Танылган язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов: «Хакыйкать ачылыр, тарих үз сүзен әйтер»

Танылган язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов: «Хакыйкать ачылыр, тарих үз сүзен әйтер»

Галимҗан Ибраһимов үпкә авыруы көчәеп китү сәбәпле,  Кырымда, Ялтада яшәргә мәҗбүр була. Шунда аны “халык дошманы” дип кулга алалар.1937 елның  29 август көне була ул. Галимҗан Ибраһимов яшәгән йорт янына НКВД формасы кигән ике кеше килеп чыга. Бераздан өйнең өске катында гадәти булмаган ыгы-зыгы башлана: урыныннан кузгатылган авыр шкафлар, идәнгә гөрселдәп ташланган китаплар, елаган, борчылып пышылдашкан тавышлар ишетелә, ярылган мендәрләрдән ак мамык оча... Якын – тирәдә яшәүчеләр арасында: «Йортның өске катында яшәүче атаклы татар язучысы  халык дошманы булган икән, Сталинның  үзенә каршы яшерен оешма төзегән, имеш», - дигән гайбәтләр тарала. Имештер, төннәр буе утырып ул советка каршы өндәмә – прокламацияләр язган, аларны машинкада баскан һәм халык арасында тараткан... Имештер, кеше күзенә күренмичә кереп-чыгып йөрер өчен йорты астында җир асты юлы казыган һ.б.

Әлбәттә, бу сүзләргә күпләр ышанмый. Бер үпкәсе генә калган, анысында да тавык йомыркасы хәтле куыш булган, күкрәгеннән резин көпшә аша туктаусыз “чир” тамып торган хәлсез кеше ни майтара алсын? Шул вакытта аның янына дәвалаучы врачы килә. Ләкин аны авыру янына кертмиләр. Ул: «Авыруны урыныннан кузгатырга ярамый», - дип кисәтеп тә карый. Колак салмыйлар. Революция өчен җанын -тәнен биргән, патша чорыннан ук үзенең бөтен иҗатын һәм практик эшчәнлеген революциягә багышлаган, революциягә кадәр үк патша төрмәләрендә утырган, полиция күзәтүе астында яшәгән язучыны «котрреволюциядә» гаеплиләр?! 1935 – 1936 елларда «троцкийчы – зиновьевчы – бухаринчы блок» «фаш ителгәч», Татарстан НКВД сы да бездә аның тармакларын эзли башлый. Төгәлрәк итеп әйткәндә, булмаганны булды, юкны бар дип күрсәтергә ният итәләр. Мәскәүдәге зур дәүләт эшлеклеләренә тиң булырлык, республика күләмендә шулар дәрәҗәсендә тора алырлык иң зур, иң күренекле шәхесләрдән «оешма төзиләр». Алар арасында атаклы галимнәр, популяр язучылар, халык ихтирамын казанган сәнгать эшлеклеләре дә була. Меңәрләгән кешене эченә алган шушы «оешмага» җитди «идеолог» та кирәк була. Һәм бу вазифаны Ялтада берни белмичә үлем белән тарткалашып яткан Галимҗан Ибраһимов өстенә «йөклиләр». Язучының кандидатурасы бар яктан да бик «туры килә»: беренчедән, чын мәгънәсендә зур фигура, исән чагында ук классик дәрәҗәсенә күтәрелгән язучы, ил күләмендә танылган атаклы галим, зур җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе... Икенчедән, кайчандыр сул эсер да булган кеше. Ә Сталин аларның барысын да юк итәргә куша. Өченчедән, заманында латин әлифбасын кертүгә каршы чыккан кеше.

Авыруы көчле булса да  төрмәдә аның янына врач кертмиләр. Күпме генә җәзаласалар да, тиешле документларга кул куймый, берәүне дә сатмый. Үзенең хәле коточкыч авыр булса да, төрмәдәшләрен юатырлык сүзләр әйтә: «Бу хәлләр вакытлы фаҗига гына. Партия моны аңлар, берничә елдан соң булса да төзәтер. Моннан исән-сау калып иреккә чыгучылар минем турында дөреслекне халыкка җиткерерсез. Мин беркайчан да хаин булмадым. Үлгәндә дә большевик булып үләм». Галимҗан Ибраһимовка бернинди медицина ярдәме күрсәтелми. Ул шулай җан бирә. Язучы үлгәч, тумбочка ишегенең эчке ягында түбәндәге язуны күрәләр: «Партия каршында, халык каршында һичбер гаебем юк. Хакыйкать ачылыр, тарих үз сүзен әйтер. Г.Ибраһимов».

Белешмә:

Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Стәрлетамак өязе Солтанморат авылында туа. Мәдрәсәдә укый. 1905 ел революциясе дулкыннары тәэсирендә шәкертләр баш күтәрәләр һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла. Аннан «Галия» мәдрәсәсендә укый башлый. Әдәби әсәрләр язарга керешә. 1909 елда Казанга килә. Зур күләмле әсәрләр иҗат итә башлый. Аның «Казак кызы», «Тирән тамырлар», «Кызыл чәчәкләр», «Татар хатыны ниләр күрми?» һ.б әсәрләре татар әдәбиятының алтын фондына кергән. Укытучылык эше белән дә шөгыльләнә. Учредительное Собраниега делегат итеп сайлана, Бөтенроссия Үзәк Башкарма комитеты әгъзасы була. 1918 елда Милләтләр комиссариатының  рәис урынбасары.

Галимҗан Ибраһимов 1938 елның 21 гыйнварында төрмә хастаханәсендә вафат була. Чекистлар тарафыннан алып кителгән бай кулъязма архивы һәм шәхси китапханәсе НКВД подвалларында юкка чыга. Архангел зиратында Галимҗан Ибраһимов каберендәге һәйкәл шартлы рәвештә генә куелган. Аның кабере турында бернинди рәсми документ юк. Бәлки, ул булмагандыр да. 1955 елның 24 сентябрендә Галимҗан Ибраһимов исеме аклана. 1967 елдан Тел, әдәбият һәм сәнгать институты аның исемен йөртә. Казанда проспект, Уфада бульвар бар. Казанда гимназия, туган авылында музее эшли, аның исемендәге премия булдырылган.

Фото: rusmuseumvrm.ru,