Татар профессиональ опера һәм җыр сәнгатенә нигез салучыларның берсе - Россиянең халык артисты Мәрьям Рәхманкулова

Татар профессиональ опера һәм җыр сәнгатенә нигез салучыларның берсе - Россиянең халык артисты Мәрьям Рәхманкулова

Танылган драматург Шәриф Хөсәенов җырчы Мәрьям Рәхманкулова турында: «Җир йөзендә Татар атлы халык яшәгәндә, Татар йөрәкле кешеләр булганда, ул тавыш яңгыраудан туктамас», - дип яза. Мәрьям Рәхманкуловага сәнгатькә юлны чын мәгънәсендә ярып барырга туры килә. Ул заманда җыр-музыка белән шөгыльләнү, театр уйнап йөрү куркыныч һөнәрләрдән санала. Иске карашлы дин әһелләре дә, өлкән яшьтәгеләр дә моңа кискен каршы чыга. Әнисе Мәрьямне кызлар мәктәбенә бирә. Кызлар мәктәбе мөдире Фатиха Аитова тырыш, зирәк, акыллы укучы Мәрьямга бик тиз игътибар итә, киләчәктә аны үз мәктәбенең мөгаллимәсе итәргә җыена. Ләкин Фатыйха Аитовага Мәрьямнең  төрле кичәләрдә җырлавы әдәпсезлек булып тоела. Шуны сәбәп итеп, кызны мәктәптән читләштерә. Бер туганының күп тапкырлар ялварып үтенүләреннән соң гына, Мәрьямгә яңадан мәктәпкә йөрергә рөхсәт ителә. Фатыйха ханым аның халык алдына чыгып җырлавын катгый тыя, кичләрен рус гимназиясе курсларына йөрергә куша. Мәрьям ике җирдә укый, өйдә калфак, кәләпүшләр чигә. Ләкин күңеле һаман җырга, моңга тартыла. 1916 елның көзендә ул кызлар мәктәбеннән бөтенләйгә китә, яңадан җырлый башлый. Шушы елдан башлап аның тормышы музыкага багышлана.

Мәрьям Рәхманкулова Казанда күп балалы  гаиләдә туа. Бу гаиләдә музыка корллларында уйнау, бергәләп җырлау гадәти күренеш була. Мәрьямнең абыйсы Солтан мандолинада уйнаганда аңа энеләре һәм сеңелләре дә кушыла – берсе скрипкага, икенчесе мандолинага, өченчесе гармун тавышына охшатып көйли башлый. Әйтерсең өйдә оркестр уйный. Бу йортка Тукай да бик еш килә. Мәрьям аның шигырьләрен яттан укый, аңа «Зиләйлүк», «Анам кабере», «Туган тел» шигырьләрен көйләп, җырлап күрсәтә. Ул гомере буе Тукай шәхесен һәм аның иҗатын яратып яши. Тукай, халык иҗатының искиткеч кыйммәтле хәзинә булуын әйтеп, болай дип яза: «Халык җырлары бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале мирастыр... Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бер нәрсә булганы өчен дә аларга әһәмият бирергә кирәк. Аларны югалтмаска, иҗтиһат итәргә кирәк». Рәхманкулова шагыйрьнең бу сүзләрен үзенә васыять итә. «Шәрык» клубында узган бер кичәдә аның җырлавын язучы Гаяз Исхакый да ишетеп кала һәм кызның талантына бик нык соклана. Рәхманкулованы Петербурга укырга җибәрү өчен акча җыярга чакырып газетага игълан да бирә. Кирәкле күләмдәге акча да җыела, әмма Мәрьямнең әбисе оныгының ерак җиргә китүенә кискен каршы чыга.

«Арши́н мал ала́н» спектакле. Сулдан уңга: Сара Садыкова, Мәрьям Рәхманкулова, Шәфыйкә Котдусова. Утыра: Фатыйма Камалова. 1950 ел.

1934 -1938 елларда Мәрьям Рәхманкулова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый. Монда аның талантының моңарчы күрелмәгән тагын бер ягы – музыка язу сәләте ачыла. Ул композиция  буенча да дәресләр ала, музыкаль әсәрләр иҗат итә башлый. 1939 елда Татар опера һәм балет театры ачыла. Шушы көннән башлап,  Мәрьям Рәхманкулова  татар операсының җыр башкару белән уенны бергә оста бәйли белгән күренекле артисты булып таныла. Ул Нәҗип Җиһановның  Әхмәт Фәйзи либреттосына язган «Качкын» операсында – Бикә, Муса Җәлил белән зур иҗади дуслыкта язылган «Алтынчәч» тә – Тузгак, Җәүдәт Фәйзинең «Башмагым» музыкаль комедиясендә  - Җиһан, француз композиторы Ж.Бизеның «Кармен» операсында төп рольне – ирек сөючән, ялкынлы чегән кызы Карменны башкара. Ул бу рольне шулкадәр зур тырышлык куеп башкара ки, чегән артистлары  бер якта торсын. Гадәттә кастаньетада уйнауны оркестр музыканты башкара торган булган. Ә Рәхманкулова үзе җырлый, үзе бии һәм үзе кастаньетада да уйный. Шуңа бу образ бик тормышчан килеп чыга.

Татар дәүләт опера һәм балет театры сугыш елларында да эшен туктатмый. Театр һәр көнне гөрләп тора. Мәрьям Рәхманкулова сугышка ирен, улын озата. Ике кызы белән бер бүлмәдә яши, алар фатирының икенче бүлмәсен эвакуацияләнеп килүчеләргә бирәләр. Ул сугыштагы  ире һәм улы өчен ут йотып яшәгән. Шул ук вакытта ике кызын да ач-ялангач итмәскә кирәк. Өйдә коточкыч суык, мичкә ягарга утын бик аз. Рәхманкулова көн-төн эшли, яңа рольләр өйрәнә, кичләрен театрга эшкә китә. Иртәгесен янә суык өйдә, пианино каршына утырып, тавыш күнекмәләре ясый, кызларын шушы уен коралында уйнарга өйрәтергә дә вакыт таба. Еш кына сугыш барган җирләрдә булып, артистлар белән бергә концертлар да куялар. Татар профессиональ музыкасына, операсына, җыр сәнгатенә әнә шулай зур авырлыклар белән нигез салына. Аңа нигез салуда танылган җырчыбыз Мәрьям Рәхманкулова керткән өлеш тә бәһаләп бетергесез.

Белешмә:

Мәрьям Габделмәннан кызы Рәхманкулова 1901 елның 20 ноябрендә Казанда туа. Гаиләләрендә һәркем нинди дә булса уен коралында уйный торган була. Шуңа алар кичләрен бергә җыелып үзләренчә оркестр оештырып, концертлар куялар. Мәрьям кечкенәдән җырга тартыла. Хәтта шул җырларга яратуы аркасында  үз вакытында кызлар мәктәбеннән дә куыла. 1934-1938 елларда Рәхманкулова Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый. 1939 елдан Татар опера театрында төп солисткаларның берсе булып эшли. Күп кенә опералардагы рольләрне беренчеләрдән булып башкара. Татар музыкасы сәнгате өлкәсендә күрсәткән уңышлары халык ихтирамына һәм дәүләт бүләкләренә лаек була. Ул  - ТАССРның атказанган артистисты (1939), ТАССРның халык артисты (1944), РСФСРның атказанган артисты (1950) һәм РСФСРның халык артисты (1957).

Мәрьям Рәхманкулова 1990 елның 9 февралендә Казанда вафат була.

Фото: www.wikiwand.com, kitaphane.tatarstan.ru