка омтылышны, кешеләр арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне, йола-гадәтләр күркәмлеген һәм ямен тергезә.

  «Без – кырык беренче ел балалары» (1968), «Торналар төшкән җирдә» (1978) «Бәхилләшү» (1985) һ. б. повестьларында М. Мәһдиев орнаменталь стиль ярдәмендә татар дөньясын, авылын, татарларның дөньяга карашын, холык-фигылен, гадәт-йолаларын мифлаштыра, үткәнне сагыну фәлсәфәсен татар халкы тарихында, көнитешендәге милли кыйммәтләрне барлау, аларның әһәмиятен раслау дәрәҗәсенә куя.

  «Өч аршын җир» (1962) повестенда, 1960 елларда язылган хикәяләрендә А. Гыйләҗев ХХ гасырның иҗтимагый мәсьәләләре, тоталитар басым, шул басымның традицион милли кыйммәтләргә тискәре йогынтысы турында сөйли, борынгыдан килгән халык яшәеше – көнитешенең асылын табигый, гармониядә яшәү буларак югары күтәрә.

  1960 еллар шигъриятендә әдәбиятка көрәшче, тормышка, кешеләргә таләпләр ягыннан максималист романтик герой әйләнеп кайта, хөрлеккә, камиллеккә, чиксезлеккә өнди. Р. Фәйзуллин лирик герое белән татар шигъриятенә кабат күкләр иңләү тәмен кайтара.

  Н. Фәттахның «Әтил суы ака торур» (1969), «Сызгыра торган уклар» (1982), М. Хәбибуллинның «Кубрат хан» (1985) романнары милли тарих, мәдәният белән кызыксынуның үсүенә китерә. Мондый әсәрләр, милли тарихның ерак катламнарына төшеп, укучы каршында гаҗәеп үзенчәлекле, бай, шанлы бер дөнья ача, татар укучысын үз тарихы белән горурланырга өнди.

Матбугат йорты. 1933 – 1937 еллар

  Татар теле исә чит телләрнең көчле йогынтысына эләгә, бу аның грамматик структурасына да тәэсир ясый. Дөрес, татар теленең сүз байлыгын, нигездә, гомумтөрки лексика тәшкил итә. Гарәп-фарсы алынмалары борынгыдан килгән антропонимикада, рус алынмалары (моңа рус теле аша кергән интернационализмнар да керә) фәнни, техник, сәнәгать һәм төзелеш өлкәсенә караган сүзләрдә ешрак очрый.

  Тел – халыкның җаны да, аның тормышы да, ул халыкның туган җиргә, мәдәнияткә, дингә-ышануларга мәхәббәтен үзенә сыйдыра, – татар халкының асыл мирасы, борынгы һәм заманча кыйммәт булып тора. Бу мәхәббәтне бөек Габдулла Тукайдан, аның «Туган тел» шигырендәге тирән һәм гүзәл юллардан да төгәлрәк итеп әйтеп булмас:

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!